Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хушлашу сүзе

Район җәмәгатьчелеге тирән кайгы кичерә — совет һәм хуҗалык эшлеклесе Дамир Хәбибрахман улы Габдрахманов шушы көннәрдә мәңгелеккә якты дөньяларны калдырып китте.

Дамир ага гаҗәеп кеше иде, аңардагы аң-фикер, акыл куәте, оештыру сәләте, төгәллек сок-ланырлык дәрәҗәдә югары булды. Кайда гына эшләмәсен, хезмәтен җиренә җиткереп башкарды, хезмәт кешесенә рәхимле булды, кешеләрне яратты, хөрмәт итте. Ул һәрчак өлкән буынга да, яшьләргә дә үрнәк булып яши белде. 

Дамир Габдрахманов 1937 елның 20 гыйнваренда Алан авылында дөньяга килә. 1951 елда Балтач урта мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлый, һәм Казан мех сәнәгате техникумына укырга керә. Техникумны тәмамлагач, 1955-1956 елларда Башкортстан АССРның Ишимбай шәһәрендә мех фабрикасы икътисадчысы, ВЛКСМның шәһәр комитетының учет секторы мөдире булып эшли. 1956-1959 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Аңа Тоцк полигонында беренче совет атом бомбаларын сынау операцияләрендә катнашырга туры килә.

1959 елда Дамир Габдрахманов хәрби хезмәтен тәмамлап, туган төбәгенә кайта. Тиздән аны ВЛКСМның Балтач район комитетының беренче сек-ретаре итеп сайлыйлар. 1961-1968 елларда «Кама», «Правда», «Алга» колхозларында партоешма секретаре була, 1968-1981 елларда районның Чапаев исемендәге колхозны (хәзерге «Борнак» җәмгыяте) җитәкли. Аның киң колачлы, перспективаны күреп эшли белүче җитәкче таланты нәкъ менә шушы чорларда ачыла. Дамир Габдрахманов җитәкчелегендә Чапаев исемендәге күмәк хуҗалык районның иң нәтиҗәле эшли торган алдынгы хуҗалыклар сафына баса, хуҗалык итүнең яңа, заманча, прогресссив ысулларын пропагандалау үзәгенә әверелә.

Дамир Габдрахманов 1981 елда район агропромышленность берләшмәсе җитәкчесе итеп сайлана. 1984-1987 елларда Хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе. 1987-1991 еллар дәвамында район халык контроле комитеты рәисе булып эшли. 1991-1998 елларда коммуналь милек белән идарә итү буенча район комитеты рәисе-район хакимия-те башлыгы урынбасары. Озак еллар дәвамында районның иң югары җитәкче органнарында җаваплы постларда эшләп, Дамир Габдрахманов ил тормышының иң катлаулы һәм болгавыр чорларында районыбызның тотрыклы яшәеше һәм үсеше өчен зур хезмәт куя.

Дамир Габдрахманов читтән торып укып, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады, авыл хуҗалыгы производствосын оештыру икътисадчысы.
Дамир Габдрахмановның нәтиҗәле хезмәте югары бәяләнде. 1975 елда ул Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе ордены белән бүләкләнде. Ул шулай ук берничә медаль кавалеры. Хезмәт ияләре депутатларының 15-21 чакырылыш район Советы, күп мәртәбә Смәел авыл Советы депутаты итеп сайланды. Шулай ук берничә мәртәбә КПССның район комитеты әгъзасы булды. Икенче класслы баш Дәүләт киңәшчесе. Районның сугыш һәм ветераннар советын җитәкләде. Районның мактаулы гражданины.

Хушыгыз, Дамир ага. Урыныгыз оҗмах түрләрендә булсын. Сез салган сукмаклар районыбызны матур киләчәккә илтер, Сез башкарган эшләр килер буыннар күңелендә дә урын алыр.

Тормыш иптәшенең, балаларының, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз, күркәм сабырлыклар телибез.

Балтач район Советы, район башкарма комитеты, район ветераннар советы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дамир Хәбибрахман улы Габдрахманов