Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Таузар иле Сезне онытмас, Азат абый!

2014нче елның 11 нче октябрендә авылыбызның игелекле кешесе- Азат абый Зыятдинов хөрмәтенеә Таузар иле авылы клубында кичә оештырылган иде. Бу шигырем шул кичәдә Азат абый хөрмәтенә язылды. Шуны сезгә тәкъдим итәм. Авылдашлардан Азат абый рухына дога булып барсын. Тыныч йокла, Азат абый!

Хөрмәтле Азат абый!

"Берәү килә - төссез яшәр өчен,
Берәү килә биек тәхет өчен,
Берәү килә җиргә намус белән
Яшәү өчен, тыйнак бәхет өчен..."
Ә Сез, Азат абый, шул берәүнең
Тыйнак бәхет өчен килгәне.
Намус беләнэшләп, гөрләп яшәп,
Көтмәгәнсез "кемдер" биргәнне.
Сез түбәннән, тормышның төбеннән
Күтәрелгән биек кыя Сез!
Максат куеп, алга барган кеше,
Бик күпләргә әле Хыял Сез!
Үзегезнең хыял-күкләр булган...
Ә яулаган үрегез җитәрлек:
Казан, Мәскәү, Түбән Камадагы
Эшегезгә исләр китәрлек!
Кендек каныгыз тамгантуган якны
Уяттыгыз, гүя, йокыдан!
Шаккатырлык хәлләр булды монда-
Без йөрибез шәп асфальт юлдан!
Балкып тора авыл уртасында
Мәктәп-бакча, клуб, медпункт.
Килгән-киткән кайсы кызыгып китә,
Ә кайберсе тора шаккатып.
Беркайчан да онытмадыгыз Сез
Әби-бабай, өлкән кешене,
Сез төзеткән һәйкәл шуңа шаһит-
Һәрберсенең анда исеме!
Кайчан күрер иде Таузар иле
Бу кадәрле матур байлыкны?!
Тырыш хезмәтегез һәм көчегез
Сокландырды күпме халыкны!
Трибунадан әйткән һәр сүзегез
Татарстан җирен селкетте!
Ишеттеләр.Тыңладылар Сезне.
Сез бит безнең Таузар егете!
Үзегезгә һәйкәл салдыгыз Сез,
Туган якка җылы өрдегез!
Олы рәхмәт Сезгә, чын күңелдән,
Безнең өчен ЯКЫН КЕШЕБЕЗ!

Изге теләкләр белән Тәнзилә.
11.10.2014.
Таузар иле авылы.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250