Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа ел ялларын күмер самавырыннан чәй эчеп, уха ашап үткәрдек

10 көнгә сузылган ялда өйдә тик яту ялыктыра, дип зарланырга яратабыз. Ә бит аны җанлы һәм истә калырлык итү үзебездән тора!

Менә бер көнне без гаиләбез белән җыендык та тауда чана шуарга чыгып киттек. Балачак елларын искә төшереп, рәхәтләнеп күңел ачтык. Барыбызга да чана җитмәгәч, полиэтилен кап эченә печән тутырып шудык. Тик кызганыч, бу мизгелләрне фотоаппаратка төшермәдек шул.
Ә кичен ишегалдында күмер самавырында тәмле үлән чәе кайнатып, учакта уха пешереп ашадык. "Әйдәгез, бер сагынып сөйләрлек булсын!" дип, ялларыбызны шулай күңелле итеп оештырганы өчен Казаннан кунакка кайткан бертуган энем Булатка рәхмәт инде. Чыннан да, уханың хуш исе әле дә борын төбеннән китми...
erid: 2VtzqwTSgT9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2VtzqwTSgT9