Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан эшкуарларына КУЭның цифрлы платформасы сервислары ачык

Татарстан эшкуарлары МСП.РФ доменында кече һәм урта эшкуарлык өчен цифрлы платформасында 9 төбәк хезмәтен онлайн рәсмиләштерә алачак.

Җомга көнне, ягъни 11 февральдә, Татарстан эшкуарлары МСП.РФ доменында кече һәм урта эшкуарлык өчен цифрлы платформасында 9 төбәк хезмәтен онлайн рәсмиләштерә алачак. Апрель ахырына кадәр платформада тагын 16 төбәк хезмәте барлыкка киләчәк.

7 февральдә, цифрлы платформада бөтен ил эшмәкәрләре өчен, бизнесны ачу һәм алып бару өчен кирәкле 11 онлайн сервис-ярдәмчеләр эшли башлады. КУЭ Корпорациясе мәгълүматларына караганда, ел ахырына алар 15 тән артык булачак. Сервислар исемлеген платформаны эшләүдә катнашкан эшкуарлар үзләре билгеләде. Хәзерге вакытта ул бөтен Россия буенча тест режимында эшли.

Аерым блокка онлайн файдаланырга мөмкин булган региональ ярдәм чаралары тупланган. Татарстан Республикасы бизнес өчен хезмәт күрсәтүне цифрлаштырган иң беренче төбәкләрнең берсе булды. 11 февральдән башлап Татарстан эшкуарлары һәм үзмәшгульләре ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды карамагындагы "Минем бизнес" үзәгенең 9 хезмәтеннән онлайн куллану мөмкинлеген алачак. Бу, продукцияне тәкъдир итү, сертификацияләү һәм популярлаштыру, бухгалтерия алып бару, күргәзмә-ярминкә чараларында катнашу, оешманы социаль эшкуарлар реестрына кертү һәм коворкингларда урыннар биләү буенча хезмәтләр. Шулай ук үз эшен башлап кына җибәрергә ниятләгән физик затлар өчен шәхси эшмәкәр яки ҖЧҖне теркәү буенча хезмәт күрсәтеләчәк. Агымдагы елның апреленә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ведомство буйсынуындагы оешмалар белән берлектә төбәкнең санлы хезмәтләре санын 25кә кадәр арттырачак.

«2022 ел Татарстанда цифрлаштыру елы дип игълан ителде һәм без хәзер эшкуарлар белән хезмәттәшлекне онлайн-яссылыкка күчерүнең бик мөһим булуын аңлыйбыз. Бу бизнес һәм дәүләт коммуникацияләренең нәтиҗәлелеген гадиләштерергә һәм арттырырга, һәр аерым эшкуарның мөрәҗәгатьләре буенча чын-чынлап кирәкле чаралар тәкъдим итәргә, шулай ук дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрергә ярдәм итәчәк кире элемтәне алырга мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

"Цифрлы платформаны тестлы файдалануга җибәрү - бу зур юлның башы гына. Безнең глобаль максатыбыз - эшмәкәрләрнең эшен, шул исәптән дәүләт белән хезмәттәшлек өлешендә дә, гадиләштерү. Бизнес белән бергә без аларга кирәкле сервисларны билгеләргә һәм аларны цифрлаштырырга тиеш. Эшкуарга бүтән йөзләгән төрле сайт һәм порталлар турында мәгълүмат эзләргә кирәкми — аның хезмәтләрен кызыксындыручыларның күбесе бер урында, шул исәптән төбәкләрдә дә булачак. Татарстан Республикасының цифрлаштыруга зур игътибар бирүе, бизнеска ярдәм итү буенча региональ финанс һәм финанс булмаган чараларын актив алып баруы бик мөһим», - дип ассызыклады КУЭ Корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич.

КУЭ Корпорациясе матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, ел дәвамында бизнес һәм коммерция платформалары соравы буенча өстәмә сервислар интеграцияләнәчәк. Сайлап алуның төп критерие - сервисның эшмәкәрләргә ихтыяҗ булуы.

Исегезгә төшерәбез, кече һәм урта бизнес өчен цифрлы платформа КЭУ Корпорациясе һәм икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә эшләнгән. Аны төзү эшкуарлыкка ярдәм итү буенча илкүләм проектта каралган, аны беренче вице-премьер Андрей Белоусов җитәкли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрлек