Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Туктатыгыз әле автобусны” гади һәм гадәти генә кунаклар килмәде безгә

Августның беренче көннәрендә Казан каласында Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды булып узды.

Анда Татарстан Республикасыннан, Россия Федерациясенең 73 төбәгеннән һәм 41 чит илдән 811 делегат һәм 207 кунак катнашты.

Узган шимбәдә конгресс вәкилләре Бөтендөнья татар хатын-кызларының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова җитәкчелегендә безнең районда да булдылар.

Дөньяның төрле илләреннән җыелган 100гә якын милләттәшебез Балтач җиренә аяк басуга табигатебезнең гүзәллегенә, йортларның төзеклегенә соклануларын белдерде. Мәдәният үзәге каршында оештырылган тантаналы каршы алулар, җырлы-биюле чыгышлар, ипи-тоздан, чәк-чәктән авыз итү, Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллинның кыскача район белән таныштыруы, үз чыгышында "татарның уты да, суы да, газы да бар, атларны да ул хәзер чабыш өчен генә тота" дип әйтүе яшәешебезнең муллыгын, бөтенлеген чагылдырды. Көннең мәгънәле, мавыктыргыч үтәчәген делегатлар шунда ук күңел түрләренә салып куйганнар иде инде. Район буенча сәяхәткә кузгалганда йөзләрендәге шатлык билгеләре шуңа ишарәләде.

Район үзәк мәчетендә кунакларны имам-хатыйб Рамил Бикбаев каршы алды, мәчет, яңа төзелгән мәдрәсә белән таныштырды, райондагы дини эшчәнлек хакында сөйләде. "Халыклар дуслыгы" музеенда булганнарның күзләрендә яшь, музей директоры Гарифҗан Галиевка карата күңелләрендә соклану һәм хөрмәт чаткылары сизелде. Туксан яшьлек ил агасының, Бөек Ватан сугышы ветеранының "Хәтерләгез әле, дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларын" дип, тарих төпкелләрен кузгатып сүз башлавы күңел кылларына тиде. Музейның экспонатларга бай, зәвыклылыгы, пөхтәлеге делегатларда бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды. Чепьяга барышлый бер кунагыбызның кинәт, "Автобусны туктатыгыз әле...", дип әйтүе өнне алды... Экскурсовод кыз шундук, "Ни булды сезгә, хәлегез киттеме?" дип сорады." Юк, - ди кунагыбыз җәйрәп яткан иген басуына һәм дә шунда урып-сугып йөрүче комбайнга исе-акылы китеп. - Күптән инде комбайн күргәнем юк, якыннанрак карыйм әле".

Бу вакыйга бик күпләрне кырларны тутырып йөргән комбайнлы балачагына алып кайткандыр... Рәсәйгә хас күренеш булып та, әмма бездә бер генә ташландык җирләрнең булмавы да җәлеп итте делегатларны. Кайтышлый "Сабантуй" ял паркына сугылдылар, биредәге шартлар да әсир итте, хәтта мәйдан уртасындагы кыек баганага менеп караучысы да табылды.

Чираттагы тукталыш бистәнең 5нче номерлы балалар бакчасында булды. Сабыйлар кунакларны җырлы-биюле чыгышлар белән каршы алды. Балалар бакчасы белән танышканнан соң, кунаклар райондагы мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрнең, заманча татар мохитендә, югары дәрәҗәдә эшләвенә куануларын яшермәделәр. Аннан соң бакчадан ерак түгел генә урнашкан "Балтач" спорткомплексына керделәр, бирегә йөрүче балаларның күнекмәләр белән шөгыльләнүләрен күзәттеләр. Чит төбәкләрдән килгән милләттәшләребез районда спортка зур игътибар бирелүне алга китеш дип бәяләде, район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллинга да бер-бер артлы сораулар яуды.

Районыбыз тарихында алтын хәрефләр белән уелып калырлык истәлекле көн азагында, Бөтендөнья татар конгрессы делегатларын үзәк ашханәдә милли бәйрәм табыны артында кунак иттеләр. Биредә районның мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән концерт тәкъдим ителде. Шулай ук кунак булып килгән милләттәшләребез арасында да татар телендә җыр башкаручылар булды.
Татар мохитенә, татар җырына сусаганлыклары шунда да ачык чагылды. Һәр чыгышны, һәр теләкне кайнар алкышларга күмде делегация кунаклары. Үзара аралашып, танышып, тәэсирләр уртаклашып, күңелле итеп бәйрәм иттеләр һәм ихлас рәхмәтләрен белдереп, горурлык хисләре белән башкалабыз Казанга юл алдылар.

Әлеге сәяхәт якты хатирәләр белән бергә күңелле вакыйгаларга да бай булды. Алга таба бирегә килгән делегатлар арасында райондашларыбызның да туганнары булуын, Казан юлындагы әфганчылар һәйкәлен узганда Әфганстаннан килгән вәкилнең моңа битараф калмавын, язучы Габдрахман Әпсәләмовның беренче укытучысы Балтачныкы икәнлеген бәян итүче әфәнде һәм башкалар турында да язарбыз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250