Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Волонтерлар чираттагы гуманитар ярдәмне илтә китте

Гуманитар йөк белән килгән УАЗ машинасы хәрби операция зонасындагы егетләргә калачак

Кичә Балтачыбызның ПОМОЩЬ СВО#своих не бросаем волонтерлар штабыннан исәп буенча 16нчы тапкыр гуманитар ярдәм юлга кузгалды.

Иртәнге сәгатьләрдә үк волонтерлар штабтан мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләр өчен исемле посылкаларны, азык-төлек, кондитер ризыклары, запас частьләр, тимер мичләр, шәмнәр, розжиг, коры душлар, медикаментлар, шәхси гигиена чаралары, җылы кием, егетләрнең соравы буенча әзерләнгән кирәк-яракларны өстәмә прицеплар куелган 5 Газель һәм 1 УАЗ машинасына төяделәр.

Мондый зур күләмдә гуманитар ярдәмне беренче алып баруыбыз. Яңа ел алдыннан хәрби операциядәге райондашларыбызга туган яктан алып килгән күчтәнәчләр белән яңа ел кәефе, көч бирәсебез килә, диләр юлга чыгучы волонтерлар

Гуманитар йөк белән килгән УАЗ машинасы хәрби операция зонасындагы егетләргә калачак. Машинаны бик игелекле, олы йөрәкле МДСУ-1 оешмасы җитәкчесе Рәшит Ильясов тапшырган.

Гуманитар ярдәм районыбызның битараф булмаган кешеләре тырышлыгы белән җыелган.

Менә шушы йөкне зур ышаныч белән юлга алып чыккан волонтер егетләребезгә хәерле юллар телибез. Сезне һәрвакыт газиз әнкәйләребезнең догалары саклап йөртсен, Балтачыбызның батыр егетләре белән исән-имин очрашып, аларны да шатландырып кайтырга насыйп булсын.

Чыганак: https://vk.com/baltasi_official?w=wall-122979932_16117

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев