Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хөрмәтем көннән-көн арта гына (дәвамы)

«Минем белән берәр хәл булса, гаиләм урамда кала дип уйлап әрнедем...

Шул чормада ярты ел Ансар белән (декабрьдә аны армиягә алдылар), бер ел берүзем тордым. (Шуннан бирле әле дә төннәрен утсыз йоклый алмаганымны гына әйтим дә...) Бөтен уңайлыклар урамда, мичкә утын ягам, ашарга пешерергә, су җылытырга, кер кайнатырга – бер комфоркалы плитә... Ансар Казанда хезмәт итте, аннан шул ук хәрби частьта хезмәткә калды. Без берәүләрнең 9 квадрат метрлы почмагында тордык. Зөһрәбез туды. «Балагыз булмас» дигәннән соң!.. Бу урында Ансарыма һаман рәхмәт укыйм: өч ел эчендә ул мине ялгышып та гаепләмәде, киресенчә, елаганда мине гел юатты.

1999 елда иремне Чечняга җибәрделәр. Сугышның икенче дулкынына барып керде ул... 3 яше дә тулмаган кызым белән кеше почмагында яшәп калдым. Әтиебездән беренче хат ай ярымнан гына килде... Ничекләр түзелгән?! Ансар хәзер дә әйтә: «Минем белән берәр хәл булса, гаиләм урамда кала дип уйлап әрнедем», – ди.

Шөкер, исән-сау кайтты ул. Андагы хәрби чараларда катнашкан өчен түләнгән акчага Балтачта ике бүлмәле фатир алып, районга күченеп кайттык. Ансар эшкә милициягә урнашты, мине Балтач гимназиясенә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп алдылар.

Яшь гаилә булып оешып кына яши башлаганда, әти-әнинең безгә ярдәме күп тиде. Әни белән Ансар бигрәк тә килештеләр. Мин Ансар белән сүзгә килгән чак-ларда, алар әти белән гел кияүләре ягына бас-тылар, аны улларыдай якын күрделәр. Ирем үзе дә: «Әнкәй янына кайтам да китәм», – дип шаярта иде (ул минем әти белән әнине «әткәй-әнкәй» дип йөртте). Шуңа да икебез арасында нәрсә булса да, әти-әнигә сиздермәдем. Без дуслашачакбыз, ә алар Ансарга берәр сүз әйтсәләр (монысы мөмкин хәл түгел иде, билгеле), уртада гаепле булып калырлар дип уйладым. Әни үлеп киткәч, иремнең ничек өзгәләнгәнен күрсәгез... Авырып киткәч, әнине хастаханәдә мин – төнлә, ә Ансар көндезләрен карады. Кызганыч, әниебез безнең арадан иртәрәк китте шул.

2005 елда без китаплар сату белән шөгыльләнә башладык. Фатирыбызны сатып, йорт алдык. Ансар, полиция начальнигы урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелеп, подполковник булып отставкага чыкты. Хәзер полициядә гражданлык хезмәтендә. Карантин вакытында өй янында ашамлыклар кибете ачып җибәрдек. Ул кибетне баштанаяк ирем алып бара, мин китаплар белән генә шөгыльләнәм. Әни вафат булгач, әти белән абыйны тәрбияләү дә безнең өстә калды. Әтиемдә Паркинсон авыруы иде – ике елга якын урында ятты. Ансар берара әти белән абыйның икесен дә үзебезгә яшәргә алып килде. Аңардан «синекеләр шундый, мондый» дигән бер сүз дә ишеткәнем булмады.

Иремнең бер яраткан сүзе бар: «Беребез дә бүләк түгел», – ди ул. Әйе, без икебез ике гаиләдә үскән, ике төрле тәрбия алган кешеләр. Өстәвенә, йолдызнамә буенча да туры килмибез: мин – Арыслан, ул – Үгезбозау. Безнең гаиләдә дә төрле вакытлар була. Әмма Ансар бик сабыр, түзем кеше, тик аның сабыр савытлары тулсамы?! Мондый вакытларда эндәшми калырга тырышам: әйтәсе фикеремне барыбер җиткерәм мин аңа, тик ул суынгач, аралар җайлангач.

Хатын-кызда хәйлә-кәрлек, зирәклек тә булырга тиеш дип саныйм. Аннан сабырлык, сабырлык һәм тагын бер мәртәбә сабырлык. Кеше өйрәтүе бик җайлы диярсез. Шулай... Тик яши-яши аңлыйсың: бер-береңә юл куеп, хөрмәт итсәң генә, тормыш алга бара. Безнең бүгенге тормышыбызны гына белгән кешеләр аны гел шулай булган дип уйлый. Юк, мең тапкыр юк! Чын мәгънәсендә бер кашыктан башланды ул: барысын икәү эшләп булдырдык. Иремне гел шулай мактап кына торгач, күпләр мине ире җилкәсендә ятучы бер иркә хатын дип уйлый. Бу урында, гадәттә, елмаеп куям... Китап сәүдәсе белән шөгыльләнә башлаганда машинабыз да юк иде әле. Базар сумкасына тутырып, китапларны башта «попутка» белән ташыдым. Китапның авырлыгы аның! Ике кулымның ничек сызлаганын үзем генә беләм... Баумандагы «Китаплар» кибете янында «Мәгариф» нәшрияты бар иде. Менә шуннан «Кольцо»дагы трамвайга Бауман буйлап алагаем ике зур сумка белән китап күтәреп төшәм. Танышлар гына очрамасын дия-дия атлыйм. Группадаш кызлардан качып калган чак-лар да булды. Аннары трамвай белән Компрессор заводы тукталышына кадәр барам да, сумкаларымны такси белән Балтачка җибәрәм. Үзем тагын ике сумка белән рус китаплары яки диск-лар алырга барам. Инде машиналы булгач, район мәктәпләренә китап сатарга йөрү дисеңме?! Авылларда юллар начар, машина белән көчкә керәм (бу урында рульгә иремнән 9 елга алданрак утыруымны әйтсәм дә буладыр. Шәт, Ансарым үпкәләмәс). Ничә еллар Сабантуйларда диск-лар сатуны әйтимме?! Бу вакытларда ирем бик булыша алмады, чөнки полиция хезмәткәре бәйрәмнәрдә үзе дә гел эштә ул. Бер елны рәттән тугыз Сабантуйда эшләдем, Кировка, Мари Иленә кадәр барып саттым. Мәктәптән китеп, бер белмәгән базар мөнәсәбәтләренә килеп кергәндә, ат йөрәкләре булган икән миндә дип хәзер хәйраннар калам! Тик... тешемне кысып китап ташыганда да, үҗәтләнеп Сабантуйларда сату иткәндә дә, барыбер үземне иң бәхетле хатын-кыз итеп тоя идем. Ни өченме? Чөнки янымда яраткан Ансарым бар иде. Әмма, әйткәнемчә, ир ышыгында, ул тапканга әзергә-бәзер булып кына яшәмим мин. Бездә эш бүлешү дигән нәрсә бөтенләй юк. Ирем идән дә, кирәк булса, керен дә юа. Өйне дә юып чыга ала! Бәлеш тә сала, өстәлне дә шаккатарлык итеп әзерли. Бакчаны гөлләр итеп тота. Ә ул үстергән чебиләр бишәр килограммга кадәр җитә. Аңа карап, иремнең бер җире кителми, ирлек дәрәҗәсе дә төшми. Киресенчә, аңа хөрмәтем арта гына бара. Мин гомер буе юлыма аны чыгарган өчен Ходаема һәм әнкәйгә – кайнанама рәхмәт укыйм.

Иң зур бәхетебез турында әйтергә онытып торам икән: 44 яшемдә иремә Аяз исемле ул бүләк иттем! Балаларым өчен аның нинди әти булганын сөйләп кенә бетерә алмам... Миңа караганда, балалар өчен Ансарның йокысыз төннәре күбрәк булды бугай.

(Дәвамы киләсе санда).

Гөлнур Гыйззәтуллина,

Балтач бистәсе

Редакциядән: Алдагы язмада «Үз гомеремдә бер тапкыр да иремнән буй талкымадым» дигән җөмләне «Үз гомеремдә бер тапкыр да иремнән буй җитмәслек нәрсә сорамадым, аның җанын байлык сорап талкымадым» дип укырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев