Тәрхән авылында балачак эзләре
Авылларның язмышын кеше язмышы белән чагыштыру бик дөрес тә түгелдер. Шулай да уртак охшашлык табарга мөмкиндер.
"Кемнәр безнең якыннарыбыз? Болар шулар: бүген дә безгә кемнәр кадерле, кемнәр белән ерак балачакта бик дуслар идек, кемнәр белән тормыш сукмагыннан алга таба да бергәләп атладык. Иң якын кешеләрнең берсе - Мансур, безнең икенче буын туганыбыз. Без аның белән бала чакта, җәй айларын авылда бергәләп үткәргәндә дуслаштык.
Тәрхән - безнең әниебезнең туган авылы. Нөнәгәрдән күченгән кешеләр нигез салган кечкенә генә авыл. Тәрхән авылы соңрак барлыкка килә, ул вакытта инде әниебез Кәшифә бу яклардан киткән була. Ләкин кечкенә вакытыбызда без нәкъ менә Тәрханны әнинең туган авылы дип уйлый идек. Без бу авылны шулкадәр яраттык. Җәйгә бабай һәм әби янына кунакка кайта һәм аларның олы уллары - Җәләлетдин (аны әле Җәләй дип тә атыйлар иде) гаиләсендә яши идек. Бабабыз башлык булган әлеге гаилә искиткеч иде.
Җамали карт (аны тирә-якта шулай дип атыйлар иде) үзенчәлекле шәхес иде. Тумыштан лидер, үзенең кечкенә "дәүләтенең", ягъни гаиләсенең хуҗалык эшчәнлеге белән бик оста идарә итә иде. Кечкенә буйлы, әмма нык бәдәнле. Ул бер нәрсәне дә күз уңыннан ычкындырмый иде. Үзенә нәрсә дә булса ошамавын ул гел бер сүз - "Дошма-ан!", аның телендә "Тәртипсезлек" дигәнне аңлатучы сүз белән белдерә иде. Аннан барысы да бераз куркалар һәм әлбәттә буйсыналар иде. Нәкъ менә аңардан аның улы Җәләлетдин (Мансурның әтисе) һәм кызы Кәшифә (безнең әниебез) бетмәс энергия, характер ныклыгы, эш сөючәнлек, идарә итә белү таланты алганнар да инде.
Тәрхәнга без 40нчы елларга кадәр 10 ел дәвамында һәр җәй саен диярлек килә идек. Зөмәррәнең яшьтәше Мансур - Җәләлетдин абыйның олы улы. Җәләлетдин абыйның 5 баласы: Гайшә, Мансур, Шәүкәт, Наил һәм төпчекләре Зәмзәмия иде. Зәмзәмияне Зөмәррәгә еш карарга туры килде: ул аның киемнәрен Арборка елгасында юды, ишегалдында ике тәгәрмәчле арбада йөртте ("бала арбасы"), уйнады.
Ул вакытлар турында искә төшергәндә һәрвакыт авылның гүзәл табигате күз алдыбызга килә. Әни әтиебез Рәхимнең: "Җирдә оҗмах булса, ул Тәрхәндер" дигәнен әйтә торган иде. Чыннан да, бу авыл оҗмахның бер почмагы иде! Җепкә тезгән гәрәбәдәй 20ләп йорт урамның бер ягыннан, кура җиләкле, чия-алмалы җиләк-җимеш бакчалары урамның икенче ягыннан сузылган иде. Боларның барысыннан аска таба болын җәелә, анда ат абзары һәм текә ярдан аста вак балыкларга бай елга. Авыл балалары белән бергә нинди генә "ятьмәләр" белән балык сөзми иде. Балыкларны җепкә тезеп, горур кыяфәт белән өйгә алып кайтып, табада кыздыра идек. Һай, нинди тәмле була иде.
Авыл балалары көне буе диярлек хуҗалык эшләре белән мәшгуль иделәр. Безгә дә, Казан кунаклары дип тормыйлар, эш өя иделәр. Өлгергән игенне җыю тәмамлангач, балаларны бер рәткә бастырып, җирдә калган башакларны җыеп йөрү, аннары аны колхозга тапшыру истә калган.
Өй хуҗабикәсе Мәхүпҗамал апа кушуы буенча без еш кына елгага төшә һәм кышка сыерга ашарга дип, текә ярга түшәлеп үскән эт эчәгесен җыя идек. Зурларга булышыр өчен, тау астындагы чишмәдән су алып менеп, өйдәге һәм мунчадагы савытларны тутырып куя торган идек.
Малайлар төнгә еш кына елга буендагы болынлыкка атларны сакларга чыга иделәр. Берсендә Зөмәррәне дә үзебез белән алдык. Җамали карт "оныкларына" ул төнне тау астында үткәрергә туры килде. Тау исә Ар урманы янында урнашкан. Әлеге урман турында күп кенә куркыныч хәлләр сөйли иделәр: имеш, анда I Бөтендөнья сугышыннан ук яшеренеп ятучы һәм кешеләрне талаучы качкыннар яши. Шуңа күрә без әлеге урманга бармый идек, курка идек. Хәзер инде бу көлке тоела, ул вакытта сугышлар беткәнгә дә дистә еллар вакыт үткән иде бит инде!
Шулай учак янында ботакларның януын карап, чикерткәләрнең сайравын тыңлап һәм еракта күләгәләре генә күренүче атларны күзәтеп утырып, таң аттырганыбызны сизми дә калабыз. Эх бу җәйнең кыска төннәре!
Равил һәм Җәләевларның балалары җәй буе аралашалар иде. Алар бергә эшлиләр һәм уйныйлар иде. Еш кына аларга Зөмәррә дә кушыла иде. Бер җәйне без Казаннан фотоаппарат алып кайттык. Шул фотоаппарат белән җәй буе мәш килдек, барлык туганнарны, хәтта күршеләрне дә фотога төшерә идек. Мунчада кечкенә генә лаборатория дә ясаган идек әле.
Беркөнне малайлар Зөмәррәдән көләргә булалар: кызны иярсез бик ябык, яшь атка утырталар һәм аңа чыбыркы белән сугалар. Ат авылдан чабып чыгып китә һәм озак вакытлар "җайдак"ны болыннар буенча йөртә. Малайлар аны көлеп каршы алсалар да, кызга бер дә көлке булмый.
Печән тарттыру вакыйгасы бәйрәм була торган иде. Анда бөтен авыл халкы катнаша һәм ул көнне без дә болынга барып, эшчеләрне фотога төшерә торган идек.
...Сугыш безне Мансурдан озак вакытка аерып торды. Ләкин Җиңүдән соң ул Казанда торып калды, Зөмәррәнең каенанасы Фатима апада яшәде. Шунда ул үзенең булачак хатыны Разияны очрата, аның белән 60 елга якын гомер кичерә, ике бала үстерә - Рәшид һәм Рәмзия.
Язманы Гөлфинә Кәлимуллина тапшырды,
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев