Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тешен алдыртып инвалид калган ир-ат вафат булган

Ир-атның туганнары гаепле кешеләрне җаваплылыкка тартмакчы.

Бер атна чамасы элек ир-атны Казанның 7нче Шәһәр хастаханәсенә салган булганнар.

Денис Ломанов Түбән Кама шәһәрендә яшәгән, аннан соң Казанга күченеп килгән. Март ахырында тешен дәвалау өчен Түбән Каманың "Фитон" шәхси клиникасына мөрәҗәгать иткән.

Шуннан соң ир-атның яңагы шешә. Шул килеш ул Казанга әйләнеп кайта һәм үзен дәвалаган хирургка шалтырата. Табиб исә пациентка Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

Операция билгеләнелә. Шул арада шеш Денисның тамагына төшә. Операция барышында пациентның йөрәге тибүдән туктый. Табиблар үз вакытында кислородны бирә алмый, чөнки Денисның трахеясы шешкән була. Шуның аркасында баш мие эшләүдән туктый. Денисны комага кертәләр.

Берничә көннән аны комадан чыгаралар — алга таба дәвалау башлана. Табибларның тырышлыгына карамастан, Денис инвалид булып кала.

1 августта ир-атны кабаттан Казанның 7нче хастаханәсенә алып китәләр. Монда аның пневмония, аннары ковид белән авыруы ачыклана.

Баштан бөтен анализлар алынды. Барысы да әйбәт иде. Ковид юк иде, пневмония гына диделәр. Ятып кына торучыларда алай була, дип аңлатканнар иде, - дип сөйли Денис Ломановның апасы Ольга Бармотина.

Денисның йөрәге тибүдән туктый. Ир-атның туганнары гаепле кешеләрне җаваплылыкка тартмакчы. Хәзер әлеге эш белән тикшерү органнары шөгыльләнә, җинаять эше кузгатылган инде.

◼️Денис Ломановка 39 яшь булган.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев