Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Ул заманда техникалар санаулы гына иде»

Озак еллар юллар идарәсендә баш инженер булып эшләгән Рафис Әүхәдиев коллективта чын остаз.

Еллар, юллар... үткәнгә дә, киләчәккә дә алып китә алар. Утыз биш елга якын хезмәт елларын юлларга багышлаган Рафис абый Әүхәдиевның шул юл урталарына басып үткәннәргә күз салганы, киләчәккә юл алганы бар микән?! Юктыр, андый уйланулар аңа булган вакытын сарыф итү белән бердер, хәер, артык уйланып утырырга вакыты да юк, инде 2020 нче елда лаеклы ялга чыккан хөрмәтле юлчыбыз әле дә сафта. Малмыж районында ком чыгару карьерында хезмәт куя. Дистә еллар буе туплаган тәҗрибәсе, авыр чорлар аша үтеп алган чыныгулары, кешеләр белән эшли белүе аңа җитәкчелек тарафыннан тапшырылган йөкләмәне җиренә җиткереп башкарып чыгарга ярдәм итә.

Шулай да үткәннәргә кайтып ала, туган авылы Таузары, әнисе Әминә, әтисе Раузит сагындыра. Шушы ямьле Таузар авылында 1959 елда дөньяга килә Рафис абый. Әтисе Калинин колхозының алдынгы шоферы, комбайнчысы була, әнисе мәктәптә җыештыра, соңга таба икесе дә мебель фабрикасында эшлиләр. Гаиләдә дүрт бала — ике малай, ике кыз. Иң олысы — Рафис абый үзе. Таузар мәктәбендә белем алгачтын, укуын Карадуган сигезьеллык мәктәбендә дәвам итә, урта мәктәпне Кенә урта мәктәбендә тәмамлый. Аннан Казан төзүче инженерлар институтының автомобиль юллары һәм аэродромнар бүлегенә барып керә. 1982 елда укуын тәмамлый, кемнәрдер юллама белән Советлар Союзының төрле почмакларына китәләр, ә Рафис Әүхәдиев туган ягы Балтачны сайлый. «Әй сине, кем инде авылга кайта», — дип битәрлиләр аны, ләкин уңган егет бәхетен ямьле туган якларында таба. «Киткәннәр кире кайтып беттеләр инде», — дип елмая хәзер Рафис абый. Эшкә ул чактагы райондагы юллар участогы җитәкчесе Мөхәммәт Гатиятуллин кул астына кайтып керә. Һәм менә ничә еллар узгач та ул Мөхәммәт Хәбибулловичның җитәкчелек итү сыйфатларын югары бәяләп телгә ала, үтә дә тырыш кеше, аңа алмашка һәрчак үзе кебекләр, булсын дип йөрүчеләр килде, ди. Рафис Әүхәдиев башта гади инженер булса, аннан өлкән инженер вазифасына күтәрелә. Илдус Шиһабетдинов, Рәшит Ильясов кул астында фидакарь хезмәт юллары үтә.

— Ул чакта без эшләгән оешма Татавтодорның Балтач районы буенча юлларны ремонтлау һәм төзү участогы дип йөртелде, — дип сөйли Рафис абый. — Язгы кыр эшләре тәмамлануга юлларны төзекләндерү буенча ике айлык игълан ителә иде. «Натуральная обработка» дип йөрттеләр аны, колхоз, оешмаларны да җәлеп иттеләр. Ул чакта техникасы да күп түгел иде бит аның, берничә ДТ, Т- 40 тракторлары, тагын Газик... калган техниканы җитәкчеләрнең үзләренә эзләп табарга туры килә. Ике айга гына сыешып бетеп булмый иде, чөнки кайдадыр иске юлларны ремонтласак, икенче бер урында яңаларын күтәрә идек. Ул чакта асфальт кул астында гына түгел, шуңа вак таш белән түшәдек. Берничә ел үтүгә Норма тау башында асфальтзавод төзеп, аны эшләтеп җибәрә алдык. Иске җиһазлардан иде, махсус эзләп таптык әле аларны, җыеп-монтажлап куйдык, әйбәт кенә эшләп китте. Хәзерге вакытта замана таләпләренә туры килә торган яңа завод төзелде. 

Республикада Юл фонды оешканнан соң, юл төзелешендә бик зур үзгәрешләр башлана. Ул чакта 30-35ләп кеше район юлларын кайгыртуда эшли, хәзер исә оешмада 250 тирәсе хезмәткәр бар. 

Рафис Әүхәдиевны бүгенге көннең бәхетле кешесе дип әйтеп була. Яраткан эшендә хөрмәт итәләр, бергә эшләгән замандашлары — мастер Газинур Ибраһимов, ПТО (җитештерү-техник бүлеге) җитәкчесе Илһам Әюпов (Илһам абый шулай ук сафта әле), баш бухгалтер Язилә Хөсәенова, механик Зөфәр Хәсәнов һәм башкалар белән аралашып яши, бертуган энекәше белән сеңлекәшләре исән-сау, абыйларын бик хөрмәт итәләр, горурланалар. Бакыйлыкка күчкән әти-әнисенең хәер-догасы Рафис абыйга, аның гаиләсенә ярдәм итә торгандыр, чөнки Рафис абый хәләл җефете Люция ханым белән өч балага гомер биреп, өчесен дә укытып, игелекле хезмәтләргә фатиха биргәннәр. Олы кызлары Айгөл хәзерге вакытта Төркиядә яши, хастаханәләрнең берсендә тәрҗемәче булып эшли. Уртанчысы Гөлнар Мәскәү каласында невропатолог булып эшли, уллары Марат Татарстанның Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгында хезмәт куя. Әлегә Гөлнар гына кияүдә, олы кызы белән улына да гаиләле булып, тигез, матур тормышларда яшәүләр насыйп булсын.

Рафис абыйны киләчәккә карап та фикер йөртә дидек, әйе, бу чыннан да шулай, бүгенге көндә Балтачта гомер кичерсә дә, туып-үскән Таузарын онытмый. Нинди генә иганәчелек ярдәме кирәк булмасын, булышырга әзер тора. Карадуган җирлеге башлыгы Шамил Низамиев та «андый ярдәмчел авылдашларыбыз белән атлаган саен горурланам мин», ди. Тик менә Рафис абый үзе генә кылган яхшылыкларын санарга яратмый булып чыкты, нигә инде ул, ди, игелек кыл да суга сал, дигәннәр бит борынгылар.

Яхшы, аныңча булсын, ә менә юл хезмәтчәннәренә багышлап әйткән изге теләкләрен язмый калу мөмкин түгел:

— Районыбызның юл хезмәтенә өлеше кергән барлык ветераннарны, хәзерге вакытта биредә тырыш хезмәт куючыларны чын күңелдән Юлчылар көне белән тәбрик итәм, — ди Рафис Әүхәдиев. — Һәрбарчасына да исәнлек-саулык, тазалык-байлык телим. Иң мөһиме, елларыбыз тыныч булсын, махсус хәрби операциядәге егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Яңгырда, карда, буранда, эссе челләдә дә — юллар безнеке, юлчыларныкы, җир йөзендә яшәүче һәркемне уңай юллар белән тәэмин итү әлеге һөнәрне сайлаган иптәшләрнең төп бурычы. Юллар безне ташламасын, без юлларны ташламыйк, гел алга барыйк, киләсе буыннарга матур, рәхәт киләчәк калдырыйк.

Хезмәт ветераны, Татарстанның атказанган төзүчесе Рафис Әүхәдиевның үзенә дә тормышында, хезмәтендә гел уңышлар гына юлдаш булсын дип телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рафис Әүхәдиев