Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда айлык түләүләр һәм пособиеләр артачак

Татарстанда халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү өчен каралган айлык түләүләр индексацияләнәчәк.

2024 елдан 2026 елга кадәр индексация коэффициенты 1,04 тәшкил итәчәк. Бу хактагы мәгълүмат республика Финанс министрлыгы тарафыннан эшләнгән Карар проектында бар.

Шулай итеп, 20 мең сумнан күбрәк пенсия алмаган хезмәт ветераннарына киләсе елда өстәмә түләүләр күләме 605 сум, 2025 елда — 630 һәм 2026 елда — 656 сум тәшкил итәчәк. Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән затларга да шундый ук түләүләр билгеләнгән.

1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр алты айдан да ким булмаган вакыт тылда эшләгән, Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәт өчен СССР орденнары яки медальләре белән бүләкләнгән, акланган һәм сәяси репрессияләрдән зыян күргән гражданнарга түләүләр күләме 902 сумнан 977 сумга кадәр үзгәрәчәк.

Ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган, опекага (попечительлеккә), тәрбиягә алынган гаиләләргә тапшырылган балаларга 10,7 мең сумнан алып 13,3 мең сумга кадәр. Яшьләренә карап, түләүләр күләме төрле — мәктәп укучылары өчен пособие суммасы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә караганда югарырак каралган.

Моннан тыш, юл өчен, дарулар сатып алу өчен субсидияләр индексацияләнәчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие айлык түләү