Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тыйнак һәм кешелекле ул – Субаш “Макаренко”сы

60 яшен тутыруга карамастан, яшьләрчә җитез хәрәкәтле, озын-төз гәүдәле, күзләрендә яшәү очкыннары балкып торган бу мөлаем кешегә карыйсың да, сокланып куясың.

Никадәр зур язмыш сынауларын узып та тормышка, яшәүгә булган омтылышын, киләчәккә өметләрен сүндермәгән, ничәмә-ничә буынны тәрбияләп тә күңел җылысын саектырмаган, кешеләргә һаман әйтер сүзе, бүлешердәй тәҗрибәсе булган тыйнак, гади кеше үзе турында купшы сүзләр сөйләгәнне яратып бетерми, тик аның тормыш сәхифәләрен дулкынланмый гына актару мөмкин түгел.

Әхмәт Фаяз улы 1956 елда Сосна Пүчинкәсендә дөньяга килә. Субаш сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесында укый. 1976 елда кулына диплом ала һәм Урта Көшкәт мәктәбендә технология укытучысы булып эшли башлый. Җәмәгать эшләрен дә алып барырга туры килә. Колхозда партоешма секретаре, пропагандист булып эшләгәндә ышандыру көченә ия булган, көчле ораторлык сәләте ачыла. Шул вакыттан туры сүзле, вәгъдәле һәм кешелекле булганы өчен авыл халкы да ярата аны.

Читтән торып Алабуга педагогика институтының политехника бүлегендә белем ала. Үзенә тиң ярны Әхмәт 1982 елда Субаш урта мәктәбенә эшкә килгәч очрата. Чая укытучы Гөлирәне сайлап, гаилә корып җибәрә. Бүген аларның бердәнбер уллары Ленар, әти-әнисе юлыннан китеп, Субаш төп мәктәбендә технология фәне укыта.

"Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз" дигән халык мәкален Әхмәт Фаяз улы оста теория һәм практик күнекмәләр белән ныгытып барып, тирә-юньгә дан тоткан Субаш "Макаренко"сына әверелде. Чөнки үзе һөнәр остасы укучыларның күңелен яулап, кызыксынуларын күреп, теләсә-нәрсәдән могҗиза ясарга өйрәткән оста педагог ул.

Районның иң алдынгы укытучыларының берсе булган, "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" исемен горур йөртүче Әхмәт Фаяз улының педагогик стажы да 40 ел. Балаларны күп төрле һөнәр күнекмәләренә өйрәтә алган мактаулы укытучы мәктәптә "Оста куллар" түгәрәген дә алып барды. Бу түгәрәкнең эшчәнлеген "Яңа гасыр" каналында, "Яшьләр тукталышы", "Тамчы", "Шөгыль» исемле телевизион тапшыруларда еш күрсәттеләр. Эш остаханәсендә һәр әйбер, макетның үз тарихы бар. Әхмәт Фаязов та һәрберсе янында тукталып, нәрсәдер исенә төшергәндәй, аларга озак карап тора, кулына алырдайларын алып әйләндергәли, аннары елмаеп һәрберсе турында сөйли...

Төрле конкурслар лауреты Әхмәт Фаязовның укучыларга хезмәт тәрбиясе һәм профориентация бирүдәге күпкырлы эшчәнлеге Субаш мәктәбенә дан китерә. Аның укучылары ясаган әйберләр яшь техникларның республика күргәзмәләренә ел саен куела һәм призлы урыннарга лаек була. Олимпиада буенча укучылары Бөтенрәсәй олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары.

Бу акыллы кешегә укучылар гына түгел, укытучылар да тартыла. Мәктәпнең тынгысыз җаны, иҗади рухы, чал тарихы булып арабызда эшләгән Әхмәт Фаязов гадилеге, эчкерсезлеге һәм гаделлеге белән бөтен яктан үрнәк булып тора.


Сания Габитова,
Югары Субаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев