Бөтен балачагым һәм яшүсмер елларым төпчекләргә кызыгып үтте. Кайсы гына әкиятне алсаң да, гаиләдәге беренче, икенче бала тупас, аңгыра, үзе турында гына кайгыртучы итеп сурәтләнә. Ә төпчек бала уңган да, булган да, ярдәмчел дә, бәхетле дә. Татар халкының "Өч кыз" әкиятен укыганда беренче бала булып тууыма шундый хурлана, гарьләнә идем....
Әтиемнең 44 яшендә фаҗигале үлеме, гаиләдә 6 хатын-кызны ятим калдыруы безнең тормышның астын-өскә китерде. Узган гасырның 70 нче елларында авылларда юлларда фаҗигале хәлләр бик сирәк очрый иде. Төпчегебез Гөлсинәгә әле ул вакытларда 6 яшь кенә тулып киткән. Өч апасы - укучылар. Кайгы-хәсрәт әнине үз эченә бөтереп алды, әбиебез инде сигезенче дистәне ваклаган. Өлкән апа буларак, әнине стресстан чыгарырга кирәк иде. Әтине күмгән көннән әнине саклау төпчек сеңлебез Гөлсинәгә тапшырылды. Чөнки кечкенә кызы янында әниебез елаудан тыелды, үзе аның күңелен күтәрергә тырышты.
50 яше тулган сеңлебез турында: "Ул инде 44 ел буе әнине карый, аны өрмәгән җиргә дә утыртмый; аның табибы да, психологы да, кирәк чакта хезмәтчесе дә, аның илһамчысы да", - дисәң, беләм, беркем дә ышанмаячак. Ә без, бөтен гаиләбез, күршеләребез, авыл халкы ышанабыз. Әбиебез үлеп, әниебез ялгыз калгач (калганнарыбыз кияүдә идек), Гөлсинә Казан дәүләт университетында укыган җиреннән, көндезге бүлектән читтән торып уку бүлегенә күчеп, әни янына кайтты. Авыл җирендә, хәтта районда да журналист сирәк һөнәр, эш табуы кыен. Шуңа күрә эшен районның "Хезмәт" газетасында машинист-секретарь булып башлап җибәрде. "Синең эшең түгел дип торма, нинди эш кушсалар, шуны эшлә. Темалар табып, язарга тырыш". Минем аңа ярдәмем шул сүзләр булды. Миһербанлы, шәфкатьле, талантлы мәрхүм редакторыбыз Әхәт абый Фазылҗанов Гөлсинә Хәбибуллина (ул чакта Гарифуллина) дигән журналистны тиз күреп алды, үсәргә мөмкинлек тудырды.
Әтисез гаиләдә үскән балалар гаделсезлек белән күп очраша, үзен-үзе якларга, тешен кысып түзәргә, инде сабырлыгы калмаса, мендәре күз яшьләренә чыланып беткәнче кочаклап ятарга мәҗбүр була. Аның үскәч мескеннәрне, дөреслекне яклаучы буласы килә. Сеңлемнең усал, гадел, күпне күрүче, үзе нинди генә авыр хәлдә калса да, көчсезләрне яклап язучы, нечкә күңелле журналист булуы мине һич тә гаҗәпләндерми. Туган җиреңдә яшәп, үз түрәләреңне тәнкыйтьләп язу - бик җаваплы, кыен, рәхмәтсез хезмәт. Ләкин Гөлсинә беркайчан да дәлилсез, фактларсыз, урынга үзе барып тикшермичә язмады.
Бер колхоздагы хәлләр, андагы җитәкченең колхозчыларга түзеп тора алмаслык мөнәсәбәте, күз буяучылыгы турында район газетасында мәкаләсе басылганнан соң, көтүгә чыккан җиреннән шул колхозның чираттан тыш җыелышына алып китүләрен хәтерлим. Район җитәкчеләре никадәр якларга тырышсалар да, авыл халкы, журналист китергән фактлар алдында көчсез калып, икенче колхоз рәисе сайлап куйганнар иде. Әле яңа гына эшли башлаган япь-яшь кызның шундый дәрәҗәле җыелышта каушап калмавы мине, укытучысы буларак, бик гаҗәпләндергән иде.
Көчлеләр һәрвакыт җиңәселәренә ышана. Түрәләр белән, суд белән куркытулар да, телефоннан янап шалтыратулар да, хәтта, машиналарга төялеп килеп, үч алырга теләүчеләр дә булмады түгел. Ә барыбер рәхмәтле булучылар күбрәк.
Чөнки аның төп девизы - тирә-якны мөмкин кадәр яхшылату, гади хезмәт кешесен данлау, гаделлекне, дөреслекне яклау. Аның тырышлыгы белән күпме мескеннәр өйле, күпме ятимнәр ярдәмле булды. Район җитәкчесе белән бер округтан депутатлыкка кандидат булып катнашуы да аның тәвәккәл, кыю, көрәшче характеры турында сөйли.
30 елдан артык журналист булып эшләү дәверендә Гөлсинәбез күпме яңа темалар, яңа исемнәр ачты, кабатланмас рубрикалар тәкъдим итте. "Бәллүр каләм" белән бүләкләнүе дә иҗатының тирәнлеге, күпкырлылыгы турында сөйли. Шигърият дөньясы да аңа ят түгел, матур-матур хикәяләр дә яза. "Бәхет тәме" дигән китапның бер авторы да.
Матур юбилее көннәрендә аның турында туганым буларак түгел, читтән карап, әниләрне шулай хөрмәтләргә, кадерләргә, яратырга мөмкин икәнлегенә сокланып, башкаларга да гыйбрәт өчен язасым килде. Әниебез унсигезенче ел инде урын өстендә. Киеменә, урын-җиренә кер дә төшерми өф-өф итеп кадерли ул аны. Кайчан нинди дару, укол кирәген дә күзләренә карап белә. Аның белән киңәшләшми бер эш тә башламый. Биш вакыт намазлы әниебезнең хәер-догасы белән гомер итә. Нинди генә югары вазыйфалар тәкъдим итсәләр дә, әнине ул һәрвакыт карьерадан өстен куйды.
Тормыш иптәше Илгиз белән бер кыз һәм ул үстерә алар. Мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаган балалары бүген Казандагы югары уку йортларында белем ала.
Төпчек булып төп йортта яшәү зур җаваплылык, киң күңеллелек сорый. Аларның капка төбеннән машиналарның беткәне, өйдән туганнарның, таныш-белешләрнең өзелгәне юк. Ял, бәйрәм көннәрендә генә түгел, атнаның һәр көнендә әнинең хәлен белешергә килүчеләр бетми. Гөлсинә һәркемне ачык йөз белән каршылап, кунак итеп, күчтәнәчен төяп җибәрә. Без шундый сеңлебез булганга Аллаһы Тәгаләгә, әниебезгә бик рәхмәтле.
Гөлсинә, синең үзең өчен дә бәхет капкалары һәрвакыт ачык булсын! Сәламәт булып, балаларыгыз уңышына куанып, тигезлектә яшәгез. Яңа иҗат уңышларың белән безне сөендерүеңне көтеп, юбилеең белән тәбрикләп, барлык туганнарың исеменнән, апаң.
Редакциядән. Каләмдәшебез Гөлсинә Хәбибуллинаны түгәрәк юбилее белән котлап, "Ватаным Татарстан" газетасы редакциясе хезмәткәрләре дә изге теләкләргә кушыла. Үткен каләмең тутыкмасын, иҗат дәртең ташып торсын!
Син - гәҗиткә, гәҗит - сиңа гашыйк,
Ерак юлны якын итәсең.
Әледән-әле безне шатландырып,
Йомыш табып килеп җитәсең.
Син булганга гына шундый назлы,
Җылы җилләр исә Балтачтан.
Син төпчеге хәзер "Ватаным"ның,
Хөрмәтебез шуңа ихластан.
Котлы булсын туган көнең, диеп,
"Ватаным"а кушылып ил дәшә.
Якыннарың, дуслар янда булсын,
Бәхет, саулык булсын янәшә.
Миләүшә Гарифуллина
("Ватаным Татарстан", /№ 169, 15.11.2016/)
Нет комментариев