Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урын өстендә ятучыга ярдәм кирәк...

Түшәктән торгызасың да, кайсы якка борасың килә

Районның Социаль яклау бүлеге авыр хәлдә калучы райондашларыбызга төрле яклап ярдәм итәргә тырыша. Физик мөмкинлекләре чикле иптәшләргә, урын өстендә калган ялгызларга гел ярдәм итү юлларын эзли. Гаять файдалы эшләр башкарыла биредә. Инвалидларны чәч кисү, кул эшләре белән шөгыльләнергә, тегәргә һәм башка хезмәтләргә өйрәтүдән кала, урын өстендә ятучыларны тәрбияләргә өйрәтү буенча әсбаплар белән җиһазландырылган махсус бүлмә булдырылган. Биредә тәрбия кылучыларны чакыртып укулар оештыралар, өйрәтү эшләре башкаралар, уңайлы җайланмалар белән таныштыралар. Урын өстендә ятучыны утыртырга туры килсә, аркасына терәк куя торган җайланма бик уңайлы, сырхауны да, тәрбияләүчене дә күпмедер кыенлыктан арындыра ул. Борып утыртырга туры килсә, бу очракта да уңайлы әсбап каралган, түгәрәк әйләнгеч җайланмага җайлаштырып, түшәктән торгызасың да, кайсы якка борасың килә, җайланма сырхауга шул якка җиңел генә борылырга ярдәм итә. Чәчен юар өчен түгәрәк, йомшак табак формасында җайланма булдырылган, аны куеп, яткан килеш тә сырхауны юындырырга була. Олы һәм кече йомышларын башкару өчен дә җайланмалар каралган. Бу хезмәтләрнең барысына да биредә шәфкать туташы булып эшләүче Гөлшат Абдуллина өйрәтә. Чакыручылар булса, өйләргә барып өйрәтергә дә әзер ул. Кемнәрнең өйләрендә урын өстендә ятучы якыннары бар, социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итеп, киңәшләр алырга мөмкин. Элемтәгә керү өчен телефон: 2-43-78.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев