Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда Луганск Халык Республикасында яшәүчеләр өчен меңнән артык китап җыйганнар

«Бердәм Россия Яшь гвардиясе» төбәк бүлекчәсе Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренең мәктәп китапханәләре өчен әдәби китаплар җыюны дәвам итә.

Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре өчен ярдәм җыю дәвам итә. Ярдәм итәргә теләүчеләрне Горький урамы, 12 йорт адресы буенча Без бергә гуманитар штабында көтәбез. Ул партиянең Татарстан төбәк бүлеге һәм Бердәм Россия Яшь гвардиясе ярдәме белән булдырылган. Эш көннәрендә 9:00-18:00 сәгатьләрдә эшли. Луганск Халык Республикасына китапларны август ахырында җибәрү планлаштырыла, дип сөйләде яшь гвардиячеләрнең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов.

Шулай ук ул белдергәнчә, бүгенге көндә Лисичанск һәм Рубежноеда рус телендәге әдәбиятка ихтыяҗ бар. Төрле мәгълүматлар буенча, Украина хакимияте китапханәләрне дерусификацияләү барышында якынча 11миллион китапны юк иткән.

Казанда әдәби китапларны 9 августта җыя башладылар. Акциядә Россия Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, Республика яшүсмерләр китапханәсе, Казанның Үзәк китапханәсе, Татарстан Дәүләт архивы һәм Казан дәүләт медицина университеты актив катнашты.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китап