Хәтер җылы хисләр уята
Ерак тарихыбызга күз салсак, иң күндәм, иң акыллы, иң ышанычлы хайван иясе саналган ат адәм баласының беренче терәге булган.
Ерак тарихыбызга күз салсак, иң күндәм, иң акыллы, иң ышанычлы хайван иясе саналган ат адәм баласының беренче терәге булган. Җегәрле һәм чыдам, көчле һәм талымсыз ат ярдәмендә кеше иген иккән, йөк ташыган, бәйрәм ясаган. Ат картаеп теше коелганчы, тояклары бирчәеп беткәнче, кешегә тугрылыклы хезмәт иткән. Шуңа күрә дә тормышны төптән җигелеп тарта белгән ир-егетләргә дә ир-ат дип хөрмәтләп эндәшкәннәр. Хәзер исә, тормышчан күзәтүләрдән чыгып фикер йөрткәндә, кайбер очракта ир заты һич савыкмас начар гадәтләре белән баш авырттыра, тынгысыз ут йөрәкле тырыш хатыны тормыш йөген тартып ат ролен башкара дип сөйлиләр.
Ә инде хатирәләрне яңартып, миңа балачагымнан атның иң кодрәтле, иң зирәк малкай икәнен бик иртә танырга туры килде. Сугыштан соңгы елларда поездларга төяп каядыр озату өчен эшелон-эшелон урман кистеләр. Авылыбыз Бөрбашка урман егылырга тора дип әйтәләр иде, шуңа күрә кыш җитсә, авылны урманчылар бас-ты. Яңгул авылыннан Тимергали бригадасы айлар буе безнең хуҗалыкта яшәп урман кискәндә, мин авыл егетләренең атка мөнәсәбәтен бик яхшы аңладым. Тимергали-Тобырый бигрәк тә аты өчен җанын фида кылырга тора, эшләп арган урманчы өчен безнең йортта казан тутырып пешергән бәрәңгедән дә кич үз өлешен атына каптыра, каядыр төн буе йөреп, яраткан атына солы, печән юнәтә, шуңа күрә аның малкае елкылдап торган бик гайрәтле иде.
Алар эштән кайтканнан соң атларның бераз тире кипкәч, су буена малкайларны сугарырга китәләр. Шунда атлар, җылырак көн булса, рәхәтләнеп карда ауный. Ир-егетләр бу матур күренешкә әсәрешеп, үзләре дә эшләп арганнарына карамастан, уенга кушылып китәләр иде. Көннәрнең берендә зыкы салкын төште, җитмәсә, бәке катып, аны кар күмеп киткән. Атларны кое янында сугарырга туры килгән. Шулчак тирән коедан күп итеп су чумырганда кое эчендә тимер чиләк өзелеп калган. Чая егет Тобырый, аны-моны уйлап тормас-тан, тиз генә кое чылбырына тотынып, коега төшәргә җыена башлаган. Аның бура эчендә башы күздән югалуга, гайрәтле аты яман кешнәп чабып килеп, чак кына кое баганасын аудармаган. Хуҗасы өчен бу малкайның суга төшәргә әзер икәнен тойган егетләр, атны тиз генә читкә алып китеп көчкә тыеп калганнар.
Сугыштан соң төп тарту көче, тракторны да, машинаны да алыштыра торган шушы игелек-ле хайваннар, нигездә, колхозга туп-ланганнар иде. Никадәр генә азыкка кытлык булмасын, атның авызын буш тотмадылар, аңа зур күләмле эшләрне башкару өчен кыш буе җегәр туплап калырга кирәк иде. Һәм атны ышанычлырак җигүчегә тапшырганда да бик зур таләпләр куелды — атның аркасын ыңгырчак кырса да, җиккән хуҗа кешене җәзага тарталар иде. Атка зыян салучыларны хәтта төрмәгә япканнар.
Ул чорда шәхси хуҗалыкта ат тоту рөхсәт ителмәде, шулай да, безнең авылның Галимов Фоат абый җиккән атка кызыгып-сокланып карамаган кеше калмагандыр. Үзе баһадирдай гәүдәле бик чибәр кеше, уен-көлке сөйләшергә хирыс, юмарт һәм җор күңелле бу ир-егет тире-яры җыю белән шөгыльләнде. Кыш көне кара кошевкасына толып белән уралып бер урам әйләнсә, бөтен малайларның күзе кыза торган иде. Ә мәктәп тирәсендә яшәгән Фоат абый шул малайларны юри үртәгән кебек җигүле атта бер сызгырып җибәрә дә, аты ярсып чаба башлауга, дилбегәне каты тартып, арттан хәйран калып торган малайларга кул болгый: әйдә, җәтрәк булыгыз, авыл башына хәтле утырып барырсыз дип, тегеләрне рәхәт кичерешләргә чумдыра.
Ат иясенә охшаса, ир-атка дан канат булып берегә. Атның тырышлыгы, үзен аямыйча хезмәт итәргә әзер торуы кешегә күчә, ә кеше аттагы кебек фидакарьлек, риясызлык сыйфатларын үзенә сеңдереп, шәхес буларак тагын да камилләшә, матурлана. Безнең Бөрбаш авылында ат өчен җанын фида кылырга әзер торган эчкерсез затлар күп иде. Шуларның берсе Насыйбулла абзый көтү көткәндә, улы Наилне үзе белән ияртеп йөртеп, мал дәваларга, аларның холкын, җаен, тәртибен аңларга өйрәтте. Озак еллар дәвамында колхозда ат җигеп, фермада эшләгән Наил абый (миннән 3-4 яшькә генә олы) «бөек» үзгәртеп коруның бер файдалы ягын үзенә «эләктерде» — бәләкәй колыннан ат үстереп, аны үз хуҗалыгында тота башлады. Ярты авылга бакча сукалап хезмәт күрсәтүдән тыш, Наил бик игелекле эш башкарды. Совхоз конюшнясындагы атларны да бик әйбәт итеп тәрбияләп, янына булышырга яшүсмер егетләрне җыеп, атларны Сабантуйга чабышкы итеп хәзерләүдә башлап йөрүче булды.
Яшүсмерләрнең Сабантуй алдыннан ничек дәртләнеп, җанланып йөрүен, ә инде җыен булган көнне, ярыштан әлсерәп мәйдан уртасына килеп кергән ат өстендәге яшь баһадирларның бөркет кыяфәтен күрсәң — сокланудан хәйран каласың, билләһи. Наил Шәфигуллин бәйрәм булса, атны иң шәп шлеялар белән җигеп, камыт бавы һәм дилбегәләргә җиз тәңкәләр тезеп, кулъяулыклар, кыңгыраулар асып, урам әйләнергә ярата иде. Ул Яңа ел каршылаганда, Нәүрүз бәйрәмендә көмеш кыңгыраулы аты белән бөтен урамга хәбәр салып, чын табигый ямь биреп Балтачка да килеп җитә, чанасына бер көтү бала-чага төяп, аларны урам әйләндерә. Ә сабыйлар самолетка утырганнан да олырак куаныч кичереп, өйләрендә бу вакыйганы ел буе исләренә төшереп торалар.
Әнә шулай көмеш тояк-лы, хыялый канатлы һәм көчле буларак әкиятләрдә урын алган ат дигән сөйкемле малкай эш өчен генә яратылмаган, ә бәлки кешенең рухын күтәрергә, аңа авыр вакытта таяныч булырга, бәйрәмнәрдә җиңү хисе тоярга ярдәм иткән сизгер акыллы җан иясе. Аңа күпме генә мәдхия укысаң да аз булыр төсле. Ул мин сиңа әйтим, яшел үләнгә аяк басуга, малай-шалайның атларны төнге көтүгә йөртүе, яшь колыннарның болыннарда сикереп уйнап, егет булып җиткәнче малайларга да көрәш дәрте сеңдерүе, Сабантуйларда чабыш атына атланып, мәйданга килеп керүе һәм сокланулы алкышлардан баш әйләнеп, иярдән егылып төшәр дәрәҗәгә җитү — авылда үскән баланы чын кодрәтле, миһербанлы һәм шәфкатьле ир итеп чыныктыруга өлеш кертмәде мени?
Ә хәзер әнә яшьләр тимер чыңы колакларны тишеп чыгардай булган музыкага, тизлек һәм уңайлык тәэмин итәрдәй шәп техникага — машинага табына. Сыны һәм йөрәге тимердән ясалган бу могҗизаларны ат-малкайны муеннан сөеп иркәләгән кебек иркәлисе юк, алар көчле һәм җитез, әмма җансыз һәм хиссез. Дөрес, техниканы да җанлы әйбер кебек кадерләп йөрткән кешеләр бар, аларның бу күркәм сыйфаты малга-табигатькә булган күңел җылысы белән тулыланса, тагын да әйбәт буласы бит.
Еш кына без хәзерге буын яшьләренең ни өчен бәгырьләре каты соң, дип аптырыйбыз. Ә күңелне иң нечкә хисләрне уянырдай итеп йомшарту һәм аның сабый чактан әле тупасланып өлгермәгән җанында миһербанлык чаткысы калдыру өчен нәрсә эшләдек соң? Авылда да аларны атлардан читләштердек, җан җылысыннан өлеш чыгарырга теләп көчек баласы күтәреп кайтсалар, тыйдык, хуҗалыгында балалар ярдәме белән кәҗә-куян асрау да гаепле бер гамәлгә әверелә башлады.
Цивилизация җимеш-ләре авылны да тулысынча яулап бара. Әйдә, без каршы түгел, алтмышынчы елларда бер колхоз гаражындагы хәтле техника тоткан хәлле кешеләр: бизнес белән шөгыльләнүчеләр һәм киң колачлы фермерлар, мөмкинлекләре бар икән — җитештерүне арттыру өчен ярышсыннар, күзе ачык тәвәккәл кешегә хәзер мөмкинлекләр күбәйде. Әмма җәмәгать, тимер гасырның тимер гадәтләре кыса башлады бит адәм баласын — муллык ишелеп торган җирдә җан тынычлыгы, кеше рухына сулар һава кебек кирәкле рухи бөтенлек җитмәве үзен бик нык сиздерә башлады. Кайбер яшьләрнең тәртибе начар якка үзгәрде. Әмма, аяу-сыз тормыш чынбарлыгы рухи яктан да нык һәм тотнаклы булырга, көрәшеп түгел, ә бәлки аны-моны уйлап тормыйча, тискәре агымга иярүчеләрнең дә шактый булуын искәртә.
Безнең һәрвакыт алдынгы булган районда зур хезмәт казанышларына халыкны рухландырып, рухи камиллеккә ирешүне дә максат итеп, дистә еллар буе эзлекле, системалы рәвештә мәдәни-дини тәрбиягә игътибар бирелә. Бу чараларның яңа формалары калкып чыга. Җәмгыятьтә кеше тәрбияләүне комплекслы юнәлештә уңышлы дәвам итү хезмәт казанышларына зур стимул тудыра. Тыйнак, эшчән, булдык-лы якташларыбыз авыл хуҗалыгында күбрәк продукция җитештерү белән бергә, һәркайда төзекләндерү, яңарту, матурлык тудыру, халыкка эштә һәм тормышта уңай шартлар булдыру турында кайгыртып, бик күп игелек-ле гамәлләре белән республикада үрнәккә куела.
Шулай да, төп темадан читләшмичә, татар халкының геннарына сеңдерелеп, кодрәтле-көчле атларга сокланулы хис тудыруын, кабатлап, искәртеп китик әле. Минем хәтердә, гасыр башындарак район хакимияте башлыгы Марат Хәйевичның чыгышы истә калган. Ул районның еллык эшләренә анализ ясаганнан соң, бер хикмәтлерәк сүз әйткән иде. «Күмәк хуҗалыкларда электән крестьянның ышанычлы төп тарту көче булган атларга, соңгы вакытта кадер һәм игътибар кимеде. Үзегез милләт дәрәҗәсе төшә дип пошынасыз, ат бетмәсә, бөтен яктан булдыклы, ат йөрәкле татар мәңге яши ул. Шуңа күрә, техникага табынсак та, атларны бетерү ярамас, кыска араларда йөк тарту өчен алар отышлырак. Ашатырына яхшы печән белән солы булса, ул картайганчы хезмәт итәчәк» дигән иде. Эшче көчләр дефициты туган хәзерге чорда бу мәсьәләнең актуальлеге беркадәр кимесә дә, татарның горурлыгы булган атларны саклап калу фикере белән килешмичә булмый.
Беренче карашка беркадәр кырысрак күренсә дә, Марат Хәйевич түбән баскычтан башлап фәкать үз көче һәм тырышлыгы белән югары күтәрелгән, туры сүзле, таләпчән, киң карашлы, бик эшлекле шәхес булды һәм район үсеше өчен бик күп игелекле гамәлләр башкаруга иреште. Кыйммәте һичкайчан югалмаячак искиткеч бай мәгълүмат туп-лаган район энциклопедиясен бастырып чыгару өчен дә, танылган шагыйребез, искиткеч зиһенле Гарифҗан Мөхәммәтшинга җентекләп эшләргә һәм югары сыйфат белән бик җаваплы хезмәтне башкарып чыгарга рухи теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтеп торды. Җәй айларында гөлчәчәк, матур куак-агачлар белән сокландырган район үзәгендә беренче тапкыр чәчәк үстерү дә Марат Зарипов инициативасы белән башланып киткән иде. Ул шулай ук, татарда гасырлар буе сыналган гореф-гадәтләрне яңарта бару белән бергә, аның табигатьнең иң күркәм җан иясе булган атларга карата да сак һәм сизгер мөнәсәбәтен аңларга була.
Ул чордан соң байтак еллар үтсә дә, без-нең җирләрдә атларга мөнәсәбәт уңай якка үзгәргәненә сөенүчеләр яшьләр арасында да бик күп, чөнки татар халкының бренды саналган Сабантуйларны ат чабышларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Кыю, батыр җайдаклары белән әлсерәп чабып кайталар да, гөрләгән мәйдан уртасына кереп горур кыяфәтләре белән, аларны кайнар алкышларга күмгән тамашачыларны сөендереп, берникадәр тынычланып калалар. Канатлы җан иясе кебек сизгер-җитез атларның яшьләрне дә, өлкәннәрне дә дулкынландыруы, шатлык хисләре өстәве хак. Гомер гомергә эшчән, булдыклы татар милләтенең тугрылыклы юлдашы саналган атларга кайгыртучан, игътибарлы мөнәсәбәт хәзерге техник тизлек заманында да югалмады, ә бәлки формаларын һәм максатларын үзгәртте. Атлар йөк ташучы булудан бигрәк күңелдә матур тәэсирләр тудыручы, җитезлек, кыюлык үрнәге булып санала. Районда шушы игелекле эшләрне оештыра алган Рамил Рашит улы Нотфуллинның өлеше әйтеп бетергесез. Салавыч Сәрдегәне кебек табигать кочагында урнашкан авылда ул яшүсмер чагыннан ук киң яшел болыннарда җитез аргамакларны иярләп чапкан, эштә чыныккан чын ир-егет. Хәзер инде ул атларга карата сизгер җанына сеңгән кайгыртучанлыкны киңрәк масштабларда хәл итеп, хуҗалык җитәкчеләренә зур таләпләр куйды, шуңа күрә районда атлар саны елдан-ел арта бара. Шушы максатта җитез көчле чабыш атлары һәм кыю батыр җайдаклар хәзерләү мәсьәләсе дә системага салынды. Мисал өчен, Сосна болынында сайлап алынган атларны чабышка әзерләү өчен уңайлы махсус урыннар булдырылды. Анда кайнар, дәртле, кыю яшьләр җаваплылыгында күнегүләр бара. Әнә шундый киң, максатчан хәзерлек нәтиҗәсендә безнең чабыш атлары янәшә-тирә районнарда гына түгел, ре-публика күләмендә дә призлы урыннар алып, һәрьяктан алдынгы булган районыбызның дәрәҗәсен тагын да арттыра баралар. Кыш көне район үзәгендә үткәрелгән бәйрәм-тантаналарда бизәлгән атлардан җиз кыңгырау моңнары яңгыраганны ишеткәч, күңелләрдә ихлас күтәренкелек туа һәм сагынулы истәлекләр уяна. Инде бу матур күренешләргә нәтиҗә ясаганда, Рамил Рашит улы Нотфуллинның җитәкчелектә үзеннән алда эшләгән көчле, сәләтле җитәкчеләрнең дә яхшы якларын үрнәк итеп алып, үзенең киң колачлы оештыру осталыгын игелекле эшләр белән дәвам итә дип әйтергә нигез бар.
Данлы татар милләте тарихы һәркемнең нәсел тамырына бәйле матур истәлекләрен калкыта, күңелдә искиткеч булдык-лы, тыйнак һәм игелекле милләттәшебез белән горурлану хисләре уяна. Бу ихлас җылы хисләр бүгенгедәй катлаулы заманда да яхшы тормышка өмет итеп, бирешмичә, якты өмет һәм зур ышаныч белән яшәргә ярдәм итә.
Ә минем күз алдымда яшел болын уртасында җитез башбирмәс колыннарны ярышка әзерләгән яшүсмерләр килеп баса. Шуларны буйсындырып татлы ләззәт хисе кичергән, чын ир-егет булып җитлегергә зур стимул алган замандашларны уйласам, уяу хәтердә җылы ихлас истәлекләр уяна, тормышның яме, төп максаты, мәгънәсе зурая кебек, үткәннәрне сагышлы сагыну чыннан да күңелебезне җылыта, җаныбызны рухландыра.
Фәридә Шакирова,
Балтач бистәсе
Хөрмәтле Фәридә Гариф кызы. Сез язгы бөреләр тулып яфрак ярган, кояш җылысы җиһанны уяткан мизгелдә дөньяга килгәнсез. Гомер бәйрәмегез уңаеннан без сезгә гомернең озынын, бәхетнең зурысын, шатлыкларның иң олысын телибез. Балаларыгызның игелеген күреп, тормыш иптәшегез белән тигезлектә, матур картлык насыйп булсын сезгә! Үткен каләмегез бервакытта да тутыкмасын, матур һәм мәгънәле шигырьләрегез һәрчак туып торсын!
"Хезмәт"леләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев