Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

УЗИга баргач, табиб монда өч бала, диде. Телсез калдым...

Өч бала үстерү өчен, сабырлык, янәшәңдәгеләрнең аңлый белүе кирәк.

Куныр авылында яшәүче Гөлназ һәм Илнар  Шакирҗановларның игезәк улларына 4 яшь инде. Кызлары Нәзилә, уллары Ильяс янына тагын бер бала алып кайтырга ниятли алар. Аллаһы Тәгалә исә өч ул белән сөендерә.

— УЗИга баргач, табиб монда өч бала, диде. Телсез калдым. Ул, тагын юкмы икән, карыйк әле, ди. Шушылары җитәр, дигәнем генә истә. Табиб яныннан чыккач, иремә бу хәбәрне авыз ачып әйтә алмый интектем. Өч бармагымны күрсәтеп тик торам. Аңламый гына бит, ул да телсез калды. Хәзер менә уйлап куям: бигрәк каушаганбыз инде. Бәхет бит ул — сабыйлар, — дип сөйли Гөлназ.

— Хәзер мин шулкадәр сөенәм. Бу балалар бөтенләй башка төрле. Белмим, миңа гына шулай тоеладырмы, олы сабыйларым белән чагыштырып карыйм да алар бердәмрәк булып күренәләр. Шул бердәмлекнең көчен белсәгез иде. Берсе авырып, калган икесен бакчага илтәм икән, өйдә калганы тегеләрне юксына башлый. Аерым тора алмыйлар. Бер-берсен яклыйлар. Сүз дә әйтеп булмый. Бик тә туган җанлы булып үсәләр.

Табиб беренче УЗИ узганда малайларның нык ябышып, әниләренең карынында берегеп ятуларына игътибар итә. Әле 4 кенә яшь булса да, эш ярата икән алар.

— Каенатам гына исән түгел. Шушы малайларга карыйм да, их, әти исән булса, нишләп бетәр иделәр икән, дим. Мәш килерләр иде. Бабалары гына иртә китте шул. Шөкер, әниебез бар. Улларыбыз барыбызны да ярата. Аларның сөйләшүләре дә башка инде. Әтием, әнием, абыем, апам, дип кенә торалар. Кечкенәдән ныклы тәрбия дә кирәк. Әни ничек өйрәтсә, балалар шундый була дип уйлым. Улларым болыннан чәчәк җыеп, йөгереп яныма кайтуга, гөлләмәне икегә аерам да, әбиләренә бүләк иттерәм. Белеп үссеннәр, — ди Гөлназ.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Өч бала үстерү өчен, сабырлык, янәшәңдәгеләрнең аңлый белүе кирәк. Өч баланы тар фатирда үстереп булмас иде. Алар өчен йорт яхшы. Ул сабыйларга иркенлек кирәк. Мин өч бәби тапкач, өзлектем, дип әйтә алмыйм. Киресенчә, шушы малайлардан соң яшәреп киткәндәй булдым. Чәчләрем кабат үсте, тырнакларым ныгыды. Үземне бик яхшы хис иттем. Бала карауны авыр эш итеп кабул итмик. Алар яратуны аңлый. Әнә, үскәннәре сизелми дә. Инде киләчәктә үзебезгә игелекле сабыйлар үстерсәк иде. Аллаһы Тәгалә биш баламның да гомерен, сәламәтлеген бирсен!

Фото гаилә архивыннан

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

6

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9