Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтине искә алмаган көнем юк”, – ди Балтачта яшәүче Эльза Сәгыйтова

Үзенең полуторкасында “Тормыш юлы” дип йөртелгән Ладога күле аша бер якка – яралыларны, икенче якка – азык-төлек ташыганда күргәннәрен ул күз яшьләрсез искә ала алмый иде.

Әтием Заһир Сәхаби ул Сәгыйтов тумышы белән Биләр ягыннан. Әнием Түбән Кенә авылы кызы Маһисәрвәр белән Казанда заводта эшләгәндә танышалар, гаилә коралар. Эшләргә – эшләре, торырга – урыннары булган, менә-менә беренче балабыз туачак дип сөенеп-шатланып яшәгәндә, сугыш башлана. Әтиебезне беренче көннәрдә үк диярлек сугышка алалар. Сигез айлык көмәне белән әни ялгыз кала.

Әтиебез берничә айлык курсларда булганнан соң, Ленинград фронтының 60нчы артиллерия полкына җибәрелә. Шушы полк составында Ленинград блокадасының бөтен ачысын-авырлыгын, ачлыгын-югалтуларын да татырга туры килә аңа. Әтинең сугыштан 1942 елның 29 ноябрендә язган хатында (кызганычка, бүгенгә кадәр сакланган бердәнбер хатында) мондый юллар бар: “Минем хәлләргә килсәк, пока ничава. Исән-сау. Биредә шуннан кыйммәтле нәрсә юк”...

Үзенең полуторкасында “Тормыш юлы” дип йөртелгән Ладога күле аша бер якка – яралыларны, икенче якка – азык-төлек ташыганда күргәннәрен ул күз яшьләрсез искә ала алмый иде. Үзләре азык-төлек ташыса да, алар да, башкалар кебек үк ач, бүлеп бирелгән паек белән, нәрсә тапсалар, шуны ашап, җан асрый. “Кайчакта дошман бомбага тотканнан соң боз өстенә чәчелеп калган ашлык, ярма бөртекләре очрый, бу инде бик сирәк була торган бәхетле минутлар иде”, – дип сөйләгәне истә.

Ул әле гади шофер гына түгел, автовзвод командиры, һәрчак алдан юл ярып, беренче барса да, үз артыннан барган  колонна – взвод техникасы, кешеләр, андагы бәһасез байлык – азык-төлек өчен дә җаваплы. Еш кына дошман һөҗүменә дучар булганга, аларга мөмкин булганча бердәм һәм кызу хәрәкәт итәргә туры килә. Әмма яралылар арасында да төрлесе була, кемдер авыртуга түзә алмыйча, акрын барырга, кемдер туктарга куша. Туктарга да ярамый. Үзеңне генә түгел, синең арттан бара торган кешеләрне дә куркыныч астына куясың. “Туктамагач, нинди генә сүзләр әйтеп орышмыйлар, сүгенмиләр иде, – дип искә ала иде әти. – Әмма аңа карамыйсың, шул ук тизлектә алга барасың... Алай да бер тапкыр, япь-яшь урыс егете: “Минем җиргә ятып үләсем килә, зинһар, туктат”, – дип елагач, туктадым. Боз өстенә куюга, озак тормады, үлде. Кире кузовка салып, юлыбызны дәвам иттек”.

1943 елның февралендә әти үзе дә шушы юлда яралана. Дошман снаряды аның машинасына түгел, арттагы техникага туры килә, ул контузия ала. Ленинград шәһәрендәге 268нче эвакуацион госпитальдә июньгә кадәр дәвалана. Бу вакытта инде блокада тулысынча бетмәсә дә, “боҗра” өзелгән була. Кабат “сафка кайткан” әтине 47нче автополкка җибәрәләр, колонна начальнигы итеп билгелиләр, “Джульфа-Орджоникидзе» трассасы буйлап, алар машиналар “куарга” тиеш була. Җиңү хәбәрен ул Нахачиван-на-Араксе шәһәрендә ишетә. Әмма хезмәтен дәвам итә, туган якларына 1946 елның августында гына кайта.

Бу вакытта инде әнием, кечкенә улы белән Түбән Кенәгә кайтып урнашкан була. Әти сугышка китеп, бер айдан соң туган абыема, әтинең теләге белән Маркиз дип исем кушалар. Әмма ул нык авырып китә һәм табиблар аңа авыл һавасы килешер иде дигәч, фатирларын калдырып, әни авылга кайта. Әтигә абыемның бик кечкенә фотосын җибәрәләр. Әти белән бергә хезмәт итүче сугышчан дусты Сәитов (исеме хәтердә калмаган) шул рәсемнән карап, абыемны әти тезенә, куенына утыртып, карандаш белән портретларын ясый. Әти аны хат белән әнигә җибәрә. Бездә саклана торган иң кадерле рәсемнәрнең берсе ул.

Сугышча дусты Сәитов карандаш белән ясаган рәсем

1942 елда партиягә кергән әтине, Балтачка кайтуга, Арбаш авылында урнашкан “Кызыл мехчы” инвалидлар артеленә җитәкче итеп куялар. 1951-1957 елларда ул Балтач райпромкомбинат директоры булып эшли. 1971 елга кадәр район комбинатларында ОТК начальнигы, инженер, товар белгече, мастер булып эшли.

Әтиебез алдынгы карашлы, совет системасына, партиягә җаны-тәне белән бирелгән, бик намуслы кеше иде. Безгә, балаларына да ул заманча, яңгыравыклы исемнәр куштыра: Маркиз, Рэлэ (Риля), Алик, Эльза. Кызганычка, әтиебез бик яшьли, сугыш ветераннарына булган бүгенге кадер-хөрмәтнең “тамчы”сын да күрә алмый вафат булды. 1948 елда беренче инсульт кичергән әтиебез, 1978 елда бер-бер артлы ике инсультны “күтәрә” алмады. Инде әниебез, ике абыем да вафат.

Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә күңелләр аеруча нечкәрә. Юкса, әтине, әнине, туганнарымны искә алмаган бер көнем юк дисәң дә була. Язмыш шулай килеп чыкты, 23 яшемдә, табиб гаебе белән мин инвалид калдым. Күп еллар ике таяк белән, өстерәлеп-тилмереп йөргәннән соң, коляскага утырдым. Инде ул көннән соң да ике дистә ел үткән. Соңгы елларда сугыш ветераннарына, аларның тол хатыннарына күрсәтелгән ярдәмнәргә, бер яктан, безнекеләр күрә алмады бит, дип уфтансам да, аларга булган кадер-хөрмәткә күңелем белән сөенәм. Шул ук вакытта “Үлемсез полк” хәрәкәте барлыкка килүне дә бик хуплыйм. Үзем генә хәрәкәтләнә алмаганга, бик катнашасым килсә дә, кызганычка, районда үткән Җиңү бәйрәменә катнаша, әлеге полк сафында үтә алмыйм. Алай да, бер елны игелекле Балтач кызы Гөлия Хамматова, коляска белән үзәккә кадәр этеп алып менгән иде. Быел әтинең фотосын зурайттым, 9 майда район үзәгендә үтәчәк бәйрәмгә, бәлки алып баручы табылыр дип өметләнәм. Бик тә катнашасым, Ленинград блокадасының иң авыр чорын башыннан-азагына кадәр үткән әтиемне фотосурәттә генә булса да, бу бәйрәмгә “кайтарасым” килә иде.

Эльза CӘГЫЙТОВА,
1 төркем инвалид.
Балтач авылы
 

PS. Кызганычка, әтием сугыштан соң районыбыз промышленностен үстерүгә зур өлеш кертсә дә, район тарихына кагылышлы китапларда аның турында мәгълүмат юк (Ленура апа Сафинаның “Югалган эзләр буйлап” дигән  китабында исем-фамилиясе генә бар). Район энциклопедиясенә дә исеме кермәгән. Мөгаен, безнең тарафтан да нәрсәдер эшләргә, фотосын, күпмедер күләмдә язмача мәгълүмат бирергә кирәк булгандыр. Шул ук вакытта элек ул эшләгән оешма җитәкчеләре дә, ни сәбәпледер, әтиебезне онытып калдырганнар. Бу язма күңелемне ничә еллар борчып торган әнә шушы бушлыкны бераз гына булса да тутыру ниятеннән дә язылды.

Язманы газета өчен Гөлсинә ЯРУЛЛИНА әзерләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 май