Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ХӘТЕРНЕ ҖУЙМЫЙК...

Канлы фаҗига булган Бесланга бару күңелдә йөргән иде...

Кешелек тарихының ике меңенче еллары шул чорда яшәгән буын өчен гаять тетрәндергеч вакыйгаларга бай булды. Җир шарының алтыдан бер өлешен биләп торган СССР таркалудан әле айнып җитмәгән идек, берничә елдан Рәсәйнең үзенә таркалу куркынычы яный башлады. Төрле республикаларда башланган милли хәрәкәтләр куркыныч төс алды, монда чит илләрнең махсус оешмаларының бербөтен илне таркатуга дистәләрчә еллар алып барган әзерлеге ныклы нигез булды. Бу өлкәдә элек-электән Кавказда чит илләр агентурасының нык-лап эшләгәнен тарихтан яхшы беләбез. Беренче (1994-1996) һәм икенче (1999-2009) Чечня сугышлары китергән афәтне без әле дә бәяләп бетерә алмыйбыз, шул чорда һәлак булган хәрбиләрнең һәм гади халыкның саны, ачык мәгълүмат чараларында күрсәтелгәнчә, йөзәр мең белән исәпләнә. Шул чорда Россиядән аерып чыгу юлында «азатлык» өчен көрәшүчеләр турыдан-туры террор юлына басты. Ставрополь өлкәсе Буденовск шәһәрендә хастаханәне камап, тоткыннар алу (1995 ел), Дагестан республикасының Кизләр шәһәренә кораллы поход (1996 ел), шул ук елны Назран шәһәрендә Владикавказга бара торган автобусны шартлату, 1999 елның 4 сентябрендә Дагестанның Буйнак шәһәрендә, шул ук елның 13 сентябрендә Мәскәүдә күп-катлы йортларны күккә очыру, 2000 елда Мәскәүдә, 2002 елда Дагестанның Каспийск шәһәрендәге шартлаулар йөзләрчә кешенең гомерен өзде.

2002 елның октябрь урталарында Татарстан Республикасының ике дистәдән артык мәгариф бүлеге башлыклары, шул исәптән бу юлларның авторы мин дә, Мәскәү шәһәренә белемнәрне камилләштерүгә, квалификацияне күтәрергә дигән максат белән укырга киттек. Тору урыны «Водный стадион» метро тукталышы янында белемне күтәрү институтының гостиницасы. Бераз ияләнгәч, башкаланың мәдәни казанышлары белән танышасы килә бит. Ул чорда, спектакль дигәндә, Мәскәүдә барлык кешенең телендә Дубровка театр үзәгендә аншлаг булып бара торган «Норд-Ост» мюзиклы иде. Кемдер 23 октябрь дүшәмбе көнне халык азрак булыр, дип шушы тамашаны карап кайту тәкъдимен кертте. Билетлар кассада булмаса да, театр башланыр алдыннан, кулдан алу мөмкинлеге бар икәнен дә җиткерде. Керү билетларының 700-1000 сум торуын исәпләп, кулдан алганда 2000 сум була икәнен дә безгә искәрттеләр. Безнең өчен аз акча түгел, дип бу тәкъдимнән баш тартып, бишәүләп Вахтангово театрына юл тоттык. Авторы истә түгел, «Сергеев и городок» дигән спектакль иде бугай, билет алып, шул спектакльне карап чыктык. Тамашадан соң, гостиницага кайтуга, фойедагы телевизордан соңгы хәбәрләрнең гадәттән тыш чыгарылышы бара иде. Нәкъ без барырга җыенган Дубровкадагы театр үзәгендә 40тан артык кораллы террорчының тамашачыларны, артистларны тоткын итеп алганын җиткерделәр. Ул төнне йокламадык дип әйтергә була. Соңыннан, тоткыннарны азат иткәндә 130 кешенең һәлак булуы хәбәр ителде. Безнең белән укырга килүчеләр арасыннан ул көнне спектакльгә баручылар булмаган булып чыкты. Ул вакытларны искә алганда, күңелләр әле дә тетрәнеп куя, шунда, Дубровкага спектальгә барган булсак, нәрсә булыр иде, дигән уйлар бүген дә сискәндерә.

Әле бу канлы вакыйгалардан соң 2003 елда Мәскәүнең Тушино аэродромы мәйданында оештырылган рок концертта, шул ук елны ике тапкыр «Кисловодск-Минеральные воды» поездында, 2004 елда Мәскәү метросында шартлаулар, шул ук елны Чечняның ул чактагы Президенты Әхмәт Кадыровны, шул елның август аенда бер көндә Мәскәүдән Сочига һәм Мәскәүдән Волгоградка оча торган самолетларны һавада шартлату фаҗигаләре йөзләрчә кешенең гомерен өзде, күпме гаиләләрне кара хәсрәткә салды.

Россия тарихында мондый фаҗигаләр арасында Төньяк Осетия-Алания республикасының Беслан шәһәрендә 2004 елның 1 сентябрь көнендә булганы аерым, үзгә урын алып тора. Белем көнендә әти-әниләр, кечкенә балаларын җитәкләп, чәчәк тоткан укучы уллары-кызлары белән шатланып, Бесланның беренче номерлы мәктәбенә, беренче кыңгырау бәйрәменә агылалар. Шатлыклы, тантаналы линейка башланып китүгә, җиңел һәм йөк машиналары килеп туктый һәм аннан сикереп төшкән кораллылар автоматлардан һавага атып, җыелган халыкны мәктәп бинасына көчләп кертәләр. Ул көнне тантаналы линейка, көн эссе була, дип иртәнге сәгать 10нан 9га күчерелгән була. Язмыш шаяруы булгандыр, шәһәрнең берничә балалар бакчаларында ремонт эшләре бетмәү сәбәпле, әти-әниләр кечкенә балаларын да үзләре белән алып килергә мәҗбүр булалар.

Бертөркем террорчы, мәктәпнең арткы ягына чыгып, аны камап алалар. Аңарчы, чыганакларда әйтелгәнчә, 100гә якын яисә күбрәк югары сыйныф укучылары, ату тавышларын ишетүгә канлы боҗрадан качып өлгерәләр. Калганнарны, 1100 дән артык укытучы, укучы, килгән әти-әниләрне мәктәпкә туплыйлар, күбесен, мәктәпнең спортзалына дыңгычлап тутыралар.

Бесландагы канлы мәхшәрне язып кына аңлатып булмый. Өч тәүлеккә якын сусыз, мәетләр арасында ыңгырашып яткан җаннарга язмыш тагын да зуррак афәт әзерли, алдагы көндә булган шартлауга өстәлеп, 3 сентябрь көнне спортзал эчендә шартлау яңгырый, түшәменә ут кабып, андагылар өстенә җимерелеп төшә. Һәлак булучыларның күбесе шушында, ут эчендә үзләренең соңгы мизгелләрен кичерәләр. Кичкә төп штурм башлана, террорчылар ашханәгә, мастерскойга да күчәләр, балаларны, укытучыларны үзләренә тере калкан итеп алалар.

Интернет сәхифәләрендә, аерым басмаларда Беслан фаҗигасе турында күп язылган. Соңгы мәгълүматлар буенча бу канлы террор барышында 334 кеше һәлак була, шуларның 186сы бала. 800дән артык кеше тән җәрәхәтләре ала, 72 бала, 69 ир-ат һәм хатын-кыз гомерлеккә инвалид булып кала.

Нальчик шәһәрендә ял итәргә мөмкинлек чыккач, инде егерме ел вакыт узса да, һаман да күңелдә йөргән канлы фаҗига булган Бесланга бару мөмкинлеген барладым. Тауларга барганда танышкан такси булып йөрткән егетебез үзе бара алмавын, әмма билгеле бер суммага танышы илтә алуын хәбәр итте. Икенче көнне 4 кеше тупланып, бераз таушалган «Волга» машинасында Аслан исемле егет җитәкчелегендә юлга кузгалдык. Асланның әтисе кабарда, әнисе балкар, катнаш гаиләдән. Бездә андыйлар күп, ди ул. Һәр ике милләт тә мөселман динендә. Кабарда-Балкар илендә халык саны буенча кабардалар күбрәк, ә балкарлар Нальчик янында зур-зур бистәләр булып оешканнар, алар таулы урыннарда күбрәк урнашкан. Аслан хуҗалыгында 20 үгез симертә, шулай яшибез, таксида йөреп кенә тормышны алып барып булмый, ди. Әзер азыкны, саламны сатып алалар, печән туп-лау шәһәр янында зур проблема икән. Аслан белән шушы Беслан темасына сөйләшә башладык, ни гаҗәп, әле генә бик ипле сөйләшеп барган егетебез, бу темадан гел читкә китә, аның бу вакыйгалар турында әңгәмә корасы килмәве күренеп тора. Төньяк Осетия-Алания чигенә кергәндә хәрби постны акрынлап кына узып киттек, һәр республика чигендә шушындый көчәйтелгән, автоматлар белән коралланган дистәдән артык эчке эшләр хезмәткәрләре көне-төне кизү торалар икән.

Ниһаять, без Беслан шәһәрендә. Безне шәһәрнең 1847 елда нигез салынганы турындагы стела каршы алды. Күбрәк ике-өч катлы, Кавказ якларына хас итеп салынган йортлардан торган бормалы урамнар аша, тимер юл кырыенда урнашкан, янында ике зур чиркәү калкып торган, моннан егерме ел элек канлы фаҗига булган беренче номерлы мәктәп янына килеп туктадык.

Кызыл кирпечтән, ике катлы мәктәп бинасы 1889 елда, ул заманда Тулатово дип аталган бистәдә өч иганәче акчасына салынган. Бүгенге көндә мәктәп эченә кереп, карап йөрү мөмкинлеге юк, анда мемориаль музей булачак икән. Мәктәпнең арткы ягында истәлек дивары ясалган, анда гранит ташка һәлак булган барлык кешеләрнең исемнәре чокып язылган. Монда килүчеләрне тәне кара күмер төсендә, киемнәрсез, ярдәм сорап, куырылган, ике кулын бергә куеп ярдәм сораучы кечкенә малай скульптурасы каршы ала. Бу 2006 елда Сан-Марино шәһәрендә италияле скульптор Ренцо Ванди тарафыннан ясалган «Крик Беслана» дип аталган скульптураның бер нөсхәсе, ул 2024 елда гына монда куела. Әйтерсең лә, бу кечкенә малай чарасызлыктан кычкырып һәрбер килгән кешедән ярдәм көтә сыман.... Бу скульптураның герое — ул вакытта җиде яшьтә булган Михаил Ильин ул мәхшәрдән исән калып, табиб булып эшли.

Бүгенге көндә төп фаҗига урыны — спортзал мәктәпкә тоташкан коридордан аерылган, аерым бер корылма булып тора. Ул өстән һәм ян-яктан төреп алынган, килгәннәр өчен керү ирекле. Цилиндр формасында япма эчендәге спортзал түшәме янып җимерелгән, тәрәзәләре бәреп төшерелгән, күмерләнгән «швед стенкалары», төрле җирдән яна башлаган идән белән каршылый. Тәрәзә-ишекләр булмаса да, егерме елдан соң да борынга төтен исе ярып керә. Ике яктан баскетбол щитларына бау белән тартылган миналар урынына, әйтерсең лә, бу урында янып үлгән 120ләп балаларның, олыларның җаннарын гәүдәләндереп җепләргә кечкенә фәрештәләр эленгән.

(Дәвамы бар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Беслан фаҗигасе