Төзелешләр барганда тормыш та алга атлый
Ел ахыры тәмамланырга да санаулы көннәр калып бара. Хәзер инде нәтиҗәләр чыгарып, алдагы елга максатлар алыр вакытта та җитте.
“Дуслык” җәмгыяте турында чираттагы язмабызда әлеге хуҗалыкның үткәндәгесен барлап, быелгы уңышлары турында сөйләшеп, киләсе елга булган планнарын ачыклап китәрбез.
Төзүчелектә 35 ел
Нинди генә хуҗалыкның да эш башында төзелеш эшләре тора. Төзелешләр алып барылмаса игенчелек өчен җаваплы ындыр табагы да булмас, фермалар булмаса терлекчелек тармагы да эшли алмас иде. “Дуслык”та бу өлкәгә җаваплы кеше – Айрат Мөхәммәтшин. Үз эшен биш бармагыдай белә ул, чөнки 35 еллык стажының һәрбер көнен төзелеш материаллары арасында үткәрә. 1985 елдан шушы юнәлештә максатчан эш алып баручы төзүче 7 җитәкче белән эшләргә өлгергән. “Институтны бетереп кайтканнан бирле әлеге хуҗалыкта төзүче инженер эшен алып барам, техникага заправка да ясыйм, газ өчен дә җаваплы кеше әле мин”, дип елмаеп сүзен башлады әңгәмәдәшем. “Эшкә кайткан вакытта хуҗалык белән Наил Гарифуллин җитәкчелек итә иде. Бу нәкъ менә колхозлар аерылган вакытлар иде. Иң беренче уртак хезмәтләребезнең берсе – 200 башлык сыер абзарын төзетү. Аннан соң тактадан сарайлар эшләнде, гомумән, барлык авыл фермаларына да игътибар арта башлады. 3 абзарның тулаем стеналары сүтелеп бетеп яңа баштан реконструкция башкарылды. Бозаулату торагы, таналар абзарлары төзелде. Бетонлап яңа баз салынды. Алардан тыш тракторлар һәм машиналар өчен җылытылган гаражлар төзелде. Хәниф Бариев кыска гына вакыт аралыгында эшләп алса да, шулай ук төзелеш, терлекчелек тармагын үстерүдә зур көч кертте. Ул җәйге лагерь төзетә башлаган иде. Савым өлеше эшләнеп беткән иде инде, тик ул китү белән бу эш тә тукталды. Әхмәт Шәрипов эшләгән чорда җимерек хәлдәге бер абзар ремонтланып, 100 баш бозау сыйдырышлы абзар итеп эшләнде. Рамил Гыйльмуллин шулай ук төзелеш эшендә максатчан эш алып барды. Ул эшләгән елларда фермалар төзелде, траншеялар эшләнде”, дип һәрбер җитәкче белән эшләгән чорын искә алып чыкты Айрат әфәнде. Ә бит җитәкчеләр саны аз түгел, төрле елларда биредә Наил Гарифуллин, Мирвәт Галимов, Хәниф Бариев, Әхмәт Шәрипов, Руслан Шәймәрданов, Рамил Гыйльмуллин җитәкчелек иткән. Исеме дә инде берничә тапкыр үзгәрешләр кичергән “Дружба”, “Түнтәр”, “Дуслык”...
Максатлары бар, планнары әзер
2018 елдан хуҗалык белән Николай Колоколов җитәкчелек итә башлады. Аңарчы ул “Түнтәр” һәм “Искра” колхозлары берләшкәннән соң “Дуслык” итеп үзгәртелгән хуҗалыкның “Искра” ягында идарәче булып озак еллар эшләде. Рамил Әнәсович белән аңлашып, бер юнәлештә максатчан эш алып бардылар. Инде бу хуҗалыкка җитәкче итеп билгеләнгәч тә Николай Григорьевич тагын да тырышып эшли башлый. Хуҗалык белән җитәкчелек итү, төзелеш эшләрен алып бару юнәлешендә ул үз фикерен дә белдереп узды: “Ике якны да (“Искра” ягын да кертеп әйтүе җитәкченең – З.Ф.) тигез үстерү, һәр авылда җитештерү биналары булдыру төп максатыбыз булып тора. Бүгенге көндә Түнтәр авылында 450 баш терлеккә исәпләнгән ферма төзелеше төгәлләнеп килә. Ул мөгезле эре терлекне симертү комплексы булачак. 15-20 көннән анда малларны кертергә дә исәплибез инде”.
Николай Григорьевичның җитәкче булып эшли башлаганына да ике ел вакыт узган. Әлеге чорда эшләнгән эшләре күзгә күренеп кенә калмый, саннарда да чагыла. Узган елга әйләнеп кайтсак, ике силос чокыры төзегәннәр һәм азык цехы эшләгәннәр. Быел биредә зур өч силос чокыры эшләнде. Аның берсенә арпаны, икенчесенә кукурузны сыттырып урнаштырдылар, өченчесенә силос салдылар. Урта Көшкәт авылында бозаулар өчен уртадан түбәсе ябулы җәйге карда ясаганнар. Чәчү комплексы һәм чәчкечләр куяр өчен каплаулы склад төзегәннәр.
Гаражларының түбәләре алышынган, пластик тәрәзәләр куелган. Ындыр табагында “Польская” сушилкасы төзекләндерелгән. Ә инде алдагы елга планнары зурдан – үзәкләштерелгән сыер саву фермасы төзергә уйлыйлар. Моны иң беренче чиратта кадрларга кытлык булганга да максатлары итеп алганнар. “Тотрыксыз заманда яшибез, бәяләр көн дә үзгәреп тора. Шуңа да планнарны хуҗалыкның кеременә карап төзибез. Төзелештән кала техника да аласы, башка юнәлешләрне үстерәсе дә бар бит”, дип киләчәккә планнары белән бүлеште Айрат Мөхәммәтшин. (Дәвамы бар)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев