Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тормыш матур, матур итеп яши белсәң

Кешене эшенә, куйган хезмәтенә карап бәялиләр. Үз һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белгән, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган белгечләр зур хөрмәткә лаек. Шода авылында яшәүче Рәис Хәкимов та авылдашлары арасында зур хөрмәт казанган кеше.

Асия һәм Гарифҗан Хәкимовлар гаиләсендә төпчек бала булып аваз салган Рәис кечкенәдән сүз тыңлаучан, күндәм булып үсә. Мәктәптә укыган елларында да яхшы укучылар исемлегендә була. Укуын тәмамлагач, бәхет эзләп читкә чыгып китми, туган авылында эшкә кала, аннан соң армия сафларында хезмәт итеп кайта. Шул ук елны «Якты юл» җәмгыятенә эретеп ябыштыручы булып эшкә урнаша. Соңыннан Чебокса бистәсендә белем алып, колхозда өлкән электрчы булып эшли башлый. Яшьлек мәхәббәте, авылдашы Фәридә белән гаилә корып җибәрә.

Гаиләнең ни дәрәҗәдә тырыш булып, тату яшәвен билгеләү өчен аның йорт-җире, каралты-курасына күз салу да җитә. Бу нисбәттән, Хәкимовлар гаиләсе тырышлыклары белән авылда гына түгел, күрше-тирәдә дә дан тота. Хәкимовлар балаларын да үзләре үрнәгендә тәрбияләделәр. Уллары һәм кызлары да тормышта үз урыннарын табып, әти-әниләренең өметләрен аклап, гомер итәләр. Бүгенге көндә Рәис абый белән Фәридә апа биш оныкның кадерле дәү әтисе белән дәү әнисе дә.

– Әтиебез кебек сабыр, миhербанлы әтиләр бик сирәктер ул. Кешеләргә ихтирам белән карарга hәм тормышта үз юлыбызны табарга өйрәтте hәм моны үз үрнәгендә күрсәтте ул. Әниебез белән бергәләп безне кадерләп үстерделәр, яратып-сөеп, аталарча кайгыртты, гаделлеккә өйрәтте. Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, әниебез  белән шатлыкта-бәхеттә генә гомер кичерергә насыйп булсын үзенә, – ди аның яраткан балалары.

Сабыр, тормышка якты карашлы, төпле фикерле Рәис әфәнде гаиләсе өчен җан атып, балалары Рифнур һәм Әлфиягә үрнәк әти, сөекле Фәридәсе өчен тугры ир, ныклы терәк булып яши. Күңеленә канәгатьлек биргән эше, таянырга ныклы гаиләсе бар. Әнә шулай хезмәтендә макталып, коллегалары арасында абруй казанып, гаиләсендә хөрмәткә төренеп яшәгән мәле Рәис абыйның. Тормыш матур, матур итеп яши белсәң дигән сүзләр нәкъ Рәис Хәкимов турында әйтелгән кебек. Яраткан гаиләсендә хөрмәтле, хезмәттәшләре арасында мактаулы булып, хәләл көч белән булдырган тормышының игелеген күреп, тыныч тормышта яшәргә язсын үзенә.

Фото: Әлфия Һадиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шода авылы кадер-хөрмәт үрнәк гаилә