Хезмәтне саклау кагыйдәләре һәркемгә кагыла
14 яшькәчә яшүсмер белән хезмәт килешүе төзү закон тарафыннан тыела
Балалар өчен көтеп алынган җәйге каникул башланды. Яшүсмерләр җәйге чорда әти-әнигә булышу йөзеннән яисә буш вакытны әрәм итмәү һәм акча эшләү исәбеннән төрле оешма-предприятиеләргә вакытлыча эшкә урнашалар.
Россия Федерациясенең Хезмәт кодексында балигъ булмаганнарны эшкә алганда эш бирүчегә тиешле таләп-кагыйдәләр куелган. Хезмәт кодексының 63нче маддәсендә күрсәтелгәнчә, хезмәт килешүен бары тик 16 яше тулган яшүсмер белән генә төзергә мөмкин. Шулай да Кодекста берничә искәрмә бар. Мәсәлән, 15 яшьлек укучы яшүсмер белән хезмәт килешүе бары тик сәламәтлеккә зыян китермәүче җиңел хезмәт башкару өчен генә төзелергә мөмкин. Ә инде 14 яшьлек укучы яшүсмер белән җиңел хезмәт башкару өчен килешү төзелгәндә, әти-әнинең берсенең һәм опека органнарының язмача ризалыклары булу мәҗбүри. 14 яшькәчә яшүсмер белән хезмәт килешүе төзү закон тарафыннан тыела.
Эш бирүчеләр 18 яшькәчә яшүсмерләрне эшкә мәҗбүри медицина күзәтүе үткәннән соң гына алырга хокуклы һәм мондый медицина чарасы эш бирүче хисабыннан булырга тиеш.
18 яшькәчә яшүсмерләр зарарлы һәм куркыныч хезмәт шартларына, җир астында башкарылучы эшләргә, спиртлы эчемлекләр, тәмәке, наркотик һәм агулы матдәләр җитештерүче, ташучы һәм сатучы оешмаларга эшкә алынырга тиеш түгел.
Хезмәт кодексының 92нче маддәсе эш бирүчегә 16 яшькәчә яшүсмерләр өчен атналык эш сәгатен 24 сәгатьтән, 16-18 яшьлекләр өчен 35 сәгатьтән арттырмаска куша. Шул исәптән хезмәткә түләү дә эш сәгатьләренә бәйле рәвештә башкарыла.
Яшүсмерләрне яклау йөзеннән куелган катгый таләпләрнең тагын берсе – балаларны командировкаларга җибәрмәү, төнлә, ял һәм бәйрәм көннәрендә эшкә җәлеп итмәү. Шулай ук эш бирүче яшүсмерләрне эшкә керешер алдыннан эш тәртибе һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырырга тиеш.
Закон таләпләренең үтәлеше, иң беренче чиратта, эш бирүчедән таләп ителә. Ул яшүсмерне эшкә алган икән, аның сәламәтлеге, тормышы өчен эштә булган вакытында җаваплы була.
Югарыда әйтелгән закон таләпләрен бозып, яшүсмерне эшкә алган очракта яисә эшләгәне өчен тулысынча һәм вакытында түләмәсә, эш бирүче РФнең административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.27нче маддәсе буенча 1 меңнән 5 меңгә кадәр, 5.27.1нче маддәсе нигезендә 15 меңнән 20 меңгә кадәр штрафка тартыла.
Әгәр дә эш урынында яшүсмер белән бәхетсезлек очрагы булып, авыр тән җәрәхәтләре ала яисә үлем очрагы була икән, бу очракта тикшерү материаллары хокук саклау органнарына җибәрелеп, эш бирүче Җинаять кодексының 143нче маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин.
Балаларның җәйге чорда мәшгульлеге буенча җаваплылык шулай ук мәктәп администрациясенә, Балтач районы мәгариф идарәсенә, район мәшгульлек һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә дә йөкләнә. Бу органнар балаларның кайда, нинди эш шартларында эшләгәннәрен белеп торырга, закон бозу очраклары булганда хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә тиешләр.
Балаларның буш вакытларын тулыландыру, әлбәттә, кирәкле чара. Әмма эш һәм акча дип, баланың гомере һәм сәламәтлеге белән шаяру төзәтеп булмаслык хаталар китереп чыгарырга мөмкин. Тәүлекнең нинди вакыты һәм кайда булуыбызга карамастан, үзеңнең һәм башкаларның куркынычсызлыгы турында онытмау мөһим. Ә инде имгәнү куркынычы зуррак булган производствода техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү аеруча зарур. Шуңа күрә, оешма-предприятиеләрдә әлеге кагыйдәләрне үтәү барлык хезмәткәрләр өчен дә мәҗбүри шарт.
Гөлнара Галиуллина,
Балтач районы прокуроры ярдәмчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев