Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңгуллылар баланың тәпи китү серләрен белә

Татарстан Республикасы күпмилләтле дәүләт. Аның территориясендә 170кә якын милләт вәкиле яши.

Халыклар бер-берсен хөрмәт итеп, дус, аңлашып яшиләр. Монда яшәүче һәр кеше, нинди генә милләт кешесе булмасын, милләтенең тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белергә, милли бәйрәм, йолаларын аңларга, хөрмәт итәргә тиеш.
Безнең, Яңгул авылында да, күптөрле милләтләр яши. Алар барысы да үз йолаларына, гореф-гадәтләренә тугры калып, башка милләтләрнекен хөрмәт итеп, кызыксынып яшиләр.
Шундый бер милләт, лезгин милләтенең, үзләренә генә хас гореф-гадәте турында сезгә дә язып үтәсе килә. Лезгин милләте - Дагыстан Республикасының борынгы төп халкы. Аларда электән килгән бик үзенчәлекле бер гореф-гадәт әле дә сакланган. Ул бала бер яше тулып та тәпи йөреп китмәсә башкарыла. Лезгин халкы моның өчен күп итеп конфет, печенье ала, аларны бергә зур табакка салып, теләк теләп, дога укыйлар һәм бала өстенә коялар. Әлеге конфет, печеньеларны тигез өлешләргә бүлеп якыннарга тараталар. Шул көннән соң җиде көн узгач, бала тәпи йөреп китәргә тиеш дип ышаналар. Күп очракта әлеге гореф-гадәт ярдәм дә итә икән, бала чынлап та тәпи йөреп китә диләр.
Безнең Мөхәммәд тә шуннан соң тәпи йөреп киткән бит менә, дип хәбәр итәләр Яңгул мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолалар гореф-гадәт