Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәрбия темасына. “Баламны тәрәзәдән ыргытам!..”

Бала тәрбиясе - мәңгелек тема. Баланы ничек итеп тәрбияләргә соң? Хәзер ата-аналарның күбесе "дөнья куа": баласын кешедән ким-хур булмаслык итеп киендерергә,тәмле ашатырга, сораган әйберне алып бирергә тырыша,күбрәк матди ягын кайгырта. Шул сәбәпле, аларның бала тәрбияләргә вакытлары калмый диярлек. шул булыр , ди халык мәкале. Ата-ананын шәхси үрнәге тәрбиянең нигезен тәшкил...

Бала тәрбиясе - мәңгелек тема. Баланы ничек итеп тәрбияләргә соң? Хәзер ата-аналарның күбесе "дөнья куа": баласын кешедән ким-хур булмаслык итеп киендерергә,тәмле ашатырга, сораган әйберне алып бирергә тырыша,күбрәк матди ягын кайгырта. Шул сәбәпле, аларның бала тәрбияләргә вакытлары калмый диярлек. шул булыр , ди халык мәкале. Ата-ананын шәхси үрнәге тәрбиянең нигезен тәшкил итә. Бала үсә төшкәч, гаилә тәрбиясен исә мәктәпнеке тулыландыра. Районда бала тәрбиясенә зур игътибар бирелә. Мәгариф учреждениеләре, ата-аналар белән тыгыз элемтәдә эшли. Закон сагында торучылар да әлеге мәсьәләдән читтә калмый. Әмма ничек кенә булмасын балигъ булмаган балалар тарафыннан җинаятьләр кылына. Быел районда балигъ булмаган балалар белән бәйле җинаятьләрнең кисәк кенә артуы хафага сала. Республикадагы 45 район арасында кара исемлеккә кергән 13е арасында Балтач та бар. Кайда ялгышлык киткән? Әти-әни карап бетермәгәнме, укытучылар гаеплеме, әллә инде җәмәгать оешмалары, җирлек башлыгы битарафлык күрсәткәнме? Әлеге сорауларга җавапны узган атнада балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышында эзләделәр. Районда агымдагы елда балигъ булмаганнарга карата барлыгы 38 беркетмә төзелгән: караклык, вак хулиганлык, янгын китереп чыгару, физик көч кулланып, сугышу очраклары теркәлгән. Араларында җинаять эше ачылганнары, административ җаваплылыкка тартылганнары да бар. Шаккатырганы шул, балаларның күпчелеге тәртипле дип исәпләгән гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр. ТР Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов әлеге очракларның һәрберсенә аерым тукталып, укытучыларның, авыл җирлеге башлыкларының фикерләрен тыңлады.
Утырышның икенче көн тәртибендә бер ай элек аздан гына зур трагедиягә әверелми калган гадәттән тыш хәл хакында сөйләштеләр. Район үзәк хастаханәсенең балалар дәвалау бүлегендә дәвалану узучы бер ана телефон аша ирен күкрәк баласын тәрәзәдән ыргытам, дип куркыта. Бары тиешле органнарның оператив эшләве нәтиҗәсендә генә күңелсез хәл булмый кала. Утырышта әлеге вакыйга белән бәйле фактлар җентекләп тикшерелде.
ТР Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов балаларның иминлеген яклау өчен һәр субъектка контрольне ныгытырга кирәклеген искәртте. Мәктәпләрдә психологлар штатын яңадан торгызырга кирәклегенә басым ясады. Бу юнәлештә җәмәгать тәрбиячеләренең дә мөһимлеге ассызыкланды. Әмма нинди генә эш алып барылса да, баланың төп тәрбияне гаиләдә алуын танырга кирәк. Шуңа күрә дә гаиләләр белән элемтә, гаилә мөнәсәбәтләре институты булдыру, предприятие-оешмаларда алар белән ныклап торып эшләү кирәк. Утырышта төп әһәмият шуңа бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250