Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ун бала әнисез калды

Хөкем карары әлегә үз көченә кермәгән.

 Башкортстанның Зианчура районында өч хатынның гомерен өзгән юл-транспорт һәлакәте буенча кичә, 31 октябрьдә, хөкем карары чыгарылды. Исегезгә төшерәбез: быел апрельдә Ямашлы сусаклагычында хатын-кызлар утырган автомобиль суга төшеп капланды. Йөртүче генә исән калды, 3 пассажирның гомере өзелде.   Бу дүрт хатын да коллегалар булалар, урындагы кафеда пешекче булып эшлиләр. Фаҗига буласы көнне алар туган көн бәйрәм итәләр һәм бәйрәмне Ямашлы сусаклагычы ярында дәвам итәргә булалар. Ләкин йөртүче идарәне югалта һәм машина суга барып төшә.   ВАЗ руле артында утырган 48 яшьлек  хатынның салмыш булуы ачыклана. 10 бала: мәрхүм 53 яшьлек хатынның – 5, 36 яшьлегенең – 2 һәм 49 яшьлегенең 3 баласы ятим калды. Йөртүче хатынның да 2 баласы бар.   Авариядән соң гаепләнүче йорт арестында була. Судта ул гаебен таныган. Аны 6 елга гомум режимлы колониягә хөкем иткәннәр. Хөкем карары әлегә үз көченә кермәгән.  

чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=38749

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев