Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Яхшы кешеләр генә очрады” яки “везучий” Рәшит (+фото)

Бүгенге язмам герое Рәшит Хафиз улы Һадиев сирәкләрнең берсе. Очрашкач, сөйләшүне нәкъ менә шуннан башладык...

Арабызда шундый кешеләр бар: ничә карасаң, шат күңелле, җор сүзле, беркайчан күңелсезләнә белми. Әйтерсең, бер проблемасы юк, бөтенесе ал да гөл. Юкса, барыбыз да белә: тормыш дигәнең ак төсләрдән генә тормый, сикәлтәләре дә, борылышлары да, борчу-мәшәкатьләре дә булып тора. Менә шуларны күңел көрлеген югалтмый үтә алганнар, килешәсездер, арабызда күп түгел. Шундыйларны күргәч кайберәүләр: “Бәхетле кеше икән”, дип нәтиҗә ясыйдыр, кемнәрдер көнләшеп тә куядыр. Кечкенә генә күңелсезлектән, борчу-мәшәкатьтән дә дөнья беткәндәй аһ-ваһ килүчеләр: “Шушындый оптимист булу өчен нишләргә кирәк икән?” – дип баш ватадыр. Бүгенге язмам герое Рәшит Хафиз улы Һадиев әнә шундый сирәкләрнең берсе. Очрашкач, сөйләшүне нәкъ менә шуннан башладык...

–Оптимист булуның сере нидә?

–Болай дип сораучылар бер сез генә түгел инде, – дип көлә ул. – Везучий кеше бит мин. Гомерем буе яхшы кешеләр генә очрады...

Әйдәгез, хөрмәтле укучыларыбыз, “гел яхшы кешеләр генә очраган” гомер юлы буйлап бер үтик әле. Нинди була икән ул? Бәлки менә шунда чын хакыйкатьне дә аңларбыз, унҗиде хуҗалыклы Курамьял авылында туып-үскән Рәшит Хафиз улының – “везучий Рәшит”нең оптимистлык сере дә ачылыр.

“ТИЗРӘК БАРСАМ, ТИЗРӘК КАЙТЫРМЫН ДИДЕМ”

Авылда башлангыч белемне алган Рәшит, яшьтәшләре белән көн дә җәяүләп, дүрт чакрым ераклыкта булган Арбор мәктәбендә сигезенчене тәмамлый. Аннан җиде чакрым ераклыктагы Чепья мәктәбенә күчә. “Бер көн дә интернатта калмадым, кайтып йөрдем, – дип искә ала ул елларны. – Велосипед белән дә, чаңгы белән дә, тәпиләп тә йөрдек. Кызык кына иде ул безгә”. Мәктәп елларында укытучылардан бәхет булды, безгә шәп белем бирделәр дип саный, шуңа да беренче талпынуда ук авыл хуҗалыгы институтының механика бүлегенә укырга керә алдым, ди. Ул еллар турында да күңелендә матур хатирәләр генә (аның бер серен соңрак ачарбыз). Укып чыгуга, үзе сорап армиягә китүен дә гади генә аңлата: “Тизрәк барсам, тизрәк кайтырмын дидем. Ул чакта бит армиягә бармый калу дигән әйбер юк,  югары белем алганнан соң да ике ел хезмәт итәсе»...

“СӨЙЛӘШЕРГӘ РАЙКОМДА ӨЙРӘТТЕЛӘР”

Хезмәт юлын “Активист” та авыл хуҗалыгы машиналары буенча инженер булып башлаган егетне 1984 елда “Труд” хуҗалыгына баш инженер итеп күчерәләр. Ике елдан исә район партия комитетының авыл хуҗалыгы бүлегенә инструктор итеп алалар.

–Өч кенә ел эшләсәм дә минем өчен чын мәктәп булды ул еллар, – ди ул. – Нинди кешеләр янәшәсендә эшләдем бит! Кешеләр белән аралашырга, сөйләшергә, үзеңне ничек тотарга... бөтенесенә әнә шунда өйрәндем. Берсеннән-берсе белемле, тәҗрибәле кешеләр булса да, алар ничектер баласытмадылар, тиң күреп, бөтенесен ипләп аңлаттылар, өйрәттеләр. Хуҗалык җитәкчеләре дә бик тәҗрибәле, авыл хуҗалыгы бүлегендә булгач, колхозларны бюрога әзерләргә кирәк. Бер очракта начар булган, эш бармаган өчен әзерлисең, җитәкчесенә шелтә белдерәләр, бераздан әлеге кимчелекләр төзәтелгәч, кабат шул ук хуҗалыкны, бу юлы инде әйбәт яктан, җитәкчесенең шелтәсен алырлык итеп әзерлисе...

Үзе әйткәндәй, “сөйләшергә тәмам өйрәнеп җиткән” егетне әлеге дә баягы “Труд” хуҗалыгына штаттагы партоешма секретаре итеп билгелиләр. Райкомда алган кешеләр белән аңлашу-аралашу тәҗрибәсе дә, авыл хуҗалыгы юнәлешендә башка хуҗалыклар мисалында өйрәнгән кадәресе дә (партоешма секретарьлары күбрәк терлекчелеккә җаваплы итеп билгеләнә иде) ярап куя. Бу эшнең бөтен нечкәлекләрен өйрәнеп беттем дигәндә генә... дөнья үзгәрә... СССР таркала, партия бетә... Кичәге партком секретаре булган Рәшит Һадиев та эшсез кала...

“БӘХЕТЕМӘ”...

–Тормышыгызда иң кискен борылыш булып истә калган чор? – дигән сорауга ул нәкъ менә шушы елларны мисалга китерә.

–Инженерлыкка да кайтып булмый, урын буш түгел, башка системага да күчәсе килми... Шактый авыр, каршылыклы чор булды ул... Бәхетемә, районга юллар идарәсе җитәкчесе булып Рәшит Мәгъсүм улы Ильясов кайтты. Балтач өлешен генә ныгытып, киңәйтеп калмады, Чепья участогы оештырып, бирегә асфальт завод корырга дигән ниятен дә чынбарлыкка әйләндерергә кереште. Менә шушы эшләр буенча мастер булып урнаштым. Эшне нульдән башлыйсы булса да, Украинадан кадәр завод алып кайтып корсалар, коллектив тупласалар да, бу юнәлештә ни белеме, ни тәҗрибәсе булмаса да, бу елларны Рәшит Хафизович тормышының иң хәсрәтсез, борчусыз еллары булды дип искә ала.

–Биредә мин эшләтүче генә идем. Берни табасы юк, бер проблема минем өстә түгел. Нәрсә кирәк, барысын тоткарлыксыз китереп, кайтарып торалар. Бөтенесен Рәшит Мәгъсүмович үзе хәл итә...

Бик тә энергияле, таләпчән кеше кул астында килешеп эшлим дисәң, әнә шул ритмга иярергә, шул таләпләргә җавап бирерлек эш оештырырга кирәк була. Шулай эшлиләр дә. Ул елларда районыбызның барлык колхоз үзәкләренә республикада иң беренче булып асфальт юл килде. Күп районнар бу хакта бездән соң дистә еллап хыялланды әле. “Ул чактагы район җитәкчесе Марат Готовичның иртә таңнан авылларны йөреп кайта торган гадәте бар иде. Иртәнге биштә асфальт завод трубасыннан төтен чыкмаса, гадәттән тыш хәл кебек кабул ителә иде. Бик күп эшләнде ул елларда. Көненә берәр километр асфальт җәя идек. Колхозларга да бик күп ярдәм иттек. Бәлки бүгенге белән чагыштырганда аның сыйфаты, начаррак та булгандыр, әмма безгә ничек тә күбрәк авылларга бара торган юлларны ныгыту бурычы куелган иде. Эш күп, хезмәт хакы зур, канатланып, аңлашып эшлисе дә эшлисе генә...

Язманың дәвамы белән "Хезмәт" газетасының 2 март санында таныша аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей мөнәсәбәте илә