Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укытучым — остазым

Кеше тормышында кабатланмый торган мизгелләр була.

Бигрәк тә ул истәлекле вакыйгалар, бәйрәмнәр белән күңелдә кала. «Укытучы һәм остаз» елы уңаеннан Норма мәдәният йортында ямьле май аенда оештырылган «Рәхмәтлемен сиңа, укытучым!» дип аталган кичә дә бүгенгедәй күз алдында тора, күңелләрдә кабат яңара.

Әлеге кичәгә җыелуның төп сәбәбе — Норма урта мәктәбендә озак еллар рус теле һәм әдәбияты укытучысы, укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләп, лаеклы ялга чыккан мәгариф ветераны Фәридә Фәрит кызы Мөҗипованың 65 яшьлек юбилее һәм Норма мәктәбендә эшләп, район мәгариф тарихында үзләреннән якты эз калдырган мөгаллимнәрне олылау иде.

Әйе, Норма урта мәктәбе 100 еллык чал тарихы булган олы гыйлем йорты. Биредә кемнәр генә хезмәт куймаган да, кемнәр генә белем алып, тормышта үз юлын тапмаган?! Хәзерге көндә олы юл буендагы балкып торучы маһабәт мәктәп бинасына Фирдәвес Бари улы Бариев нигез салган һәм озак еллар җитәкчелек иткән. Аның турындагы истәлекләр яңарганда Фәридә Фәрит кызы: «Фирдәвес абый Бариев минем өчен укытучым да, остазым да булды, мин моның белән, чын мәгънәсендә, бик горурланам. Шулай ук өлкән буын укытучыларым — Флёра апа Бариева, Флёра апа Кәлимуллина, Галия апа Гарифуллина, Галия апа Булатова, Сания апа һәм Асия апа Сөләймановалар, Рамазан абый һәм Гайфи абый Хәбибуллиннар, Мәэмүнә апа Гарипова һәм әлбәттә инде, әтием Фәрит Кәлимуллин кебек мәгариф тарихында легендаларга тиң остазлар. Алардан соң да кулга-кул тотынышып эшләгән, педагогик эшчәнлектә үрнәк булган тәҗрибәле хезмәттәшләрем Рәкыйп абый Галиев, Гөлсем апа Миңнебаева, Гөлчәчәк апа Галиева, Нурия апа Абдрахманова, Равилә апа Әшрәфҗанова, Рүзилә апа Әхмәдуллина, Мансура апа Ганиева, Резеда апа Билалова, Розалия апа Гыйльметдинова янәшәсендә хезмәт юлымны дәвам иттем. Шул ук вакытта алдынгы карашлы, яңалыкка, камиллеккә омтылучы педагоглар Гөлүзә Нәсыйхова, Гөлшат Шалаева, Гөлназ Фәйзрахманова, Гөлсинә Зәкиева, Рәмзия Кәлимуллина, Рәмзия Һадиева һәм башкалар да безнең эшчәнлектә төп терәк, нык ышанычлы хезмәттәшләр булды. Алардан күп нәрсәгә өйрәнергә, тәҗрибә тупларга тырыштым», — ди үзе дә сайлаган язмышына тугры калып, гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мөгаллимә.

Җитәкчеләр, хезмәттәшләре, мәктәп коллективы, укучылары, һәм әлбәттә инде гаиләсе, туганнары, дуслары, хөрмәт итеп килгән авылдашлары да бар иде. Әлеге мөхтәрәм шәхесләр һәркайсы сәхнәгә күтәрелеп, укытучылар турында якты истәлекләрен барладылар, юбилярга багышлап ихлас теләкләрен җиткерделәр.

Фәридә Фәрит кызы 1958 елның 8 апрелендә Норма авылында олы бала булып, бәхетле, тату Кәлимуллиннар гаиләсендә дөньяга килә. 1965—1973нче елларда туган авылда сигезьеллык мәктәптә белем ала, 1973–1977 елларда Арча педагогия училищесында укытучылыкка укый. Училище тәмамлап кына кайткан яшь белгечне Бөрбаш Сәрдегәне авылы мәктәбенә балалар укытырга билгелиләр. «Берүзем генә эшләргә туры килде. Үзем — директор да, үзем — завхоз да, үзем — укытучы да... Бер гаиләдә фатирда торып эшләдем. Биредә бер генә ел эшләргә туры килсә дә, Бөрбаш Сәрдегәне минем өчен чын тәҗрибә мәктәбе булды. Ә 1978 елдан хезмәт юлымны Норма мәктәбендә көчле, тырыш, үз эшләренә чын күңелдән бирелгән остазларым да хезмәт куйган яңа коллективта дәвам иттем. 1979–1984 елларда читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамладым», — дип искә ала Фәридә Фәрит кызы.

Фәридә Фәрит кызы Мөҗипованың педагогик стажы — 36 ел! Шул дәвердә башлангыч сыйныфларда да эшли, урта һәм югары сыйныфларда рус теле һәм әдәбияты укыта, 16 ел директор урынбасары кебек бик җаваплы вазыйфаны да башкара. Тынгысыз, авыр, мактаулы хезмәтенең эш нәтиҗәләре буенча район, республика грамоталарына ия була, III дәрәҗә Дан ордены һәм «Хезмәттәге казанышлар өчен» билгесе белән бүләкләнә. 2013нче елдан лаеклы ялга чыга. «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исемгә лаек була. Лаеклы ялга чыгу белән ул кабаттан җәмәгать эшләренә кереп «чума». Аның турында киңкырлы шәхес дияргә була. Фәридә ханым 2018 елдан Норма авыл җирлегенең хатын-кызлар советы рәисе итеп билгеләнә һәм шушы җирлектәге «Ак калфак» татар хатын-кызлары берләшмәсе җитәкчесе вазыйфасын да аңа ышанып тапшыралар.

Мөҗиповларның гаилә тарихы 1981 елның 1нче маенда башлана. Күрше егете Васил белән гаилә коралар. Быел бергә тормыш итә башлауларына 42 ел булган.

«Гаиләбез бик матур. Бүгенге бөтен тормышым өчен безне таза-сау, тәрбияле, белемле итеп үстергәннәре өчен әти-әниебезгә чиксез рәхмәтлемен. Тормыш иптәшем Васил белән Нияз һәм Булат исемле ике ул тәрбияләп үстердек. Икесе дә гаилә корып, матур яшиләр, 5 оныгыбыз бар дип куанып йөри идек, шушы көннәрдә алтынчы оныгыбыз — олы улыбыз Нияз гаиләсендә өченче сабыйлары — кызлары туды. 5 малай оныктан соң көтеп алган тансык кызчык булды ул гаиләбез өчен», — ди үзе күптән инде дәү булган Фәридә ханым. Бүгенге көндә үзе әле дә 86 яшьлек әнисе — Лена апа өчен кадерле бала. Шушы бәхет озын гомерле булсын иде! Әтисе — Фәрит ага Кәлимуллин гына 90 яшьлеген тутырып, 2020 елда гүр иясе булды. Искә алуыбыз аның рухына дога булып барып ирешсен. Амин!

Кичә шулай якты истәлек-ләрне барлау, матур хәтирәләр, укытучы тормышының тынгысызлыгы хакындагы кызыклы вакыйгаларны искә алу белән җыр-моңнарга, биюләргә һәм котлауларга үрелеп дәвам итте. Укытучы дигән олы исемгә дан җырланды! Юбилярны котларга чыккан укучыларның рәхмәт сүзләре, мөгаен, хөрмәтнең иң олысы булгандыр. Киләчәктә дә язмышын укытучы һөнәре белән бәйләүчеләргә бу абруйлы дәрәҗәне саклап һәм яклап хезмәт итәргә язсын.
* * *

Фәридә ханымның тормышы бик күпләргә үрнәк булырлык! Гомер юлымда шушындый киң кырлы, олы йөрәкле, гүзәл шәхесләр очравына мин бик рәхмәтле. Үзем дә Норма урта мәктәбен 2000 елда тәмамладым. Беренче укытучым — Фәридә Рамазан кызы Сабирҗанова хәреф танырга, укырга-язарга өйрәтте, белем һәм тәрбия бирде. Күптән түгел ул да үзенең 70 яшьлеген билгеләп үтте. Ә 5 сыйныфтан Фәридә Мөҗипова кабул итеп алды. Ул бездә мәктәпне тәмамлаганчы рус теле һәм әдәбияты да укытты. Бүгенге көндә остазларым, укытучыларым Норма авылында яшиләр. Аларның үрнәгендә мин дә Казан дәүләт педагогия университетын тәмамлап, Балтач гимназиясендә хезмәт куям. Хәзерге вакытта Фәридә Фәрит кызы укыткан һәм тәрбияләгән укучыларның 18е үзләре дә аның юлын дәвам итеп, төрле төбәкләрдә алдынгы укытучылар һәм тәрбиячеләр. Без тормышта ниндидер уңышларга ирешкәнбез икән, без укытучыларыбызга, остазларыбызга бурычлы һәм рәхмәтле!

Ясминә Шәмсетдинова
Норма урта мәктәбенең 2000 елгы чыгарылыш укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучым