Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда 2024 елда яшәү минимумы ничек үзгәрәчәге билгеле

Татарстанда 2024 елда яшәү минимумы күләме арта.

Мәсәлән, җан башына исәпләгәндә, 2024 елга яшәү минимумы күләмен 12 мең 966 сум, эшкә яраклы халык өчен 14 мең 133 сум, пенсия яшендәге гражданнар өчен 11 мең 151 сум, балалар өчен 12 мең 577 сум күләмендә раслау планлаштырыла.

Искәртеп узабыз, җан башына санаганда, бу елга яшәү минимумы 12 мең 219 сум иде. Эшкә яраклы кешеләр өчен ул 13 мең 319 сум, пенсионерлар өчен — 10 мең 508 сум һәм балалар өчен 11 мең 852 сум тәшкил иткән.

28 августка кадәр карар проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Россия Федерациясе Хезмәт министрлыгында 2030 елга Россиядә минималь хезмәт хакы яшәү минимумы дәрәҗәсеннән 30 процентка артыграк булырга тиеш, дип белдергәннәр иде. Президент Владимир Путин кушуы буенча яңа елдан минималь хезмәт хакы күләме берьюлы 18,5 процентка артачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшәү минимумы