Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укучыларыбыз зары

Яңа ел кичендә бик суык булды. Кешеләр Балтачтагы паркка килделәр дә киттеләр, килделәр дә киттеләр. Ә полиция хезмәткәрләре башыннан ахырына кадәр шунда кизү торды, тәртип саклады.

Төн уртасына кадәр туңып-өшеп бетеп, халыкның иминлеген кайгырткан тәртип сакчылары турында начар фикерләр ишетелмәсен иде. Алайса кем ничек булдыра ала, шулай хурлый башлады. Хезмәтләре җиңел түгел, бик авыр. Ирем шунда эшләгәнгә күрә язам шул. Зәмһәрир суыкта ачы теллеләрнең кайсысы басып торыр иде икән?.. Я, сайлап карасын полиция һөнәрен, белер тәмен... Бөтен кешене дә бер калыпка салырга ярамый.
(тугры хатын)

* * *

Бу район больницасы белән күргәннәр… Бабай какшады, кан анализын бирергә баргач, үзенең участок табибына чиратка язылып кайткан. Медсестрасы шулай кушкан, язам, фәлән көнне килерсең, дигән. 8.20 сәгатькә язган иде. Соңга каласың бит инде, әйдә, бар, дип өйдән куалап ук чыгардык. Башта ук барырга көчкә күндергән идек инде үзен. Больницасы якын булса да, җәяүләп барып җитәргә дә кирәк бит. Вакытында керсә, 9лар тулып киткәч кайтып та җитәр дип, чәен дә, ашын да җылытып куйдым. Көтәм, бабаем юк. Борчыла ук башладым. Кайтып керде берзаман, 12ләр тулып киткәч... Бактың исә көч-хәл белән 11.20 дә кергән бабаем. Минем чират фәләндә иде, үзегез яздыгыз бит дип әйтеп карыйм, юк, үзләренекен кабул итеп тик утыралар, ди. Әле кем диген, сезгә гел мактап яза торганы... Ул мактанчыклардан рәхмәт хаты белдергән өчен акчаны күбрәк сорагыз. Лорга языласың, шундук керәсең, күз табибы язылмыйча башук та кабул итми... менә кемнәрне мактарга кирәк...үзеңнең ВОП табибың бит әле...Бабай бик дулады, ашамады да, эчмәде дә, гарьләнеп кайткан. Бүтән бармыйм, ди. Кан басымы күтәрелде... Үзе дә күрсәтте, без дә күрдек. Менә больница нишләтте. (Бабайның әбисе).
P.S. Кемгә кайда начар караш, сүзең булса, әйт, йөрәгеңдә калдырма... Бер генә хезмәт иясенең дә клиентына, пациентына, кулланучысына дорфалык күрсәтергә хакы юк. Үзгәрмәсәләр, үзгәртербез... Видеофрагментлар да җибәрә аласыз. (BaltasiRed2005@yandex.ru, яисә "Вконтакте" социаль челтәрендәге шәхси битләребезгә яза аласыз)


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250