Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үз кешебез, мөхтәрәм шәхесебез!

Шеңшеңәр авылында гомер кичерүче Наил Мөхәммәтгалиевның шушы көннәрдә күркәм юбилее.

Хөрмәтле Наил Мөхәммәтгалиевич! Сезне ихлас күңелдән күркәм юбилеегыз белән тәбрик итәбез, Сезгә гомерләрнең иң озынын, сәламәтлекнең иң ныгын, бәхет-шатлыкларның иң олысын телибез!

Наил Мөхәммәтгалиев 1948 елның 6 июнендә Шеңшеңәр авылында дөньяга килә.1963 елда Смәел сигезьеллык мәктәбен тәмамлый һәм туган авылының «Маяк» колхозында эшли башлый. Аңа йөк төяүче, атлы йөк ташучы, урман кисүче, ферма терлекләренә азык өләшүче, колхоз амбарларында машинист булырга һәм башка эшләрне башкарырга туры килә. Кичләрен Смәел авылындагы кичке мәктәпкә йөреп, 1965 елда урта белем ала. Шул ук елда Шеңшеңәрдә кичке мәктәп ачып, авыл яшьләрен укыта башлый. 1965 елның башыннан колхозның комсомол оешмасын җитәкли. 1967-1969 елларда Совет армиясендә хезмәт итә, шунда КПСС сафларына кабул ителә. Армия хезмәтеннән кайткач, бер елдан артык колхоз рәисе урынбасары булып эшли.
1970-1975 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетында укып, инженер-механик белгечлеге ала. «Маяк» колхозының баш инженеры була, Чепья Сельхозтехникасы берләшмәсендә управляющий, Балтач Сельхозтехника берләшмәсе управляющиеның беренче урынбасары булып эшли.

1979 елның көзендә Наил Мөхәммәтгалиевны авылдашлары «Маяк» колхозының рәисе итеп сайлыйлар. Һәм ул 21 ел дәвамында шушы зур хуҗалыкны җитәкли. Кешеләргә игътибарлылыгы, аларның гозерләрен һәрвакыт хәл итәргә омтылышы, хуҗалык итү механизмының бөтен нечкәлекләрен белүе һәр мәсьәләгә иҗади якын килеп, киң колач белән алына белүе аңа бу катлау-лы хуҗалыкта иң авыр елларда да тотрыклы матди-икътисадый нигезне сакларга һәм үстерергә мөмкинлек бирде. Бу чорда хуҗалыкта күп производство объектлары, социаль-мәдәни объектлардан «Батыр» спорткомплексы, урта һәм башлангыч мәктәп һәм башкалар төзелеп сафка басты.

Наил Мөхәммәтгалиев 2000 елның гыйнвареннан район хакимияте башлыгы урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә. Күпмәртәбәләр район һәм авыл Совете депутаты итеп сайланды. 1988 елда колхозчыларның дүртенче Бөтенсоюз съездында делегат булып катнашты. Фидакарь хезмәтләре өчен 1987 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде. 1992 елда Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Мөхтәрәм остазыбыз, киңәшчебез, җәмгыятебезнең киләчәгенә якты эз салган ветераныбыз! Сез узган гомер юлы — бәрәкәтле, хезмәт елларыгыз үрнәк итеп алырлык. Тормышның төбеннән, тирәннән күтәрелгән кеше сез, шуңа да туган җиргә мөнәсәбәтегез, кешеләргә карата хөрмәтегез сокланырлык. Галимнәргә тиң аң-зиһен, көчле фикерләү сәләтегез, кыскасы, һәр хезмәтне теориягә нигезләнеп гамәли тәртиптә оештырып алып бара белүегез сезне хезмәт баскычлары буйлап күтәрде, кайда гына эшләсәгез дә, нинди генә кәнәфиләр биләсәгез дә, сез һәрчак безнең җәмгыятебезнең үз чорындагы гади эшчесе-инженеры-партоешма секретаре-рәис урынбасары һәм әлбәттә инде, «Маяк» колхозы рәисе булып калдыгыз! Һәрчак үз кешебез булганыгыз өчен зур рәхмәт Сезгә!

Алга таба да гомер юлыгыз тын гына, матур гына аккан агымсулардай тыныч, күркәм, бәрәкәтле, мул, шатлык-куанычларга бай булсын! Саулык-сәламәтлек Сезне мәңге ташламасын! Тормыш иптәшегез Рәмзия ханым белән иңне-иңгә куеп, бәхетле гомер юлларыннан үтүегезне алга таба да дәвам итегез! Балаларыгызның, оныкларыгызның игелек-ләрен күреп яшәгез!

Сезгә булган кадер-хөрмәтебез,
Ихтирам һәм изге теләкләр,
Сезнең белән горурланып яшәү, —
Бездән сезгә ихлас бүләкләр!

Иң изге теләкләр белән, «Маяк» җәмгыяте идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев