Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Рәисенең 150 миллион сумнан артык грантларына конкурс башлана

Конкурсның максаты – гражданнар җәмгыятен үстерүдә катнашучы коммерцияле булмаган социаль юнәлешле оешмаларны дәүләт ярдәме белән тәэмин итү.

ТР Коммерцияле булмаган социаль юнәлешле оешмаларга ярдәм итү буенча ресурс үзәге Татарстан Республикасы Рәисенең 2024 елда гражданнар җәмгыятен үстерүгә грантлары конкурсын игълан итте – конкурсның гомуми бюджеты 159 676 434 сумны тәшкил итә.

Конкурсның максаты – гражданнар җәмгыятен үстерүдә катнашучы коммерцияле булмаган социаль юнәлешле оешмаларны дәүләт ярдәме белән тәэмин итү.

Конкурсның бурычлары:

  • Татарстан Республикасында дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы Президентының 2021 елның 29 декабрендәге ПУ-1002 номерлы «Гражданнар җәмгыятен үстерүгә бирелә торган Татарстан Республикасы грантлары турында» Указында күрсәтелгән конкурс юнәлешләре буенча конкурста катнашучыларның гражданнар өчен яшәү шартлары тудыру һәм аларның тормыш сыйфатын яхшырту максатларында үзара хезмәттәшлеге формаларын гамәлгә ашыру;
  • гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүдә конкурста катнашучыларның ролен арттыру;
  • конкурста катнашучыларга дәүләт ярдәме күрсәтү һәм аларның социаль әһәмияткә ия эшчәнлеген үстерү.

Катнашу шартлары, шулай ук конкурсны үткәрү этаплары һәм сроклары турында тулырак грантытатарстана.рф һәм Президент грантлары фонды сайтында белергә була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев