Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төзелеш рәсми кәгазьләрдән башлана

Авылларда хезмәт кешесенә ял итү, физкультура-спорт белән шөгыльләнү өчен спорт корылмаларын төзү, шул исәптән хоккей мәйданчыклары, ясалма өслекле мини футбол кырларын булдыру буенча районыбызда зур эшләр башкарыла.

Авылларның социаль йөзен үзгәртү, төзелеш эшләрен киң колач белән алып барырга мөмкинлек биргән Россия Федерациясе һәм Татарстан җитәкчелеге тарафыннан тәкъдим ителгән төрле максатчан программалар эшли.

Авылларда хезмәт кешесенә ял итү, физкультура-спорт белән шөгыльләнү өчен спорт корылмаларын төзү, шул исәптән хоккей мәйданчыклары, ясалма өслекле мини футбол кырларын булдыру буенча районыбызда зур эшләр башкарыла. Смәел, Дорга авылларында төзелгән пластик бортлы хоккей мәйданчыклары, Түбән Кенә, Иске Салавыч һәм Норма авылларында төзелгән ясалма өслекле футбол кырлары шуның мисалы. Быел бу программа нигезендә Түнтәр авылында хоккей мәйданчыгы, Чепья, Куныр авыл җирлекләрендә футбол кырлары булыр дип фаразлана. Шулай ук Яңгул авылында авыл халкы, яшьләр өчен спорт корылмалары, сәхнәсе дә булган ял итү мәйданчыгы төзү өчен хәзерлек эшләре бара.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Бу эшләрне башкаруда иң элек барлык рәсми кәгазьләрнең вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылуы һәм аның дәүләт экспертизасын узуы катгый сорала. Моңарчы Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, башкарма комитет җитәкчесе Илнур Галиев, Урта Көшкәт җирлеге башлыгы Юрий Перфилов, аның кул астында эшләүче Рәзинә һәм Гүзәл Хәкимовалар, Куныр җирлеге башлыгы Руслан Егоровның бу эшкә җитди карауларын билгеләп узарга кирәк. Аларның эш барышында туган сорауларны, бәхәсле мәсьәләләрне кичектермичә, вакытында хәл итүләре эшнең барышына уңай йогынты ясады, дип билгеләп үтә белгечләр. Димәк, бу өлкәдә башланган эшләрне тизләтү өчен тиешле җирлекләрнең җаваплылык тоеп эшләүләре сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9