Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ХӘТЕРНЕ ҖУЙМЫЙК... (дәвамы)

Бесланнан чыгып, Владикавказ аэропорты юлы белән берәр чакрым юл үтүгә уң кул якта шәһәрнең зираты башлана

«Фәрештәләр шәһәре»
Бесланнан чыгып, Владикавказ аэропорты юлы белән берәр чакрым юл үтүгә уң кул якта шәһәрнең зираты башлана. Аның өске өлешендә «Город Ангелов» дип язылган капка ерактан күренеп тора. Тынлык белән шул капкадан үтәбез, күз күреме арада граниттан ясалган йөзләгән каберлекләр. Керүгә, штурм вакытында һәлак булган хәрбиләргә истәлек монументы: шинель өстендә каска, аның кырыенда бронежилет, ә бронежилет исә уенчыкны — уенчык аюны каплап тора, тирә-якка чәчәкләр салынган. Һәлак булган федераль куркынычсызлык хезмәткәрләре үзләренең туган якларында җирләнгән, ә монда 266 бала, укытучы һәм әти-әни үзләренә соңгы сыену урыны тапкан. Тигез рәт-рәт аллеялар аша үтәбез, кабер өсләренә куелган һәйкәлләрдән сиңа «балалар карап тора». Араларында 3, 4 яшьлекләр дә бар, алар да абыйлары-апалары бәйрәменә әниләре белән бергә килгән булганнар. Гаиләдән дүрт, өч, ике кешегә куелган һәйкәлләр дә күп. Менә 10 яшьлек игезәкләр Сослан белән Аслан Бероев, дүрт яшьлек Салказанова Рада да әнисе янында, Тотиевлар гаиләсеннән биш бала шушында үзенә сыену урыны тапканнар. Аерым, биегрәк урында бронзадан коелган һәйкәл тора. Дүрт ана кулларын югарыга күтәреп, балаларын-фәрештәләрен һавага озаталар. 9 метрлы бу һәйкәлдән читтәрәк чәчәкләр утыртылган тагын бер урын бар, бу җәсәдләре танырлык булмаганнарның туганнар каберлеге, мрамор плитәгә аларның һәрберсенең исеме уеп язылган. Һәйкәлләр алдында чәчәкләр белән бергә шешәләрдә су тора. Алда әйтелгәнчә, һәлак булучыларның өчтән беренең гәүдәләрен танырлык булмый, экспертизалар үткәрү дә бернинди файда бирми. Бик күп сәбәпләр аркасында Беслан фаҗигасе буенча ачылган җинаять эше бүген дә ябылмаган, һәр 6 ай саен аның тикшерү вакытын озынайтып торалар икән.
Авыр тойгы, хис-кичерешләр белән мемориалны калдырып, кайтыр юлга чыктык. Килгәнче сөйләшеп килгән юлдашларыбыз да кайтканчы эндәшмәделәр, һәркем үз уена чумган иде.

erid: 2VtzqwTSgT9

Бер-ике генә фикер
Тормышыбыз гади түгел, авырлыклар да күп. Шуңа да карамастан, һәр кеше яшәргә омтыла, хыяллана, тырыша, эзләнә. Һәлак булган балалар да көн саен мәктәпкә барганнар, шатланганнар, борчылганнар, көлешкәннәр, аралашканнар, олыраклары гашыйк булганнар, алдагы матур киләчәк, булачак бәхетле тормышлары турында хыялланганнар... Минем фикеремчә, нихәтле генә дә югары максатлар куеп, бәйсезлеккә, азатлыкка дип көрәш алып барып, соңгы нәтиҗәгә ирешү өчен гаепсезләрнең җанын кыю, канын кою, һәм бигрәк тә гөнаһсыз балаларның тормышы бәрабәренә булырга тиеш түгел. Аллаһы Тәгалә үзенең бөек китабы — Коръәндә гөнаһсыз бер кешенең генә дә гомерен өзү — барлык кешелек дөньясын юкка чыгару белән тиңли. Шулай ук билгеле дин эшлеклебезнең фикерен китерми мөмкин түгел: телевизордан бездән еракта, йөзләгән кеше һәлак булды, дип әйтелгән хәбәрне колак яныннан уздырып җибәрәбез, ә үзебезнең кулыбызга ялгыш шырпы кадалса да, сызланабыз, уфтанабыз. Кеше кайгысын уртаклашу, якыннарының, туганнарыңның, күрше-ләреңнең хәленә керә белү, алар өчен борчылу сыйфатлары безгә, безнең үзебез өчен бик кирәк. Һәм иң мөһиме — битараф булмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Террорга каршы

erid: 2VtzqwTSgT9