Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Унике ялгыз әти бала тәрбияли

Гаиләләр белән эшли торган бүлекчә кечкенә саналса да, аларның эшләре бихисап күп.

Яшәү нормаларыннан читләшү сәбәпле исәптә торучы гаиләләр белән беррәттән күпбалалы гаиләләр, ялгыз бала тәрбияләүче әтиләр, әниләр дә алар карамагында. Әле шушы көннәрдә исәптә торучы гаиләләргә барып, аларның тормышлары белән янә кызыксынып кайттылар, булган проблемаларын җитәкчелек белән берлектә өйрәнеп, хәл итәргә тырышалар. Менә, мәсәлән, бер авылда өч балалы гаилә һаман да җир участогы алалмый йөри. Ачыклый башлагач, эшнең ярты юлда калганлыгы билгеле була. Әлеге рейдтан соң боз кузгалган һәм бу гаилә озакламый җирле булыр дип ышаныйк. «Юлдан язган гаиләләр дип карарга ярамый, тиеш икән, алсыннар, тиеш түгел икән, юк. Нәрсәгә дә булса өметләнеп яшәргә, ни дә булса эшләргә тырышалар икән, аларга булышырга гына кирәк, минемчә», дигән фикердә Алсу Гатиятуллина. Балаларны яклау көне уңаеннан районда оешкан Әтиләр союзы һәм аның җитәкчесе Булат Зыятдинов ярдәме белән «Сабантуй» ял паркында әтиләр белән берлектә бәйрәм оештырганнар. Безнең районда унике ялгыз әти исәптә тора, арада бала ялындагы әтиләр дә бар. Әлеге бәйрәмдә аларның барысына да күчтәнәч тулы пакетлар өләшенде. Бәйрәмдә актив катнашкан гаиләләрне социаль яклау бүлеге Казанга зоопаркка һәм циркка алып барган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач социаль яклау бүлеге