Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Унҗиденең салкын җәе яки сагындырды кояш та...

2010 елдан алып, алты ел буе җәйләребез күккә карап, болыт көтеп үтте. Кечкенә генә болыт кисәге күрсәк тә, өметләндек, теләдек, ялвардык.

Баш өстендә көйдергән, бар нәрсәне рәхимсез куырган кояшны, 35-40 градуслы җәйләрне һич кенә дә сагынмабыз кебек иде. Тик яңгыр да тамчысына да сөенерлек чакта гына кадерле ахрысы.
Ул чакта да без корылыктан көйгәндә, кайларныдыр су басты, тоташ яңгыр койды. Быел исә бездә яңгыр, шул ук вакытта сусызлыктан интеккән, корылык аркасында янгыннардан җәфа күргән урыннар бар. Тигезләүче без түгел шул... Безгә исә сабыр гына күнәргә, өлешебезгә туры килгән шартларга яраклашырга, югалып калмаска, нәрсәдер эшләргә, тырышырга гына кала. Табигать безгә кемнең өстен, кемнең җиңүче икәнен аңлата килә шул.

Кышка фаразлары туры килмәсә дә, синоптикларның да, сынамышлар белән шөгыльләнүчеләрнең дә җәйгә юраганы юш килде. Җәй салкын һәм яңгырлы булачак дигәннәр иде. Бу сүзләргә, билгеле, беребез дә ышанмады: өч көнлек һава торышын дөрес әйтә белмәгән башлары белән диештек. Тик менә инде җәйнең беренче яртысы үтеп бара, аяз, җылы, кояшлы көннәр иртә яздан бүгенгәчә бармак белән генә санарлык булды. Юк, һич кенә дә зарланып әйтүем түгел: яңгырлы җәйнең дә үз матурлыгы, үз рәхәтлеге, үз өстенлекләре бар ләбаса! Бар табигать ямь- яшел, саф һава, ни чебен, ни кигәвен, ни безелдек черкиләр юк, җиләк-җимеш, яшелчәләргә дә су сибәсе түгел, салкынча дип тормый, чәчәкләр дә үз вакытында сөендерә, гөмбә дә күп, җиләк тә өлгерә... Тик җәйгә планлаштырылган эшләр генә чират көтә, бәрәңге төпләре дә бер кат ерган белән калды, чүп утарга, колорадо коңгызларына (ә аларга шактый килеште бу һава торышы) агу сиптерергә дә бакчаларга кереп булмый, беренче кат печәнен җыеп алмый калучылар да... бар.

Быелгы җәй Сабантуйларга да үз төзәтмәләрен кертте. Ярый әле авылларда (бер көн алдан аяк киенгәннәргә бигрәк тә килеште - җәйнең иң матур дигән бик сирәк көннәренең берсе туры килде) ярым яңгырлы көннәрдә булса да үткәреп калдылар. Кемнәрдер аны да килештермәде - плюс өчен генә шундый көнне үткәрделәр диделәр. Һәрнәрсәдән чишелеш таба белгән оптимистлар исә бу бәйрәмнәрдән рәхәтлек алдык. Социаль челтәрләрне шундый бер Сабантуйдан төшерелгән видео "шартлатты": яңгыр ява дип таралышмый, бәйрәмне дәвам иткән, мәйдан тирәли түгәрәкләп тезелгән машиналарга утырып тамаша кылган, җырчылар, алып баручылар белән машина сигналлары, утлары белән "аралашкан" бу мизгелләр, бәлки башка кабатланмас та - мәңге онытылмаслык бәйрәм булып исләрендә калыр.

Район Сабантуен да ике мәртәбә (шәт, соңгы күчерү булыр дип көтәбез) күчерергә туры килде. Татарстанда игълан ителгән матәм көне, яңгыр сәбәпле күчерүләрне дә аңламаучылар табылды... - Табигатьнең үзе төсле, бигрәк каршылыклы инде үзебез.

Авыл кешесенә, игенчегә, мөгаен, бер генә җәйне дә тыныч үткәрергә язмагандыр. Бар яшәеше табигать шартлары, аның белән гармониягә бәйле шул. Һәм, никадәр теләсәк тә, бернине дә үзгәртә алмыйбыз. Без дүрткүзләп көткәндә нинди шәп болытлардан да бер тамчы яңгыр бөртеге таммый үтеп китә иде, ә быел кулъяулык кадәрле, "юклы-барлы", болыт дисәң, хәтере калырлык болыттан да чиләкләп коя. Шәһәр кешесе урамнарны су баса дип зарланса (бу да зур борчу-мәшәкать, билгеле), күпкә киткәч, яңгыр авыл кешесенең җанына ук ява башлый... Печәнсез, бәрәңгесез калмаммы, ашлыклар өлгерерме, барысы да череп юкка чыкмасмы, җыярга көне булырмы дип, вәсвәсәләнә ул. Әби-бабае да, эшләүчесе дә, җитәкчесе дә шулай кайгыра. Үзе өчен генә түгел, күзенә карап торган терлеге өчен дә җаваплы шул ул...

Кырга чыгардай көне булса, җир җимертеп, көнне-төнгә ялгап эшләргә әзер, юкса, игенче-механизаторларыбыз. Ярдәмгә куәтле заманча техникаларыбыз да бар. Һич югы, бераз гына мөмкинлек кирәк. Югаласы югалгандыр, бәлки быелгы хәзерләгән терлек азыкларыбыз туклыклылык ягыннан башка елгылардан бераз кайтышрак булыр, әмма әле барысы да югалып бетмәде дип ышаныйк. Ни генә булса да, үзебездән торган кадәресен эшләргә, көненә-сәгатенә карап, чаралар күрергә туры киләчәк. Хәер, әйтәсе юк, игенчеләр дә, белгечләр дә, җитәкчеләр дә аңлый моны. Алар инде болай да Сабантуй көткән чабыш аты кебек.

...Илдә булса, келәттә дә була, кешеләр дә, маллар да ач калмый. Мәхрүм итмә, Раббым!

PS. Ниһаять, синоптиклар вәгъдә иткән җылы, аяз көннәр килде бугай... Сабыйлар бәхетенә алар нәүмизләнеп көткән Сабантуйны исән-имин үткәрергә, җир өсләренә бирелгән муллыкны кешеләр, малкайлар бәхетенә исән-сау җыеп алырга насыйп булса иде. Сагындыра икән кояш та...
Фото: matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250