Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтиләр турында язабыз – “Сөенәбез, әти, син булганга!”

Үсмер чагы сугыш елларына туры килә. Кычытканлы, алабуталы, черек бәрәңгеле сугыш еллары... Өлкәннәр белән беррәттән иң авыр эшләрдә эшләгәннәр.

Әтиебез Галимҗан Мөхәммәди улы Мөхәммәдиев 1929 елның 17 мартында Салавыч Сәрдегәне авылында Мөхәммәди һәм Камилә гаиләсендә өченче бала булып дөньяга аваз сала. Сәрдегән мәктәбендә дүрт сыйныф белем ала. Үсмер чагы сугыш елларына туры килә. Кычытканлы, алабуталы, черек бәрәңгеле сугыш еллары... Өлкәннәр белән беррәттән иң авыр эшләрдә эшләгәннәр. 1945 елда “Кызыл Татарстан” колхозына эшкә алына, төрле хезмәтләр башкара. 1956 елның көзендә, туган авылы кызы Гөлфәния белән тормыш коралар. Бер-бер артлы 5 бала алып кайтып, тигез-тату тормыш кичерәләр. Ике уллары да армия сафларында хезмәт итеп кайтып, эшкә урнаша. Ике кызы мәктәпне тәмамлап, Сәрдегән яшьләр фермасында сыер савучы булып эшли. Төпчек кызлары һөнәри лицейны тәмамлый.Һәр бала үз тормыш юлларын башлап, гаилә кора. Куаныч артканнан арта, бер-бер артлы оныклар туа. 44 ел хезмәт куеп, 1989 елда лаеклы ялга чыга. Тыл ветераны булып санала.

Балалар куанычын күреп, оныкларга сөенеп, 53 ел бергә тигез гомер кичергәндә, кинәт яшен суккандай, 2009 елның көзендә әтиебез тормыш иптәше Гөлфәнияне соңгы юлга озата. 2012 ел аны кабаттан сыный. Март аенда олы улы Зәбир кисәк кенә үлеп китә. Шул ук елның августында икенче улы Нәзир дә бик нык авырганнан соң гүр иясе була. Шушы авырлыкларны кичергәннән соң да әтиебез үзендә яшәргә көч тапты, сынмады, сыгылмады.

2017 елда аягына операция булып, бүгенге көндә Кариле авылында кияве Мөдәрис һәм кызы Нурания гаиләсендә гомер итә. Кечкенә оныкчыгы Ильясны тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш кертә. Ул аңа зур терәк. Әтиебезнең хәзерге вакытта 3 кызы, 3 кияве, 10 оныгы, 6 оныкчыгы бар. Бүгенге көндә аның безнең арада булуына сөенәбез. Ходай биргән гомереңне безне тагын да сөендереп яшәргә язсын әле сиңа, әтиебез!

Фирдания Әхмәдуллина,

Салавыч Сәрдегәне авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әтиебез