Тормышның тәмен тоеп
Һәркемнең тормышы китап язарлык. Авылыбызда үрнәк гаиләләр күп. Шундыйларның берсе – Мөхәммәтшиннар. Быел аларның берничә юбилей.
Әхмәткә һәм җәмәгате Рашидәгә 80 яшь тула. Бергә тормыш корып яши башлауларына 60 ел! Шул уңайдан, аларның тормыш юлын кыскача яктыртырга уйладым. Замандашлар, авылдашлар һәм хезмәттәшләр дә алар.
Рашидә биш балалы тыйнак гаиләдә үскән. Урта мәктәпне тәмалагач, берничә ел авыл советы секретаре булып хезмәт куйган. Алабугадагы мәдәният көллиятенең китапханәчеләр бүлегенә читтән торып укырга кергән. Диплом алгач, аны авылыбызда китапханә мөдире итеп билгелиләр. Лаеклы ялга чыкканчы ул шушы хезмәттә авыл халкына хезмәт күрсәтте. Хәзер китапханәнең дәрәҗәсен интернет һәм телефоннар кимерә башлады. Ул эшләгән елларда авылдагы һәрбер укый-яза белүче китап, газета-журнал укучы булып торды. Ул чорларда, формуляр номерын беренчеләрдән булып алу өчен, балалар беренче гыйнвар көнне, китапханәнең эш сәгате башланганчы ук, ишек төбенә чиратка басалар иде. Ел башында китапханәче һәр китап укучыга яңа формуляр ача, мәктәп балаларының каникул вакыты, ә башка урыннарда, шул исәптән китапханәләрнең дә эш көне. Шулай, совет чорында китапханәдән кеше өзелмәде. Күрше Көшкәтбаш авылында китапханә өчен штат берәмлеге бирелмәгән, клуб мөдиренә өстәмә йөк булып ташырылган. Ә Рашидә бу авыл халкын да даими рәвештә китап белән тәэмин итеп торды. Һәр атна саен зур сумкаларына китап төяп, җәяүләп Көшкәтбашка юл тотты. Кышның, язның, көзнең нинди генә көннәре булмагандыр. Дөрес, җае туры килгәндә, Әхмәте булышып яшәде. Алар бер-берсенә “Ә-ә?” дигәнгә “Җә-ә!” дип яшәделәр. Көшкштбаш юлын алар ат белән, йөк машинасында да иңләделәр Якын ара түгел, биш чакрым.
Китапханәче эшчәнлегенең күпкырлыгын санап бетерерлек түгел. Өйләргә йөреп, китап өләшеп йөрү дә, югары уку йортларында читтән торып белем алучыларга Балтач, Казан китапханәләреннән дәреслекләр соратып алдыру буенча да Рашидә ханым бик күпләргә игелеклкле хезмәт күрсәтте. Уку залында китап күргәзмәләре, клубта китап укучылар конференциясе кебек чаралар даими үткәрелде. Яңа мәдәният йорты сафка бирелгәч, халык аны бигрәк үз итте. Атна саен биредә үткәрелә торган чараларга халык агыла торды. Чаралар төрле тематиканы үз эченә алды: “Киленнәр һәм кайнаналар”, “Яшь әниләр һәм әтиләр”, “Егетләрне солдатка озату”, “Солдат хатлары”, “Беренче буразна”, “Уңыш бәйрәме”, “Авылдашларның юбилей тантаналары” һ.б. “Халык авыз иҗатын өйрәнү”, “Әби-бабайларыбызның гореф-гадәтләрен саклау” кебек темалар да читтә калмады. Совет чорының “кызыл даталар”на багышлап концерт спектакльләр куюны оештыру да мәдәният хезмәткәре буларак, Рашидәдән башка үтмәде. Гадәттә, укытучылар һәм авыл яшьләре белән ел саен кышкы сезонда кимендә өч әсәре авыл сәхнәсендә куела килде. Рашидәнең үзенә роль алып, сәхнәгә чыкмады, башлап оештыручы, суфлер һәм режиссер хезмәтен башкарды. Ире Әхмәтен төп рольләрне башкарудан калдырмады. Ул бик матур тавышлы җырчы булганлыктан, җырлар башкарыла торган рольләрдә ул алыштыргысыз булды.
Китапханәче ел буе терлекчеләр йортында һәм амбар хуҗалыгында агитатор булып эшләде, ай саен ике мәртәбә колхозның стена газетасын иҗат итте, җитәкчеләр кушуы буенча “Безнең Чаян” листовкалары чыгару да аңа тапшырылды. Уку залын зәвыклы итеп стендлар белән бизәү проблемасы көн тәртибеннән төшмәдеи, һәвәскәр рәссам, шагыйрә ду булырга туры килде аңа. Авылыбызның сугыш корбаннары, сугыш ветераннары исемлеген иң беренче булып ул төзеде, аларга багышлап стендлар эшләде. Авыл һәм колхоз тарихын барлап, альбомнар иҗат итте. Авыл халкын колхозның беренче еллары активистлары белән очраштырды. Чепьяда яшәгән беренче тракторчыбыз Салих абый Һадиевны, беренче партячейка секретаре Фатих Исхаковны ул эзләп тапты. Исхаков Казанда партия мәктәбендә Муса Җәлил бергә укыган, утызынчы елларда Түнтәргә җибәрелгән. Җитмешенче елларда Фатих ага Лаеш райнында яшәгән. Истәлекләр язылган күпсанлы хатлар алышканнан соң, Фатих аганы Атабай авылыннан Түнтәргә очрашуга алып кайту өчен Әхмәте ярдәмгә килгән. Әхмәтнең үзенә дә яшүсмер чоры хатирәләрен искә алу кызыксындыру тудырган. Ул гаиләдә җиденче бала булып үскән. Шунлыктан җиде сыйныфны бетергәч, укуын дәвам итә алмаган, колхоз аны зурлар белән сусаклагыч астында кала торган урманнарны кисәргә куалаган. Яз көне, “Лаеш шулпасын” эчеп, урман кисүчеләр Шәмәрдәнгә килеп төшкәч, авылга кадәр утыз чакрымны җәяүләп кайтырга тиеш булган. Әхмәтнең аягындагы чабатасы “мәшрикъкә караган”. Нишләргә инде дип юлга кузгалгач, ни хикмәт, Шәмәрдән урманының юл буендагы бер агач ботагында чабата эленеп тора икән. Яңа булмаган ул, кемдер калдырып киткән. “Ходай биргән” шул аяк киеме Әхмәткә авылга катып җиткәнче чыдаган. Әхмәт аны гел искә алып сөйли. Бер язмамда бу истәлекне минем дә теркәп куйганым бар. Могҗиза бит!
Шофер булып эшләгән вакытта, Әхмәт фаҗигага юлыккан. Алачык сандалында тимер өзгәндә, бер ярчык күзенә килеп эләккән. Тиз генә медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге булмаган, күз үз вазыйфасын югалткан. Авыл йортларына сыек газ белән эшли торган плитәләр куела башлагач, Әхмәт газ белгече булды. Озак еллар дәвамында баллоннар белән хуҗалыкларга газ ташыды, бернинди өзеклек китермәде. Йортларга табигый газ килгәч тә, лаеклы ялга чыкканчы авылыбыз халкына игелеклк хезмәт күрсәтте.
Минем үземә укытучы буларак, Әхмәт белән Рашидәнең өч баласына һәм оныкларына мәктәптә белем бирергә туры килде. Тәртипле, тырыш гаиләдә үскән балалар буларак истә саклана. Хәзер әби белән бабай кече уллары Айдар һәм киленнәре Гөлчәчәк тәрбиясендә яшиләр. Тормыш бара, оныклар да гаилә кора башлады. Алтмыш ел инде алар “Таиарстан яшьләре”нә турылыклы булып калдылар. Газетада басылган минем мәкаләләр турында авылда алар, беренчеләрдән булып, миңа фикерләрен җиткерәләр. Өйдә дә тик утырырга яратмыйлар. Рашидә ханым туксанынчы елларда ук дини белем алып, күп еллардан бирле авылыбызда абыстай хезмәтен башкара. Әхмәт хәзрәт тә дингә тиз тартылды. Үзлегеннән башлангыч дин белемен өйрәнеп, Бөрбашка, Җәлил хәзрәт хозурына юл алды, имтихан тотты. Ул вакытта Балтач мәчете каршында мәдрәсә ачылмаган иде. Менә унбиш ел инде ул авылыбызда мәэзин хезмәтен башкара, имамыбыз өйдә булмаганда, аның вазыйфасын үтәргә дә каршы килми. Күптән түгел Әхмәт хәзрәт машина йөртү таныклыгын яңартты. “Янә ун елга яшәргә права бирделәр әле”, дип сөенечен белдерде. Дөнья киң, мул, Аллага шөкер! Ходай Тәгалә ун ел да, егерме ел да гомер бирсен! Әнә шулай тормышның тәмен югалтмыйча,тазалыкта, тынычлыкта, борчу-хәсрәт күрмичә, үз-үзегезне тәрбия кылып, тигезлектә яшәргә язсын!
Фотода: Рашидә-Әхмәт Мөхәммәтшиннар
Рәфхәт ЗАРИПОВ,
Түнтәр авылы
Фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев