Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәүге десант көне Бөрбашта башланды (фото)

Студентлар десанты бер атна дәвамында районда игелекле эшләрдә катнашып, үзләре дә концертлар оештырачак.

18 сентябрьдән 23 сентябрьгә кадәр районыбызда Идел буе федераль округы студентлар отрядларының округ штабы иреклеләр акциясен үткәрә.

Активист-студентлар тарафыннан гамәлгә ашырылучы әлеге акция үз эшчәнлегендә яшьләр арасында ирекле ярдәмчелекне үстерүне, һөнәри юнәлеш бирү һәм яшьләрне эшкә урнаштырырга ярдәм итүне, социаль-икътисадый өлкәдә яшьләр потенциалын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру, патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын, сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен формалаштыру һәм студентлар эшчәнлеген популярлаштыруны максат итеп ала.

Студентлар десанты бер атна дәвамында районда игелекле эшләрдә катнашып, үзләре дә концертлар оештырачак.

Тәүге хезмәт көннәрен студентлар Бөрбаш авылы плотинасы янын җыештырып игелекле гамәл белән башлап җибәрделәр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев