Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм фаҗигале көннәре елдан-ел ераклаша бара. Әмма 1418 көн һәм төн дәвам иткән ул коточкыч вакыйгаларны һичкем онытырга тиеш түгел.
Без сугыш һәм хезмәт ветераннары белән еш очрашабыз. Кызганычка, аларның сафы елдан-ел сирәгәя бара. Авылыбыз уртасындагы һәйкәл янына алар һаман сирәгрәк киләләр. Һәйкәлдә үлгән авылдашларыбызның исем-фамилияләре язылган. Алар шулкадәр күп. Шул язулар янында ана утыра. Ул гүя сугыштан исән-имин кайта алмаган ире, олы балалары өчен хәсрәт йота. Ана янында плащ-палаткадан ананың кече улы басып тора. Ул, абыйларын алып кайта алмаганы өчен гафу үтенгән кебек.
Сугыш бик дәһшәтле булган, ул олыларга гына түгел, балаларга да үз зыянын салган. Минем әбием - Гыйльфанова Рузилә Кәримулла кызы 1939нчы елның 13нче августында Нөнәгәр авылында дөньяга килә. Әтисе Кәримулла - данлыклы тракторист, әнисе - Бибизифа төрле эштә эшли. Сугыш башланганда, минем әбиемә 2 яшь булган. Аның әтисен кырда эшләгән җиреннән сугышка алып киткәннәр һәм ул шул китүеннән әйләнеп кайтмаган. Бу 1941нче елның 23нче июне була.
"Мин әтиемне бары фотодан гына күреп беләм", - дип искә ала ул. Әбием Җиңү көнен бик начар хәтерли: "Әнием йөгереп кайтты да, умач уып, бер табак аш пешерде. Үзе бертуктаусыз сөйләнде: "Тиздән әтиегез дә кайтыр, алла боерса, сугыш беткән". Мин дә әтине күрәсемә бик сөендем". Сугышның авырлыгы әбиемнең кечкенә җилкәләренә дә төшми калмаган. Томанлы гына булса да, бу елларның хатирәләрен хәтерли әле ул. "Бик авыр еллар иде. Кайбер көннәрдә өйдә авызга кабарга бер ризык булмаган көннәр дә була иде. Әтинең үле хәбәре килмәгәнгә күрә, пособиеләр дә бирелмәгән. Әнинең без ашаган вакытта: "Ашыйсым килми", - дип соңыннан казан төбен кырганын хәтерлим. Җитмәсә, заем-налоглары.... Соңгы йомырканы, майны да алып чыгып китәләр иде. Ул вакытта беркемгә дә җиңел булмады инде. Тик без әле дә ятим. Хөкүмәттән безнең кебек әтисез, пособиесез үсүчеләргә әле дә ярдәм юк", - дип уфтана ул җыерчыклы йөзләреннән аккан күз яшьләрен сөртә-сөртә.
Сугыш беткәнгә 70 ел узса да, аның дәһшәте әле онытылып бетмәгән, онытылмас та. Әбиләребез, бабаларыбыз үзләренең үтенеч-васыятьләрен, истәлекләрен киләчәк буынга - безгә сөйләп калдырырга тырыша. Илебез азатлыгы өчен көрәшкән ватандашларыбызны онытмыйк, каһарманнарыбызның батырлыгы буыннан-буынга күчә барсын. Балалар "сугыш"ны бары кинолардан гына күреп белсеннәр, "сугыш" уенында да агач мылтыклар гына атсыннар һәм агач гранаталар гына шартласын. Илдә сугышлар кабатланмасын өчен, без көчебездән килгәнчә тырышырбыз. Тыныч йокла, бабам, без Сез китергән Җиңүнең кадерен югалтмабыз.
Гыйльфанов Фәнзил,
Нөнәгәр мәктәбенең
11нче сыйныф укучысы
Фото: http://kprf102.ru/index.php/component/content/category/40
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев