Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ябыклык – авыру билгесе

Совет дәүләтендә озак елларга сәламәт, симез гәүдәле крестьянка модасы урнаша. Битләре алсуланып янып торган, көчле кул-аяклы, юан ботлы хатын-кызлар – идеал совет гражданкасын гәүдәләндергән.

Советлар Союзында хатын-кыз матурлыгы стандартлары мода кануннарын урап, озак еллар сәяси һәм аеруча икътисадый хәлләр йогынтысында формалашкан. Нәкъ менә шул сәбәпләр аркасында, Көнбатышта совет хатын-кызлары бик юаннар һәм зәвык белән киенә белмиләр дип саналган.

Юанлык модасы

1917 елгы революциядән соң Советлар Союзы дистә елларга сузылган җимереклектә һәм ачлыкта яши. Ул чакларда кешеләрдә матурлык һәм мода кайгысы булмаган.Сугыш һәм революция күрмәгән капиталистик илләрдә ханымнар хәрәкәтчән тормыш алып барып гәүдәләрен зифа хәлдә сакларга тырышканда, совет хатын-кызлары ачлыктан ябыккан.

Икътисад бераз торгызылгач, хәлләр үзгәрә. Совет дәүләтендә озак елларга сәламәт, симез гәүдәле крестьянка модасы урнаша. Битләре алсуланып янып торган, көчле кул-аяклы, юан ботлы хатын-кызлар – идеал совет гражданкасын гәүдәләндергән. Аңа станок артында, колхоз кырларында эшләргә һәм шул ук вакытта сәламәт бала табу өчен күп көч кирәк булган.

Советлар Союзында ябыклыкны авыру билгесе буларак кабул иткәннәр һәм андый кешене чибәр дип санамаганнар. Әгәр дә хезмәт алдынгысын санаторийгә ял итәргә җибәрсәләр, әлбәттә ул аннан берничә килога тазарып кайтуы белән мактанган. Медицина учреждениесе дә бурычымны үтәдем дип, исәп-хисап тоткан. Ул чорларда мул күкрәкле, аппетитлы колхозчы хатын-кызларга ирләр битараф карамаганнар.

Сары чәчле чибәркәйләр

СССР ниһаять үз хатын-кызларын азмы-күпме көрәйтергә ирешкән һәм алар гәүдәләре белән көнбатыштагы гүзәл затлардан әлләни аерылмый башлаганнар. 30нчы елларда Көнбатышта купшы гәүдәле хатын-кызлар модасы булып ала һәм безнекеләр алар алдында төшеп калмаганнар. Ул чорларда совет хатын-кызлары сары чәчле чибәркәй булырга кызыкканнар. Артист Любовь Орлова чибәрлек эталоны саналган.

Гүзәл затлар водород перекисе ярдәмендә чәчләренең төсен үзгәртеп, үзләренчә чибәркәйләргә әйләнгәннәр. Шул чор ирләре: “хатын-кызны водород перекисе кебек берни дә бизи алмый”, – дип шаяртканнар.

Сугыштан соңгы еллар

Совет хатын-кызлары мода белән бик озак хозурлана алмыйлар. Бөек Ватан сугышы башлангач, аның кайгысы калмый. Сугыш тәмамлангач та алдагы дистә елда революциядән соңгы кебек хәлләр кабатлана. Ачлык һәм җимереклек хатын-кызларны арыгайта һәм бетерештерә. Икътисад азрак җиңел сулыш алгач, илдә яңадан куәтле эшче-крестьян гәүдәсе культы башлана. Совет хатын-кызы көчле, мускуллы, ут кырыннан яралы сугышчыны җилкәсендә күтәреп чыга алырлык Ватан-ананы гәүдәләндерергә тиеш була. Дөрес, 20 нче гасырның 60-70нче елларында Советлар Союзында сылу гәүдәле кызлар да күренә башлый. Ирләр аларга сокланып карасалар да, күп кенә хатын-кызлар андый гәүдәле булырга хыялланмаганнар.

1980 еллардан соң гына модада яшәп килгән стереотиплар нигездән үзгәрә. Илдә Burda-Moden журналы сатыла башлагач, ул үзе белән хатын-кызларга яңа стандартлар алып килде. 1988 елда Мәскәүдә беренче тапкыр матурлык конкурсы уза. Шуннан соң илдә сылу гәүдәле булу өчен узыш башлана.

tatyash.ru

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мода