Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тып-тын калган... Пор-Көтәш (+фоторепортаж)

Урта Көшкәт авыл советы 1919 елның башында оешкан. Беренче җитәкчеләре турында мәгълүмат сакланмаган.

1922 елда рәис булып Николай Степанов, секретарь булып Иван Семенов эшләгән. Шул ук чорда Пор-Көтәш һәм Сала Көшкәт авылларында да аерым авыл Советлары оешкан. Авыл Советларын эреләндерүнең беренче кампаниясе булган 1927 елда бу авыл Советлары берләштерелгән һәм Пор-Көтәш авыл Советы хасил иткән. 1939 елда авыл Советының исеме Урта Көшкәт авыл Советы дип үзгәртелгән, әмма соңрак аның үзәге Түнтәргә күчкән. Шушы чордан ул бернинди административ үзгәрешләрсез яши.

Авыл Советы сәламәт көнкүреш нормаларын тормышка ашыру, мәдәният учакларының эшен заманча оештыру, авылларны төзекләндерү кебек үз заманының актуаль юнәлешләрендә күп күркәм инициативалар белән эшли.

Куе наратлы тау астында, челтерәп аккан инеш буена урнашкан Пор-Көтәш авылы яныннан узган саен колач җәеп каршы ала, хәерле юл теләп озатып кала кебек тоела ул миңа.

Олы юл икегә бүлгән әлеге авылның үткәне, бүгенгесе, киләчәге белән күптәннән кызыксынсам да, ничектер кичектерелә килде, шушы көннәрдә исә Пор-Көтәш авылы белән якыннан танышу насыйп булды. Заманында Кузьма байның тире цехы белән дан тоткан, башлангыч мәктәбе, клубы, кибете гөрләп эшләгән авыл бүген үле бер тынлык белән яшәп ята. Ярый әле бер җыелып сөйләшер, дөнья яңалыклары белән бүлешер, очрашып хәл белешер өчен шәхси эшмәкәрнең кибете эшли. Без килгәндә урамда беркем дә юк иде, шуңа да авылның яшәү үзәге булган кибеткә юнәлдек. Биредә Иске Көшкәттән Пор-Көтәшкә килен булып килгән, колхозның данлыклы сыер савучы булган Нина Алексееваны очраттык. Гомере буе колхозда эшләп, алдынгы шофер, озак еллар ферма мөдире булып эшләгән Михаил Тимофеевичның хатыны булып чыкты ул. Удмуртларга хас кунакчыллык белән өйләренә дәште. Без кайтканда Михаил дәдәй каралты-кура арасында мәш килә иде. Киләсе елга 80ен тутыра дип һич кенә дә әйтмәссең. Нинди максатлар белән Пор-Көтәшкә килүемне әйткәч, Михаил Тимофеевич бик хуплап каршы алды.

- Күп авыллардагы кебек яшьләр авылда калмый. Заманында гөрләп торган авыл әкренләп сүнә бара. Әле ярый фермалар эшләп тора. Авылның эшче көчләре барысы да шунда хезмәт куя. Рамил Әнәсович җитәкче булып килгәч, тормышлар икенче борылыш алды. Печән-саламын, ашлыгын бирә, гозер белән керсәң кире бормый, - ди Михаил дәдәй.

Бер карасаң, авыл артык начар да яшәми кебек, урамнарны акрынлап үзара салым акчасына төзекләндерә башлаганнар, яңа йортлар җиткерүчеләр дә бар, ташландык йортлар да күзгә ташланмады, өйләргә кадәр китерелгән чишмә суын да бик мактадылар. Мәктәп укучыларын, балалар бакчасына йөрүче сабыйларны Урта Көшкәткә автобус йөртә икән. Әмма социаль объектлар булмавы үзен бик сиздерә, шәфкать туташының берничә авылга бер генә булуы да бик читен, өлкән кешенең сәламәтлеге көнләп түгел, минутлап үзгәрә шул, диләр пор-көтәшлеләр. Алар инде зурга да өмет итми, һич югы җыелыр өчен бер бина турында хыяллана.

- Җыелышын, концертын үткәрер өчен бер урын булса, бик шат булыр идек. Кузьма байның йорты да ташландык хәлдә ята, нинди тарихи объект, югыйсә. Ничек тә ремонт ясатасы иде шуңа. Элек бит шунда белем алдык, кичәләр оештырдык, бергә җыелып китаплар укыдык. Гөрләп эшләгән райпо кибете дә бүген мескен хәлдә утыра, - диләр Алексеевлар.

Изге максат, матур хыяллар белән яши алар. Ә иң мөһиме - тормыштан зарланмый, кемнедер гаепләп, төшенкелеккә бирелми, тулы канлы тормыш, хезмәт белән яши пор-көтәшлеләр.
Гомерләре буе туган колхозларында алны-ялны белми хезмәт куйган Нина һәм Михаил Алексеевлар авылның киләчәге өчен бик борчыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250