Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Волонтерларның изге гамәлләренә һәрберебез кушылсак иде

Өлешчә мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү максатыннан район җитәкчелеге, Балтач волонтерлары белән берлектә махсус штаб төзелде.

Волонтерларыбыз көче белән җыйналган беренче ярдәмнәр өлешчә мобилизацияләнгән егетләргә илтеп тапшырылды инде. Белгород өлкәсендәге хәрби госпитальгә дә 109 кг азык-төлек җибәрелде.
Районыбыз территориясендә волонтерлык эшчәнлеге туктап тормый, җирле халыктан көндәлек килеп торучы ярдәм изге максатларда кулланыла. Өлешчә мобилизацияләнүчеләргә кирәкле әйберләр тупланмасы даими тулыландырылып тора.
Азык-төлек, көнкүреш, шәхси-гигиена кирәк яраклары белән ярдәм итәргә теләүчеләр "Балтач" универсаль спорт залында урнашкан базага яисә 89586264800 номеры буенча Рамил Аглиуллинга мөрәҗәгать итә аласыз.
Акчалата ярдәм итәргә теләүче райондашларыбыз Айдар Айрат улы Хисматуллин исеменә, 89172647804 номерына ялганган Сбербанк картасына акча күчерә алалар.
Волонтерларның изге гамәлләренә һәрберебез кушылсак иде. Илебезне сакларга киткән егетләребезгә исән-имин туган якларыбызга әйләнеп кайтырга язсын. Күкләребез аяз, илебез тыныч булсын!

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев