Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда елгаларны чистарту өчен куаклар утыртылачак. Ә Балтачта?

Татарстанда автомобиль юлларыннан, кырлардан, сәнәгать предприятиеләре территорияләреннән агып төшкән суларга киртә кую максатыннан куаклар утыртылачак. Әлеге эш Арча һәм Биектау районнарында башкарылачак.

Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров җиткерде.

Аның әйтүенчә, пилот төбәкләр итеп Арча һәм Биектау районнары сайланган. Әлеге эшләр үткәреләчәк мәйданнар билгеләнгән.

“Республика үсентеләрне үзе җитештерә. Шуңа да материал белән проблема булмаячак. Киләчәктә әлеге эшне республиканың барлык районнарында җәелдереп, пычрак суларның елга-күлләргә тискәре йогынтысын киметергә мөмкин булачак”, – диде ул.

 

Фото: Султан Исхаков

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чисталык