Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзебезнең татар рухын сакларга иде...(фото)

Азат ага бу сүзләрен чыгышларында даими рәвештә кабатлый иде.

БАРЫ КӨЧЛЕ РУХЛЫ, ҮЗЕНЕҢ МИЛЛИЛЕГЕН, МӘДӘНИЯТЕН, МӘГАРИФЕН САКЛАГАН МИЛЛӘТНЕҢ ГЕНӘ КИЛӘЧӘГЕ БАР, ДИП, БАР ТАТАР ДӨНЬЯСЫНА ЧАҢ СУКТЫ, ИҖТИМАГЫЙ ӨЛКӘДӘ БАРЛЫК КӨЧЕН ШУШЫ ТАТАРЛЫКНЫ САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРДЕ. КЕЧКЕНӘ АВЫЛДАН ЧЫККАН ТАТАР МАЛАЕНА ШУНЫҢ КАДӘР АЧЫК ЗИҺЕН, КОЛАЧЛАП БУЛМАСЛЫК ГЫЙЛЕМ, ДИСТӘ КЕШЕГӘ ҖИТӘРЛЕК БАТЫРЛЫК ҺӘМ ТӘВӘККӘЛЛЕК НӘКЪ МЕНӘ ҮЗ МИЛЛӘТЕН КҮТӘРҮ, АНЫ ДАНЛАУ, ТАНЫТУ ӨЧЕН БИРЕЛГӘНДЕР.

Зыятдинов Азат Шәймулла улы 1939 елның 20 гыйнварында Таузар авылында туа. Казан авиация институтын тәмамлаган, Мәскәүдә аспирантурада укып, зур фәнни дәрәҗәләргә ирешкән шәхес. Түбән Кама шәһәрендә хезмәт юлын гади мастердан башлап, «Нижнекамскнефтехим» берләшмәсенең фәнни-технологик үзәк директорына кадәр күтәрелә, химия өлкәсендә әйдәп баручы белгеч-җитәкче була. Ул бу шәһәрдә татарларны туплау, аның үзаңын үстерү, татар телен, мәдәниятен саклап калу буенча гаять зур тырышлык куйды. Техник фәннәр докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты булып үзенең фән өлкәсендәге уңышлары белән республикабызның икътисады үсешенә гаять зур өлеш кертте. Татарстан Республикасының атказанган химигы, Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданы исемнәре аның хезмәтенең лаеклы бәяләү билгесе. Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт премиясенә дә лаек булды якташыбы. Татарстан Республикасы Югары Советының ике чакырылышында депутат булып сайланды. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты булуы гына да үзе ни тора. Кызганыч, 2017 елның 24 сентябрендә якташыбызның йөрәге тибүдән туктады.

Татар рухы әле авылда бар, авылларны яшәтергә, аларның киләчәгенә битараф булмаска иде, дип чакырды якташыбыз. Туган авылы Таузарда башлангыч мәктәпне саклап калу, мәдәният учагын, балалар бакчасын, башлангыч мәктәбен туплап, яңа биналы итү мәсьәләсен Татарстан Республикасы Югары Советы утырышы югарылыгында күтәреп чыкты, республика җитәкчелеген моңа инандырды. 2014 елда Таузарда бу үзәкнең тантаналы төстә ачылышы булды. Бүгенге көндә монда ике укучы белем ала, җиде бала тәрбияләнә. Агымдагы елның 21 февраль көнендә бу бинада атаклы якташыбыз хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды. Бу чарада Азат аганың тормыш иптәше Сания ханым, кызы Гөлнара, улы Нариман, якыннары, авылдашлары, укучылар катнашты. Чыгыш ясаучылар Азат әфәнденең татар җанлы, милли җанлы, нечкә шигъри күңелле шәхес икәнен ассызыкладылар. Галим якташларының тырышлыгын юкка чыгармау өчен бинаны буш тотмау, балаларны туплау буенча чаралар күрергә кирәклеге турында да чыгышларда әйтелде. Әйе, бу өлкәдә кирәкле адымнар ясалса, үзәк үзенең эшен яңа уңышлар белән сөендерсә, бу бөек татар зыялысының рухына кылган иң зур дога булыр иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көчле рухлы кеше