Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туй үпкәсез булмый, әмма... (фото)

Балтач Сабантуенда да башка җирлекләрдәге кебек үк бәйрәм кунаклары чүлмәк вату, көянтә белән су ташу, таяк тарту, капчык киеп йөгерү, аркан тарту кебек бәйгеләрдә үзләрен сыный алды.

Тик күңелдә төер калдырганы балалар өчен махсус оештырылган уеннарда бүләкләрнең җитмәве булды. Туй үпкәсез булмый, әмма... Ел да кабатланган бу күренештән әти-әниләр бер дә канәгать түгел.

- Балаларыбыз ел буе көткән Сабантуенда бүләксез калсыннар әле, башка сыймаслык хәл. Ярышларга кереп, үз чиратларын көтеп, инде чираты җитте дигәндә генә бүләк бетте дип уеннан чыгарып җибәрүләренә ничек йөрәк авырмасын, күз яшьләрен тыя алмаган балага аңлатып кара син?! - диләр алар.

Ярышлар вакытында шәхсән үземнең ничә мәртәбәләр уеннарны оештыручы социаль яклау бүлеге хезмәткәрләренә ризасызлык белдерүләрен ишеткәнем булды. Әмма ул кызларның ни гаебе бар, алар бары уеннарны оештыручылар гына. Сабантуйны оештыру комиссиясенә бу хакта ныклап уйлап, алдагы елларда берәр чарасын күрәсе иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250