Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Хезмәт«тә бик кызыксынучан кунаклар булып китте (фото)

«Безнең әбинең әнисе бу йортның баенда хезмәтче булып торган».

Социаль яклау бүлегендә көндезге бүлекләрдә шөгыльләнергә йөрүче бертөркем сәламәтлекләре чикле иптәшләр «Хезмәт» газетасы редакциясендә булып, газетаның тарихы, бүгенге эшчәнлеге белән танышты.

Кайчандыр шау-гөр килеп торган типографиянең эше хәзер Казан каласы белән бәйле булуы, газеталарның да калада бастырылып кайтуы аларга кызык тоелды, иң беренче латин хәрефләре белән дөнья күргән район газетасын да җәһәт кенә укып алдылар, әлеге бина турында белгәннәре белән уртаклаштылар.

«Безнең әбинең әнисе бу йортның баенда хезмәтче булып торган», дип әйтүләре безгә дә кызык тоелды. Сайт редакторы Гөлзидә Газизуллинага, удмурт газетасын версткага салучы Ольга Матвеевага әлеге иптәшләрне кабул итеп, аларга аңлатып сөйләүләре өчен зур рәхмәт. Кунаклар канәгать булып киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев