Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда яшь белгечләрнең һәм яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту өчен исәпкә кую процессын гадиләштерәчәкләр

28 июнь көнне #ЖильёМолодымРТ икенче республаккүләм туры эфиры булды.

Анда төрле онлайн-мәйданчыкларда меңгә якын яшь кеше катнашты.

Татарстан яшьләре өчен программа һәм мөмкинлекләр турында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре һәм профильле юнәлешләр буенча экспертлар сөйләде.

Катнашучыларны сәламләп, Дамир Фәттахов министрлык үткәргән социаль сораштыру нәтиҗәләре белән уртаклашты: 24 яшьтән өлкәнрәк булган икътисади актив яшьләрнең 53%тан артыгы төп приоритетлар арасында – яхшы торак шартларын атаган. Яшь кешеләр документларны җыю бик катлаулы булуын да билгеләп үттеләр: хәзерге вакытта 8 төрле инстанциядән 16 төрле белешмә җыярга кирәк.

«Кирәкле документларны җыю процессын оптимальләштерү, гадиләштерү өчен, без иөзелеш министрлыгы, дәүләт торак фонды белән бергә торак шартларын яхшырту өчен учетка куюны цифрлаштыру буенча эш башкардык. "Без документлар җыелмасын 16дан 4кә кадәр кыскарту проекты өстендә эшлибез, моннан тыш, гаризаны өйдән чыкмыйча гына - дәүләт хезмәтләре порталы аша, башкарма комитет һәм кайбер ведомстволардан башка да бирергә мөмкин булачак», – дип нәтиҗә ясады Дамир Фәттахов.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Татарстан Республикасы министрлыклары тарафыннан яшь белгечләргә һәм яшь гаиләләргә торак мәсьәләсендә ярдәм итү буенча масштаблы эш алып барыла. «Грантлар алучы медицина хезмәткәрләре» һәм укытучылар программасы буенча яшь табибларга ярдәм чаралары турында турыдан-туры эфир кысаларында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре сөйләде. "Авыл территорияләрендә торак төзелешен үстерү һәм йортларны төзекләндерү дәрәҗәсен арттыру" федераль программасы турында – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре таныштырды.

Министрлык эшчәнлегенә торак программаларында катнашу өчен учетка куюны цифрлаштыру перспективаларына да басым ясалды. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды белән бергә эш алып барыла. Турыдан-туры эфирда вәкилләр яшьләргә торак проектының беренче нәтиҗәләре турында сөйләделәр һәм катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр.

Яшьләргә торак проекты – онлайн мәйданчык, анда аңлаешлы, ачык һәм уңайлы формада Татарстанда гамәлдә булган яшьләргә ярдәм итүче пограммалар һәм механизмнар , яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә үз торакларын сатып алуда ярдәм итү механизмнары тәкъдим ителгән.

Чыганак: minmol.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туры эфир ЖильёМолодымРТ

erid: 2Vtzqv1AZW9