Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтисез каршылаган беренче Яңа ел (фото)

Иске Салавыч авылында бер урам бар, тар урам, кысан урам. Шул урам Яңа Салавыч, Биктәш авылларына илтә, шуннан халык Сабантуй мәйданына төшә, Шушмага су коенырга, балыкка йөри. Шуңа да бу тар урамда яшәүчеләр машина юлының уң сукмагыннан үтүчегә дә, сул сукмагыннан йөрүчегә дә яхшы таныш. Биредә яшәүчеләр тыныч холкы, хезмәт...

Менә шушы тын урамда шыпырт кына Габделфәрт абый гомер итте. Итте дим, чөнки узган ел нәкъ Яңа Салавыч сабантуе көнне ул йөрәк өянәгеннән мәрхүм булды. Сабантуена дип килгән халык үзе үк бер сабантуе кадәр кешенең мәрхүмнең йорты тирәсенә җыелуын күреп, аһ итте. Үзе мин монда, дип кычкырып тормаса да, намуслы эшләре, кешеләргә карата рәхимлелеге алда йөргән шул Габделфәрт абыйның. Шул сукмактан күпме генә узсам да, Габделфәрт абыйны тәгаен генә хәтерләмим. Юкса, балаларын якыннан беләм, тормыш иптәше Фирая апа да яхшы таныш үземә... Яшәсә дә яшәр икән адәм баласы тын гына, тыныч кына... Әле менә үтеп барышлый Фирая апа үзенә дәшкәч кенә мәрхүмнең үткән тормыш юлына, башкарган эшләренә сокланып утырдым. Ничә истәлек альбомы кулымнан үтте...Барысында да акыллы караш, мөлаем йөз... Бактың исә ул минем әтинең яшьлек дусты да икән. Әле нинди дуслар булганнар. Хатыны Фирая апаның күз яшьләре аша сөйләгәннәре күңелем битләренә әлеге язмага нигез сала барды...
Фарук, Рифат, Гарифҗан, Мөбарәкҗан, Зиннур һәм Габделфәрт... Аерылгысыз якын дуслар. Үзе Салавычта яшәсә дә, күрше Яңа Салавычтагы дусларын шулкадәр дә үз иткән, яраткан ул. (Ул чакта, аяусыз үлемнең Фарук белән Рифатны иртә алып китәсен, ә Габделфәртләренең йөрәк чиреннән савыга алмаячагын яшь күңелнең берсе дә уйлап карамагандыр. Яшьлек бит ул...Яшь чакта үлем турында уйлыйсың мыни? ).
Өйләнгәч тә бар шатлыгын, борчуларын алар белән бүлешә. Моңа Шушма буенда үскән куш таллар шаһит...Яз җитүгә алар шунда җыелыша торган булганнар. Сабантуйларында шул тал тирәләренә басып фотога төшкәннәр. Ул таллар әле дә үсә...Тик дуслары гына күренми...

Габделфәрт абый белән Фирая апа иңне-иңгә куеп кырык ел гомер итәләр. Фирая апа балалар бакчасында завхоз булып эшли. Габделфәрт абый колхозның алыштыргысыз шоферы, соңыннан механигы була. Аз сүзле, сабыр холыклы, эшен биш бармагыдай белгән специалист колхозның йөзек кашына әверелә. Эшләгәнен күрәләр, авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре исеменә тәкъдим итәләр үзен. Хезмәт дәверендә алган орден-медальләре дә җитәрлек. Мин булдырам, мине алыштырырдай кеше тумаган әле дип күкрәк кагып яшәми Габделфәрт абый, киресенчә, яшьләрне өйрәтә, бик күп матбугат укый, район гәҗитеннән башлап, "Комсомольская Правда"ның хәрефен дә төшереп калдырмыйча язмалар белән танышып чыга, дөнья яңалыклары белән кызыксына. "Татарстан" хуҗалыгының гомер бакый алдынгылыкта баруында Габделфәрт абый кебек аз сөйләп, күп эшли торган укымышлы шәхесләрнең өлеше бәхәссез. Лаеклы ялга чыккач та матбугатны алдыртудан туктамый, өлкәнеке белән бергә кушып, 5000 сумга кадәр газета-журналга языла. Пенсиягә чыгып, картлык рәхәтлекләренә генә кинәнә алмыйча кала шул...62 яшендә мәрхүм була. Югыйсә...нинди матур иде аның олыгайган көне....балалары, оныклары белән күркәм иде...
Улы Альберт югары белем алып, "Бөрбаш" җәмгыятендә баш зоотехник, гаҗәеп акыллы укытучы кызга өйләнде. Вәсиләләре Балтачка кияүгә чыгып, йортлар җиткезеп, тормыш иптәше Рөстәм белән бик матур гомер кичерәләр. Төпчекләре Айнур шулай ук Бөрбашта, Солтановның бухгалтеры, киленнәре Борнак кызы. Яшьләр төп йортны ташлап китмәгәннәр, бергә яшиләр. Һәр өч гаиләдә дә оныклар үсә. Төп йорттагы Диләрә белән Сәмирә балдан татлы оныклар... Әҗәлләргә дару булса, уллары аны әтиләре өчен дөнья читләреннән дә табар иде. Айнурның иптәшен бу гаиләнең бәхет кошы дисәң дә була. Әнә, кайнанасы Фирая апа үзе үк, кайнатасын үз атасы кебек карады, бер генә хезмәтеннән дә авырсынмады, ди. Килен үзе дә балалар бакчасында Фирая апа урынында эшли.

Гомер-гомергә игелекле нигез булып, бары яхшлыклары белән генә танылган төп йортта башкача була да алмый торгандыр ул. Боларның һәммәсе дә йорт башы-гаилә хуҗасы Габделфәрт абыйның үз сүзен бастырып, ныклап әйтә белүендә, төпле ата, ышынычлы кеше булуыннан гыйбарәт. Төп йорт һәрчак туганнарын сыендыручы җылы учакка әверелә, тормыш бит ул, төрле чаклар була, кайтып та керерсең, чыгып та китәрсең, нинди генә очракта да төпле ир җылы карашын кызганмый, киресенчә, аның янәшәсендә туганннары, якыннары үзләрен ышыкта кебек тоя. Олы йөрәкле туган булганга күрә үзләренә дә якыннары хозурында һәрчак кадер-хөрмәт күрсәтелә. Тол калып, бик озак ялгызлыкта гомер кичергән киленнәре кабат тормыш корырга фатиха сорап килгәч тә, олы абый каршы килми, ризалыгын бирә. Әгәр аны яратмасалар, хөрмәт итмәсәләр, яхшылыкларын күрмәсәләр, янына килеп киңәш-табыш итеп торырлар идеме икән... Шуңа да аны югалту якыннарының күңел күген кара болыттай каплады, кара кайгыдан хәйран озак арына алмыйча йөрделәр.

Гомер йомгагы тәгәри дә тәгәри... Үлгән артыннан үлеп булмый..Ләкин тормыш өчен янып торган, гаиләсенә игелек кылган, туганнарын якын иткән, кешеләргә һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер торган кешене онытып та булмый. Кире кайтару да мөмкин түгел. Иртә китте шул...Шунысы якыннарының җанын телә. Диләрә белән Сәмирә әле һаман бабай кайда, ник кайтмый ул, дип бәгырьләрен өзә. Алар өчен бу гомерлек табышмак, үсә төшеп, аңлый башлагач та алар яраткан, басынкы бабаларын көтәчәк әле. Чөнки үзем белән шулай - миңа да оныгым дип өзелеп торган бабамның үлемен әйтмәделәр, дәү әтиең янына китте, диделәр, мәрхүм дәү әтине дә Донбасстан кайтмый әле, дип, күпме көттергәннәр иде... Гәрчә бабамның үлем түшәгендә ятканын күрсәм дә, чирләде дип кенә хәйләләп, дүрт яшьләр тирәсендәге кызчыкны ерак әбиләргә алып киттеләр. Ул көннәр күңелдән мәңге китми һәм китмәс тә. Мин аны бүгенгедәй хәтерлим. Акылым белән аңласам да, күңел әле дә бабай белән дәү әтине көтә. Үзең яраткан һәм сине яраткан кешләрне генә шулай көтәсең, сагынасың икән ул. Шуңа да узганда- киткәндә бу ике кызга тыныч кына карый алмыйм. Күңел тула. Җитеш тормышта кайнана белән киленнең матур яшәүләрен күреп кенә тынычланам. Әйе, җитеш, каралты-кура нык, йорт яхшы. Тырышты Габделфәрт абый, бик тырышты. Уллары белән бергә барысын да яңартып, җиткезеп китте. Нишләмәк кирәк, бар як та җитсә, бер як кителә дигәннәре хактыр.

Табиблар күпме генә көрәшмәсен, йөрәк тернәкләнергә уйламый да. Балалары, туганнары ничек кенә ярдәм итмиләр, кая гына алып бармыйлар, бар да юкка... Фирая апа күпме генә өметен өзәргә тырышмасын, тәкъдир дигәннәре асыл гөлне өзә шул.

Габделфәрт абыйны күмәргә бик күп кеше җыела...хезмәттәшләре ,авылдашлары...чордашлары...классташлары... Район башлыгы Рамил Нотфуллин да"Татарстан" хуҗалыгында фидакарь хезмәт куйган хезмәткәрен онытмый, вакыт табып гаиләсенең хәлен белергә, кайгыларын уртаклашырга килә, каберенә чардуганны да үзе ясаттырып куйдырта. Уллары эшләгән-яшәгән Бөрбаш халкы, "Бөрбаш" җәмгыяте һәм аның директорының ярдәмен, кайгыртучанлыгын әйтеп бетерерлек түгел... Борнаклылар, кызы Вәсилә эшләгән Балтач мәктәбе коллективы (әти авырганда сорадым да киттем, сорадым да киттем, - ди Вәсилә.- Шулчакта мәктәп директоры Гөлчәчәк Фидаелевна ник бер авыр сүз әйтсен... Аның рәхимлелеге алдында башымны иям. ) Салавыч мәктәбе, балалар бакчасы, җәмгыятьтә эшләүчеләр, күрше-тирә, авылдашлар... барысы да килә...Аларга карата Фирая апа күңелендә бүген дә әйтеп бетергесез рәхмәт хисләре яши.

Тар урамнан "Газель" машинасы үтсә, Фирая апа сискәнеп куя. Габделфәрт абый да бит соңгы елларда "Газель"дә йөргән , запчасть эзләп бармаган төбәге калмаган... таш явып торса да юлда булыр иде бәлки, ди Фирая апа, колхозның эше тукталмасын дип үз-үзен аямыйча эшләде, ди. Машина тузса, аны яңартырга чарасын да, запчастен да тапкан, тик менә үзенең тузган йөрәгенә генә дәва табалмаган.

...Яңа Салавычта Сабантуе барган бер көннәрдә, авылның мәчет төзелешен башлап йөрүчеләрнең берсе булган Рауза Фәләхиевнаны мәрхүм Габделфәрт абыйның олы улы Альберт бәйрәм караган җиреннән дәшеп ала да, мәчет төзелешенә дип кулына биш мең сум акча тапшыра. Илле берен укытканда җыелган сәдака акчаларын да әлеге мәчет төзелешенә бирәләр. Нәсел тамыры да тоташмаган бу авылга рәхим-шәфкать кылулары юкка түгел угъланнарның, әтиләренең матур, кабатланмас яшьлеге, җан дуслары шушы авылдан, Фарук белән Рифат дусты да шушында күмелгән... Дуслык хакын хаклый алар...

Мактаулы хезмәте, гаиләсе белән бар авылга үрнәк булып торган Габделфәрт абый Габдрахмановны искә алуыбыз аның рухын шат кылса иде. Яңа Салавыч авылы мәчете төзелешенә акчалата ярдәм иткән гаиләсенә мең рәхмәт.

Ә су буенда таллар шул килеш... Тик картайганнар гына... Карт инде дип тимәгез аларга, кисмәгез. Торсыннар.. алар бит шушы җирлектә яшәүче сезнең һәм безнең әтиләрнең яшьлеген, Габделфәрт абый кебек арабыздан иртә киткәннәрнең якты истәлеген саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250