Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәтенә гашыйк фельдшер

Алина Филипова белән берничә ел элек ул бистәнең дүртенче номерлы балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшләгәндә таныштык. Балаларга карата игътибарлы, кайгыртучан, йомшак булуы белән күңелгә үтеп керде ул. Һәрбер кеше белән сөйләшкәндә ачык йөзен дә, тәмле телен дә кызганмый иде. Бакчадан соң ул үз авылларында авыл табибәсе булды. Фельдшерларны бит өлкәннәр яратып, авыл духтыры дияләр. Иске Көшкәт халкы да Алинаны яратып, хезмәтен югары бәялиләр.

Алина Сизнер авылында гади эшчеләр гаиләсендә туып-үсә. Туган авылында  башлангыч мәктәптә, аннан соң Чепья мәктәбендә белем ала. Шул елларда укытучы булырга хыялланып, киләчәктә үзен балаларга белем бирүче итеп күрә, тик әти-әниләре аның шәфкать туташы булуын телиләр һәм кыз каршы килми. Шулай итеп ул Уржум медицина училищесына укырга керә. Анда өч ел белем алганнан соң 2009 елда Казанда шәхси теш клиникасында хезмәт юлын башлап җибәрә. 2011 елда махсуслаштырылган республика балалар йортына эшкә урнаша.

– Махсуслаштырылган республика балалар йортында эшли башлагач, мине бишенче группага эшләргә билгеләделәр, анда карантинга урнаштырылган балалар иде. Беренче көнне үк мин әлеге балалар йортында Маша дигән кызны күреп алдым һәм әти-әнигә аны тәрбиягә алыйк әле дип үтендем. Ул кызчык зур күзле, озын чәчле, бик матур, ләкин инвалид иде. Үзебез дә гаиләдә өч бала без, шуңа инде якыннарым бу теләгемә каршы чыктылар. Әнием тегүче булып эшләде, әти механизатор иде, гаилә хәле дә мөмкинлек бирмәде ул баланы тәрбиягә алырга. Үземнең сменада мин гел аның янына йөгерә идем, ул мине таный, сөенә иде, кочаклап утыра идем шул кызны һәм көннәрдән бер көнне аны тәрбиягә алдылар. Ул баланың гаиләле булуына сөенсәм дә, ямансу булып калды. Карантин группасыннан соң мине ятып кына тора торган мөмкинлекләре чикле балалар группасына күчерделәр, төкрекләрен йота алмаганнары да бар иде. Анда эшләве бик авыр булды. Ләкин андый балаларга да без бик тиз ияләшә, аларны булдыра алганча кайгырта идек һәм алар үлгәч, йөрәк өзгәләнә иде. 2013 елда мин тормышка чыктым һәм декрет ялына чыкканчы гына балалар йортында эшләдем дә, аннан инде авылга кайтып төпләндек. Чөнки иремә шәһәрдә яшәү ошамый иде, үземә дә авылда яшәү рәхәтрәк, биредә тыныч, балалар да урамда рәхәтләнеп уйный алалар.  Иске Көшкәткә кайткач, Андрей хуҗалыкта эшли башлады. Башта осеменатор булып хезмәт куйды, агроном белеме барлыгын белгәч, учетчик итеп билгеләделәр.

Бер-бер артлы ике балабыз туды. Кайнанама 55 яшеннән ялга туктарга тәкъдим итеп, үзем эшкә чыктым. Газетада шәфкать туташы кирәк дигән белдерү күреп, шуның буенча шалтыраттым һәм бистәнең дүртенче номерлы балалар бакчасында эшли башладым. Анда мин озак эшләмәсәм дә, эшемне бик ярата идем, чөнки балалар белән эшләү миңа аеруча да ошый. Бакчада берничә ай эшләгәннән соң, мине үзебезнең авылга фельдшер итеп чакырдылар. Укып, сертификат алганнан соң мин инде авылыбызда хезмәт куя башладым. Дөрес, биредә җаваплылык бик зур, авылда яшәүче бөтен кешенең сәламәтлеге өчен җавап бирергә кирәк булу куркыта иде. Аннан соң инде шуның кадәр ияләнеп киттем, эшемне яратуым аркасында хәтта отпускага да чыгасы килми иде. Ә бит  элегрәк  укыганым буенча эшлисем килмәгән көннәрем бар иде. Хәзер инде мин авылдашларымның сәламәтлеген саклаучы кеше булуым белән горурланам. Һәм әти-әниемә мәктәпне тәмамлаганнан соң нәкъ менә медицина буенча укытырга җибәрүләренә рәхмәтлемен.

Эшли башлаган чорда табиблардан да, башка фельдшерлардан да зур ярдәм күрдем, сорауларым булганда үзем дә шалтырата идем, һәрбер әйберне җентекләп аңлаталар иде. Шуңа да мин аларның һәрберсенә рәхмәтле.

Ирем яшь белгеч буларак дәүләт программасына чиратка басып, бүгенге көндә инде без үзебезнең йортыбыз белән яшибез. Авылда яшьләргә төпләнеп калырга бөтен шартлар да бар, дөрес, белгечлегең буенча эш табуы гына кыенрак. Ләкин шулай да авыл авыл инде ул. Биредәге табигать тә, сулар һавасы да башка, – ди Алина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмәт