Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ватан-Ана була бер генә (фото)

Рәсәйнең матур җирендә урнашкан Татарстан — безнең ватаныбыз, туган җиребез, торган җиребез. Аны саклау-яклау, яшәтү-яшәртү — безнең бурычыбыз. Республика көне уңаеннан узган чаралар да үзалдыбызда торган әлеге бурычларны үтәү белән бәйле.

25 август көнне Казан КремлендәТатарстан Республикасының иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Мәҗлес Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән үткәрелде.

Татарстанда инде унынчы тапкыр үткәрелүче әлеге чарада райондашларыбыз, Түбән Субаш авылында яшәүче Гүзәлия һәм Фагыйл Гайнетдиновлар да катнашып кайтты. Алар 35 ел парлы тормышта яшәп, дүрт ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызганыч, 2022 елда икенче уллары Рафил махсус хәрби операциядә һәлак булды.

Рөстәм Миңнеханов, кабул итүдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп: "Бүгенге кабул итүгә төрле һөнәр һәм тармакларның хезмәт династияләре чакырылган. Сез шәхси үрнәгегез белән илебезнең лаеклы гражданнарын тәрбиялисез. Уллары махсус хәрби операциядә катнашкан гаиләләргә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сез улларыгызны чын геройлар — тугры һәм батыр патриотлар итеп тәрбияләгәнсез. Һичшиксез, үз Ватанына, үз халкына мәхәббәт һәм тугрылык гаиләдә тәрбияләнә«,— диде Татарстан Рәисе.

— Бу чара безгә бик ошады, безне — республиканың 50 гаиләсен бик зурлап хөрмәт иттеләр, һәрбер гаилә турында бик матур итеп таныштырдылар, һәммәбезгә дә бүләкләр, тормыш иптәшләребезгә чәчкәләр бүләк иттеләр. 29 август көнне районыбызда Владимир Путинның Рәхмәт хатын тапшырдылар, ул улыбызга юлланган булган, кызганыч, үзе генә күрми калды, — дип хис-кичерешләре белән бүлеште Фагыйл Гайнетдинов. 

Республика көне уңаеннан, «Ватан сакчылары» һәйкәлендә махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә ачылган стелланың тантаналы чарасы вакытында Гайнетдиновлар гаиләсенә олуг, ләкин шул ук вакытта әти белән әнинең күңел ярасын яңарта торган бүләк тапшырылып үтте. 2022 елның 25 июлендә Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Югары Башкомандующие Владимир Владимирович Путин хәрби бурычын үрнәк итеп үтәгәне һәм казанышлары өчен өлкән лейтенант Рафил Фагыйл улы Гайнетдиновка Рәхмәтен белдерде. Рафил Фагыйл улы һәлак булуы сәбәпле, Владимир Владимировичның РӘХМӘТе — әтисе Фагыйл Фәләхетдин улына тапшырылды. 

Киек казлар очты күкләргә. Балтач бистәсенең «Ватан сакчылары» паркында махсус хәрби операциягә багышланган стела ачылды. Тантанада район башлыгы Рамил Нотфуллин, депутатыбыз Камил Ногаев, Җөмһүриятебезнең Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, ватан өчен башын салган егетләребезнең әти-әниләре, мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре, районыбыз җитәкчеләре, мәктәп укучылары һәм башка иптәшләр катнашты. 

Хезмәт алдынгысын ил зурлый. Бәйрәм чаралары «Сабантуй» ял паркында райондашларыбызга дәүләт бүләкләре тапшыру мизгелләре белән дәвам итте. Рәсемдә — «Сосна» җәмгыяте сыер савучысы, республиканың атказанган терлекчесе Нурания Нәҗипова (уртада). 

Танып булмаслык үзгәреш. Урта Көшкәт авылы мәдәният йорты капиталь ремонттан соң кулланылышка тапшырылды. Төзекләндерү эшләре «Мәдәният йортларын төзекләндерү» программасы кысаларында тормышка ашырылды һәм аны «Строймастер» оешмасы хезмәткәрләре башкарып чыкты. Мәдәният йорты сәхнәсе урта көшкәтлеләрнең җыр-моңнарыннан моңарчы да гөрләп торды, ачылыш көнне тагын да дер селкенде, алга таба да шулай җыр-биюне юлдаш итеп яшәргә язсын.

Ат ярышы — яраткан бәйге. «Сабантуй» ял паркы янындагы мәйданда узган традицион ат спорты ярышлары да Республика көне уңаеннан үткәрелде. Ярышлар ике яшьлек атлар, ярымтокымлы айгырлар һәм бияләр, гарәп атлары, чиста токымлы чабышкылар арасында узды. Алар 1200 — 1800 метр аралыктагы дистанцияләрдә көч сынашты. Иң җитез атларга һәм аларның җайдакларына район башлыгы Рамил Нотфуллин дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Бәйгедә барлыгы 28 ат катнашты.

Әлеге чараларны үз эченә алган 29 август көнне «Геройлар ярышы» дигән спорт бәйгесе дә узды, анда район территориясендә эшчәнлек алып баручы оешма-преприятие хезмәткәрләре дә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ватан-ана